Логотип Идель
Бу – тема!

ЧҮП ТАШЛАСАҢ, БАНК КАРТАСЫНА АКЧА!

Үз кулларың белән булдырган әйбер һәрчак кешенең күңел җылысын саклый. Техника турында болай әйтеп булмаса да, үзең уйлап тапкан әйбер горурлык тудырмыйча калдырмый. Татарстан егетләре турында, һичшиксез, шулай әйтеп була.

31 август – 1 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә «Rukami» Бөтенроссия проект һәм техник иҗат конкурсының финалы үтте. Анда Татарстан данын биш кеше яклады. Әлеге бәйгенең төп максаты – яшьләрне техник иҗат белән кызыксындыру, технологик энтузиастлар берләшмәләрен булдыру.

Аңлатып үтик, «Rukami» проекты – Милли технологик инициативаның Түгәрәкләр хәрәкәте проекты. Ул техник иҗатны үстерү, яшьләрне мейкерлык (төрле яшьтә гади генә әйберләрдән яңа продуктлар уйлап табу) эшенә җәлеп итүне, түгәрәкләрдә үз проектларын булдыруны үз эченә ала.

Быел 14-16 июнь көннәрендә Казанда Сәләтлеләр Университеты тарафыннан оештырылган «Rukami» идея һәм технологияләр фестивале узган иде. Аның җиңүчеләре конкурсның Бөтенроссия этабына юллама алды. Мәскәүдә үз проектларын тәкъдим иткән 22 команданың 4се – Татарстаннан. Алар “Smart Park”, “Оча торган купол”, “Кулның миоэлектрик протезын уйлап табу”, “Күп функцияле санлы программа ярдәмендә идарә ителә торган станок”.

Бәйге дәвамында татартсанлылар үз проектларын яклаган, аларны экспертлар бәяләгән. Ә шушы чарага килгән тамашачылар QR-код сылтамасы  буенча интернет аша тавыш бирә алган. Әмма шулай да ахыргы сүзне жюри вәкилләре әйткән.

«Smart Park» проекты студент командалары арасында җиңүче, дип табылган. Аның авторлары – ТИСБИ идарә университетының урта профессиональ белем бирү факультетының 3нче һәм 4нче курс студентлары Айсар Минһаҗев һәм Тимур Шәймөхәммәтов. Егетләр, бүләк, дипломнан кала, Сколководагы «WATTS Battery» компаниясендә стажировка узу мөмкинлеген алган.

Студентларга әлеге конкурста катнашып карарга үзләренең уку йортларында тәкъдим иткәннәр. Башта Татарстан этабын узгач, проектларын тагын да камилләштергән алар. “Без әлеге проект ярдәмендә табигать белән технологияләрне бергә тоташтырырга булдык. Кызганыч, бүген әйләнә-тирә кешелек тарафыннан бик нык пычратыла. Шул нисбәттән, без заманча технологияләр ярдәмендә аның торышын яхшырасыбыз килә”, – ди Айсар.

Егетнең кулдашы Тимур Шәймөхәммәтов проектта җиңеп чыгачакларына чын күңелдән ышанган. Проектына алдан ук зур өметләр баглаган. Чөнки хәзерге вакытта чүп белән бәйле проблема актуаль булып кала бирә. «Smart Park» проекты кешеләрне чүпне махсус урынга ташларга өнди.

– Безнең проектыбыз буенча чүп чиләге янында махсус саный торган система булдырыла. Кеше чүп ташлаганда, шушы системага банк яки транспорт картасын куя, аннан соң картасына бонус яки акча киләчәк. Шулай ук без чүпне төрләргә аерырга, чүпне тыгызландырырга (спрессовать) тәкъдим итәбез. Өстәвенә, чүп чиләге тулганнан соң, моның турында диспетчерга хәбәр килеп ирешәчәк. Электр энергиясен янга калдыру максатыннан, парктагы фонарьлар кирәк булган вакытта гына яначак. Мисал өчен, кеше узып бара икән, ул узачак юлдагы яктырткычлар да кабына. Бу махсус датчиклар ярдәмендә эшләнеләчәк.

Әлеге проект белән Мәскәүдә дә, Казанда да кызыксынганнар. Хәзер инде аларның чүп чиләге прототипларын булдыру турында фикерләре дә бар. Шуңа да алар бу проектка җиң сызганып тотынырга һәм аны Казанда тормышка ашырырга өметләнәләр.

 

Фото геройларның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев