Логотип Идель
Бу – тема!

“ВВЕРХ!”: ТҮРӘ БУЛЫР ӨЧЕН ЮЛЛАР БИРЕДӘ АЧЫЛА!

Түрә булыр өчен юллар урау, дип уйларга яратабыз. Тик Татарстандагы уникаль конкурслар ярдәмендә, үзеңне төрле сынаулар аша тиз арада түрә дәрәҗәсенә үстерегә була.

Ел саен уздырыла торган “Вверх!” (бу турыда язма) дип аталган республика конкурсы яшьләргә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, төрле ширкәт, яшьләр иҗтимагый оешмаларында белем алу һәм стажировка узу мөмкинлеге тудыра.

– “Вверх!” конкурсы Татарстан яшьләр сәясәтенең иң брендлы проектларының берсе. Бу – безнең республикада яшәп, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга теләгән яшьләр өчен шәхес һәм эшлекле яктан үзеңне үстерү мәйданчыгы. Әлеге проект – яшьләр өчен социаль лифт. Биредә егет-кызлар үз мөмкинлекләрен тормышка ашыра, республикага лаеклы, көндәшлеккә сәләтле булган кадрлар резервы әзерләнелә. Шушы конкурс хакимият органнарында стажировка узу гына түгел, ә иң яхшыларына эшкә урнашу мөмкинлеген дә бирә, – ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

“Вверх!”та ничек катнашырга?

Конкурста 18-35 яшьтәге Россия гражданнары катнаша ала. Иң мөһим шарт – алар даими рәвештә Татарстанда яшәргә тиеш. Шулай ук, бәйгедә республика лидер программалары финалистлары катнашырга мөмкин. Моның өчен:

1. Конкурсның махсус сайтында (http://rezervrt.ru/vverx/) 11 октябрьгә гариза тутырырга.

2. “Татарстандагы минем берләшмәм тормышын ничек яхшыртырга?” дигән темага мәгълүмати пост язып, аны “Вконтакте” яки Instagram челтәренә, үз исем-фамилияңне күрсәтеп, #идувверх2019 и #неждуидувверх хэштегларын куеп, урнаштырырга кирәк.

Конкурс дәвамында аның катнашучыларын социаль проектлаштыруга багышланган белем бирү программасы, soft-skillsларны үстерү, 5 конкурс процедурасы (тест, иҗади презентация, теге яки бу тармак кейсларын чишү, тест, әңгәмә) көтә.

фото Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев