Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛЬИЧ ЛАМПОЧКАСЫН ТАПШЫР ДА, БҮЛӘККӘ ЯҢАНЫ АЛ!

Моңа өстәп, электр энергиясен янга калдыру турында белемнәреңне дә арттыр. Әлеге мөмкинлек 7 сентябрьдә, Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында тудырылачак. Биредә #ВМЕСТЕЯРЧЕ-2019 энергияне янга калдыру һәм экология Бөтенроссия фестивале узачак.

Беренче тапкыр әлеге фестиваль Татарстанда 2016 елда уздырылган. Үзенә күрә традициягә әверелгән чара һәр елдагыча сентябрьдә үтә. Быел ул 11дә башланып, кичке 9га кадәр барачак.

Алмаз Хөсәенов, Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары:

– Фестивальнең төп максаты энергияне янга калдыра торган технологияләрне популярлаштыру. Безгә әлеге чараны оештыруда Татарстанның энергетика юнәлешендә эшләүче күп кенә предприятиеләр ярдәмгә килә.

Фестиваль дәвамында энергияне янга калдыруга багышланган уен, күңел ачу зоналары, мини-футбол турниры, брейн-ринг, балалар өчен тематик мастер-класслар, “Энергиянең нәтиҗәлелеге бульвары», газ ягулыгында йөри торган техника күргәзмәләре, фотокүргәзмәләр дә булачак. Кич белән кунакларны концерт программасы да көтә. Хәер, узган елларны казанлылар бу бәйрәмне яратып, “файдалы бәйрәм”, дип тә атаган.

КДЭУның өзлексез белем бирү проректоры Владимир Ильин исә татарстанлыларда энергияне саклау культурасы булырга тиеш, дип саный. Ул, иртә-кич тешләрне чистарту кебек, гадәткә керергә һәм күңел биреп эшләнелергә тиеш. Әлеге чарада шушы вуз студентлары да актив катнаша. Алар балалар өчен уеннар, квестлар оештыра.

Әлеге бәйрәм киләчәген энергетика тармагы белән бәяләячәк балалар өчен профориентация эше дә әле. Чөнки алар, энергетика көллияте, вузларына укырга кереп, алга таба Татарстанның энергетика оешмаларында эшләячәк.

Фестиваль дәвамында гадәти лампочкаларны энергияне саклап кала торганнарына алмаштырырга мөмкин булачак. Бер кулга бер лампочка гына тапшырыла. Былтыр казанлылар 800 лампочканы алыштырса, быел аларның саны 2 меңгә җитәчәк. Чагыштырыр өчен, бәйрәмгә килүләр саны былтыр 15 мең булган.

фото фестивальнең официаль сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев