Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘРГӘ НИНДИ ЯРДӘМ БУЛАЧАК?

Татарстанда төрле сәнәгать предприятиеләре, оешмалары, ширкәтләрендә эшләүче яшьләр өчен махсус программа эшли башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “2019-2022 елларга Татарстан Республикасында эшләүче яшьләр” программасын кабул итүне хуплады. Әлеге проект республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан һәм Сәнәгать оешмалары яшьләре берләшмәсе инициативасы белән оешты.

Әлегә кадәр Россия төбәкләрендә мондый программа бер тапкыр да булдырылмаган. Татарстан – бу өлкәдә дә беренче. Җитмәсә, бу проект “2019-2022 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы составына да кертелгән.

Әлеге программаны булдыру идеясе быел май аенда Казанда узган Бөтенроссия эшче яшьләр форумы дәвамында туган. Анда Россиянең 56 төбәгеннән 300 яшь белгеч яшьләр өчен мөмкинлекләр турында фикер алышты. Форум дәвамында яңгыраган фикерләр “Эшләүче яшьләр” программасына ятты. Ул Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 2019 елның 24 сентябрендә кабул ителде.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

Эшләүче яшьләр – республикабыз яшьләренең иң күпсанлысы. Кемдер – предприятиедә, кемдер бюджет сферасында хезмәт куя, кемдер эшмәкәр булып эшли. Ләкин аларның барысын да үз-үсешкә ихтыяҗ берләштерә. Нәкъ менә шушы сыйфат – яшь кешенең кайда яшәү, эшләү һәм балалар үстерүен билгели торган фактор да. Безнең өчен эшләүче яшьләргә социаль, профессиональ һәм иҗади үз-үсешкә мөмкинлекләр булдыру бик мөһим. Яшь белгечләр белән эшләгәндә элек кулланылган формаларны яңа, заманча әйберләр белән бергә алып барырга кирәк. Яшьләрнең республика проектларында катнашу һәм хезмәт активлылыгын арттыру да зарур. Яшь белгечләрнең хезмәт һәм иҗади активлылыгына стимул бирергә кирәк. Чөнки бу предприятиедә эшләүгә яңа импульс була, гомумән алганда, икътисадны үстерергә ярдәм итәчәк.

Шушы яңа программа дәвамында яшьләр оешмаларына, предприятиедәге һәм эшләүче яшьләрнең берләшмәләренә ярдәм итү күздә тотыла. Моннан тыш, предприятие һәм оешмаларда яшьләр сәясәте стандартларын булдыру, эшче профессияләрнең дәрәҗәсен арттыруга шартлар тудыру турында фикер алышу өчен Татарстан шәһәрләрендә форумнар да узачак. Җитмәсә, программаны тормышка ашыру дәвамында рационализаторлар, уйлап табучыларга да булышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев