Логотип Идель
Бу – тема!

КОЛАКЧЫННАРНЫҢ ЗЫЯНЫ БАРМЫ?

Безнең замана кешесен нәрсәдән башка күз алдына китереп булмый? Смартфон һәм колакчыннардан (наушниклар) башка, әлбәттә. Бүген телефон белән комплектта килә торган колакчыннар турында сөйләшәбез. Алар агылый белән тагылый кебек бит. Бер-берсеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Кемдер аларны зыянлы дип саный. Кемдер моның белән килешми. Тик шуңа да карамастан безнең тормышны бермә-бер җиңеләйтә торган бу җайланмага битараф булучылар юк. Әйдә, аларга кагылышлы мифларның дөресме, юкмы икәнлеген тикшерик!

Бүген безнең сорауларыбызга 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы шәһәр ЛОР-үзәге мөдире, табиб-оториноларинголог Екатерина Игоревна Лаптева җавап бирә.

МИФ №1

Колакчыннарда яңгырый торган музыканың тавышы югары булмаса, бу сәламәтлеккә зыян китерми.

Табиб җавабы:

– Әлеге фикер өлешчә генә дөрес. Колакчыннарны куллану ишетү юлында ят әйбер булу дигән сүз. Бу, әлбәттә, зыянлы. Ул тышкы отитка (наружный отит) китерергә мөмкин. Колакчыннарны көненә 1 сәгатьтән артыграк файдалану ук зыянлы: тавыш дулкынының барабан пәрдәсенә озак вакыт тәэсир итеп торуы ишетү сәләтен киметә.

МИФ № 2

Музыка, видеоны колакчыннар аша тыңлау бик зыянлы.

Табиб җавабы:

– Әйе, бу дөрес. Колакчыннарны күбрәк кулланган саен, начаррак ишетә башларга мөмкинсең.

МИФ № 3

Телефоннан шалтыратканда, радиация дулкыннары тарала. Әгәр колакчыннар аша сөйләшсәң, бу зыянның тәэсире кими.

Табиб җавабы:

– Бу сорауны техниканың кешегә тәэсирен өйрәнүче физикларга һәм инженерларга бирергә кирәк.

МИФ № 4

Бүген яшьләр арасында чыбыксыз колакчыннар популяр. Аларны тоташтыру өчен Bluetooth кына кирәк. Чыбыксызларының зыяны азрак, дип әйтәләр.

Табиб җавабы:

– Чыбыклысы да, чыбыксызы да икесе дә зыянлы. Колак эченә ят әйбер керә. Ә ул аның сәламәтлегенә начар тәэсир ясый.

МИФ № 5

Яшьләр машинада музыканы сабвуфер аша кычкыртып тыңлый. Бу колак өчен бик зыянлы.

Табиб җавабы:

– Ул, чыннан да, безнең ишетү сәләтенә бик зарарлы. Чөнки тавыш дулкыннары түбән ешлык белән колакның барабан пәрдәсенә тәэсир итә. Аның аркасында колак җәрәхәтләнә. Бу үз чиратында сенсоневраль колакка каты булуны (сенсоневральная тугоухость) китереп чыгара, ахыр чиктә саңгыраулыкка китерергә мөмкин.

Әлбәттә, XXI гасырда, аскетлар кебек, замана технологияләреннән баш тартып булмый. Тик шулай да чамалап эшләсәң, колагың да исән калыр, колакчыннардан да рәхәтләнеп файдалана алырсың. Сәламәт бул һәм колакларыңны сакла!

Музыканы колакчыннар аша тыңлаганда, колактагы кайсы әгъза аеруча зыян күрә?

Табиб җавабы:

– Беренче чиратта, тышкы ишетү юлына зыян килә. Бу тышкы отит – тышкы колакның ялкынсынуына китерергә мөмкин. Җитмәсә, музыканы колакчыннар ярдәмендә тыңлаганда, барабан пәрдәсе һәм ишетү нервысына да тискәре тәэсир була. Бу ишетү сәләтенең начараюына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев