Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫНЫҢ БАШЛЫГЫ КЕМ?

Ниһаять, Татарстанның Яшьләр парламенты составы билгеле булды. Берничә айга сузылган “ярыш” тәмамланды. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе беренче тапкыр ачык тавыш бирү ярдәмендә сайлап алынды. Хәзер анда “Татарстан Республикасының әниләр берләшмәсе” директоры Нина Шимина сайланган. Шунысын да әйтергә кирәк: ул әлеге сайлауларга үзен-үзе тәкъдим иткән иде.

– Минем өчен Яшьләр парламенты – профессионаллар командасы. Шуңа да, беренче чиратта, Яшьләр парламентының һәр әгъзасы өчен корпоратив укулар башланачак. Мисал өчен, ораторлык осталыгына, канун чыгару, проект эшчәнлегенә, җәмәгать алдында чыгыш ясый торган кеше имиджын формалаштыруга өйрәтәчәкбез.  Биредә остазлар институтын үстерү кирәк, шул сәбәпле, Дәүләт Советындагы һәр депутатка яшь парламентарий беркетеләчәк. Шулай ук Яшьләр парламентының һәр әгъзасы өчен нәтиҗәлелек критерийлары кертеләчәк, – ди Нина Шимина.

Аның фикеренчә, Яшьләр парламентында үзләрен актив күрсәткәннәрне чит илләрдәге яшьләр парламентларына стажировкага яки белем бирү форумнарына җибәрергә кирәк.

Сайлаулар вакытында Нина Шимина өчен 62е тавыш бирелгән, Азат Кашапов өчен – 37, Луиза Гәрәева өчен – 10. Яшьләр парламентының беренче утырышында аның составы да расланды. Ул түбәндәгечә:

– Яшьләр парламенты рәисенең урынбасарлары – Диләрә Шувалова һәм Азат Кашапов;

– Җаваплы сәркатип – Карина Аблиева;

– Россия Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентына Татарстан Яшьләр советы вәкиле – Екатерина Согрина;

– хокук мәсьәләләре, контроль һәм регламент буенча комиссия рәисе – Денис Юдин;

– гражданлык җәмгыяте һәм иҗтимагый берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия рәисе – Кирилл Шабалин;

– хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе – Дмитрий Несмин;

– белем бирү һәм мәдәният буенча комиссия рәисе – Игорь Смирнов;

– фән, инновацияләр һәм яшьләр эшмәкәрлеге буенча комиссия рәисе – Анаит Арекелян;

– экология, сәламәтлекне саклау һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча комиссия рәисе Регина Кашапова;

– тышкы элемтәләр һәм мәгълүмати үсеш буенча комиссия рәисе – Айгөл Габдрахманова.

Яшьләр парламенты әгъзаларына Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз район һәм шәһәрләрендә актив булырга, вазифаларына җаваплы карау теләген җиткерде. Киләчәктә бу яшьләр, башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итеп, Татарстан Дәүләт Советына яңа идеяләр кертәчәк, алар андагы комитетларда каралачак.

Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры:

– Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты – команда эше. Сез республика яшьләренең мәнфәгатьләрен кайгыртасыз – бу бик зур җаваплылык. Сез Дәүләт Советындагы, Яшьләр министрлыгындагы өлкәнрәк иптәшләрегез ярдәмендә тәҗрибә һәм белем туплап, консруктив карарлар тәкъдим итәрсез. Яшьләр парламентының мондый позициясе яшьләр тарафыннан да хуплау табачак. Шушы сайлауларның төп нәтиҗәсе – яшь кеше үзе турында ачыктан-ачык хәбәр итеп, башкалар тарафыннан сайланыла һәм үзе дә сайлый алуында.

фотолар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев