Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
КОЛАКЧЫННАРНЫҢ ЗЫЯНЫ БАРМЫ?
Бүген телефон белән комплектта килә торган колакчыннар турында сөйләшәбез. Алар агылый белән тагылый кебек бит. Бер-берсеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Кемдер аларны зыянлы дип саный. Кемдер моның белән килешми. Тик шуңа да карамастан безнең тормышны бермә-бер җиңеләйтә торган бу җайланмага битараф булучылар юк. Әйдә, аларга кагылышлы мифларның дөресме, юкмы икәнлеген тикшерик! -
"ЙОМРЫБАШ": САБЫЙ ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ!
Күңелне нечкәрткән, йөрәкне тетрәндергән спектакль булды бу. Әйе-әйе, сүзем Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрындагы “Йомрыбаш” спектакле премьерасы турында. Мәрхәмәтлелек, дуслык, мәхәббәт, туганлык җепләре турында бәян иткән тамашаның театр өчен яңа режиссер тарафыннан куелуы да сизелеп тора. Ул яңача, башка дәрәҗәдә. -
ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘРГӘ НИНДИ ЯРДӘМ БУЛАЧАК?
Татарстанда төрле сәнәгать предприятиеләре, оешмалары, ширкәтләрендә эшләүче яшьләр өчен махсус программа эшли башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “2019-2022 елларга Татарстан Республикасында эшләүче яшьләр” программасын кабул итүне хуплады. Әлеге проект республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан һәм Сәнәгать оешмалары яшьләре берләшмәсе инициативасы белән оешты. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ПИКНИКЛАР: ӘТИ-ӘНИЛӘР НИ УЙЛЫЙ?
Көз көне пикниклар сезоны ябылса да, мәктәпләрдә аларны башлап кына җибәрәләр. Тышта һава торышы нинди булуы да комачауламый. Чөнки мәктәп ашханәләрендәге пикникларга җил, яңгыр, буран да киртә була алмый. Сүзем гадәти пикниклар турында түгел, ә укучыларның ата-аналарының мәктәп ашханәләрендә тукланып, аларга бәя бирүләре, диетологлар белән аралашуы турында. -
ОНЛАЙН-ЮЛЛАМА, КАПИТАЛЬ РЕМОНТ ҺӘМ МИЛЛИАРДЛАР: ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАРНЫ НИ КӨТӘ?
Чебешләрне көз көне санаган кебек, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә да көзен нәтиҗә ясыйлар. Җәйге каникуллар дәвамында Татарстанның 179 026 баласы өчен ял оештырылган. Бүген республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы да бу юнәлештә башкарган эшенә йомгак ясады. -
ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ КҮЧҮ: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
Киләсе дүшәмбедән, 14 октябрьдән, иртән торгач, телевизор күрсәтми башлаячак. Бу аналог эфир телевидениесен караучыларга кагыла. Моңа аптырарга кирәкми: ул бары тик бөтен Россия буенча цифрлы телевидениегә күчү дигәнне аңлата. Бу адым илдә телевидениенең дөрес контентын булдыру өчен эшләнелә. -
2040 ЕЛДА КАЗАНДА БЕЛЕМ БИРҮ СИСТЕМАСЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
“Иртәгәге өчен ишәк кайгырган”, дисәләр дә, әлеге әйтем белем бирү системасына туры килми. Чөнки булачак укучылар өчен балалар бакчалары, мәктәпләрне төзүнең алдан хәстәрен күрергә кирәк. 2040 елда Казанның балалар бакчаларында – 128 мең, мәктәпләрдә – 274 мең, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 меңнән күбрәк яңа урын барлыкка килергә мөмкин. -
БДИ КАЙЧАН ҮЗГӘРӘЧӘК: ЦИФРЛЫ ФОРМАТ, ИМТИХАННЫ КОМПЬЮТЕРДА ЯЗУ ҺӘМ БАШКАЛАР
Мәктәптә төп аттестация булып саналган БДИның ел саен үзгәреп торганына ияләштек, бугай. Әлегә аны укучылар кәгазь-ручка белән генә башкара. Киләчәктә компьютер белән дә тапшырырга мөмкиннәр. Җитмәсә, биремнәр цифрлы форматка күчү ихтималы бар икән бит! Моның турында “Ялкын” сөйли. -
“ВВЕРХ!”: ТҮРӘ БУЛЫР ӨЧЕН ЮЛЛАР БИРЕДӘ АЧЫЛА!
Түрә булыр өчен юллар урау, дип уйларга яратабыз. Тик Татарстандагы уникаль конкурслар ярдәмендә, үзеңне төрле сынаулар аша тиз арада түрә дәрәҗәсенә үстерегә була. -
"СТУДЕНТЛАР АВТОБУСЫ": КАЙСЫ РАЙОНГА АРЗАН БӘЯДӘН КАЙТЫП БУЛА?
Җомга-шимбә җиттеме, студентның уенда туган йортка кайтып китү уе гына була. Тик атна саен кайтулар шактый гына кесәгә суга шул. Шуңа да әлегә акча эшләмәгән студентның һәрчак кулай вариантлар эзләве аңлашыла. -
РУС ТЮЗЫНДА ЯҢА СЕЗОН: ЯШЬЛӘРГӘ ГЛАМУР КИРӘКМИ!
Иртәгә, 4 октябрьдә, Казан яшь тамашачылар театры (рус ТЮЗы) үзенең 87нче сезонын ачып җибәрә. “Капитанская дочка” спектакле тәкъдим ителәчәк сезон ачылышында тамашачыны шакккаттырачак әйберләр күп булачак. -
“КҮЗ ЯШЬЛӘРСЕЗ ТОРМЫШ” БАЛАЛАР РЕСПУБЛИКА ХАСТАХАНӘСЕНӘ ЯРДӘМ ИТӘ
10 октябрьдә Балалар республика клиник хастаханәсе яңа җайланма алу өчен сертификат алачак. Бу “Күз яшьләрсез тормыш” хәйрия программасы дәвамында узачак. Аның ярдәмендә илебезнең эре банкы Россиядәге балалар медицина учреждениеләренә ярдәм итә. Әлеге акция ярдәмендә төбәкләрдәге хастаханәләргә 3 миллион сумга кадәр акча күчереләчәк. -
МӘДӘНИ НОРМАТИВ ПРОГРАММАСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
1 октябрьдә Казанда мәдәни-агарту проекты башланып китте. Бу уңайдан, Казан циркына 2000 укучы җыелды. Моннан тыш, Казан укучылары өчен театр, музей, китапханәләргә бушлай экскурсияләр, мастер-класс, квестлар узды. -
ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫНЫҢ БАШЛЫГЫ КЕМ?
Ниһаять, Татарстанның Яшьләр парламенты составы билгеле булды. Берничә айга сузылган “ярыш” тәмамланды. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе беренче тапкыр ачык тавыш бирү ярдәмендә сайлап алынды. Хәзер анда “Татарстан Республикасының әниләр берләшмәсе” директоры Нина Шимина сайланган. Шунысын да әйтергә кирәк: ул әлеге сайлауларга үзен-үзе тәкъдим иткән иде. -
ЕГЕТЛӘРНЕ ЧЫН ИР-АТ ИТЕП НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ?
Бу сорау яшүсмерләрне тәрбияләүче әти-әниләрдә аеруча еш туа. Кызганыч, гаиләдә ир-ат тарафыннан тәрбия булмаса, белем бирү йортларына гына таянып булмый. Шуңа да биредә дәүләт тарафыннан махсус программалар кирәклеге көн кебек ачык. Хәзерге вакытта бу юнәлештә дәүләт программасы юк, тик активистлар да йоклап ятмый. Алар үзләре үк махсус проектлар уйлап таба.