Логотип Идель
Бу – тема!

МӘДӘНИ НОРМАТИВ ПРОГРАММАСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ

1нче октябрьдә Казанда мәдәни-агарту проекты башланып китте. Бу уңайдан, Казан циркына 2000 укучы җыелды. Моннан тыш, Казан укучылары өчен театр, музей, китапханәләргә бушлай экскурсияләр, мастер-класс, квестлар узды.

Татарстан “Мәдәни норматив” проектын тормышка ашыра торган төбәкләр исемлегенә кергән иде. Бу – 2019-2020 елларга ниятләнгән агарту проекты. Ул Татарстан Республикасының Мәдәният һәм Мәгариф һәм фән министрлыклары берлегендә оештырыла.

Казан циркында Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Густав Малерның Бишенче симфониясенең ачык репетициясен үткәрде. Биредә яшь тамашачылар өчен концерт программасы да уздырылды. Татарстан Президенты да укучларны видеосәламләү аша котлады:

– Бүген цифрлы технологияләр заманы, ләкин, шул ук вакытта, үзебезнең милли үзенчәлекне, мәдәниятне саклап калу мөһим. Мин барыгызны да мәдәни марафонга кушылырга чакырам. Бу – бик әһәмиятле башлангыч. Без үз тарихыбызга, мәдәният, йолаларыбызга сакчыл карарга тиешбез. Әлеге проект моңа ярдәм итәчәк.

Россиянең Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары “Яндекс”ның мәдәни-агарту проекты дәвамында беренче тапкыр “Мәдәни марафон” проектын оештыра. Анда 1-11 сыйныф укучылары, теләгән һәр укытучы катнаша ала.

Моның өчен “Мәдәни марафон” проекты сайтында теркәлергә кирәк. “Яндекс. Учебник” порталында укучыларның төрле әдәбият белән танышу, үз белемнәреңне тикшерү өчен тест узу мөмкинлеге булачак. “Мәдәни марафон” дәвамында йолдызлар белән видеодәресләр дә оештырылачак. Мисал өчен, бүген җырчы Динә Гарипова белән дәрес карап булачак”, – ди “Яндекс” ширкәтенең төбәкләрдәге белем проектлары җитәкчесе Артем Корзеев.

Проект өч блок буенча тормышка ашырылачак: “Культпоход” – мәдәни учреждениеләргә бару, “Мәдәни клуб” – мәдәният һәм сәнгать вәкилләре белән аралашу, “Цифрлы мәдәният” – мәгълүмати ресурсларда мәдәният һәм сәнгать әсәрләре турында белү. Төп мәйданчык – дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре.

Проект укучыларны мәдәният учреждениеләренә килеп, мәдәни мохиткә тарту максаты белән оештырыла. Егет-кызларга әлеге проектта катнашу гуманитар белемнәр, креатив фикер йөртү сәләтен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары:

– Минемчә, бу масштаблы һәм кызыклы гына түгел, бик кирәкле проект та. Классик сәнгать тормыш кыйммәтләрен дөрес билгеләргә ярдәм итә. Без шушы проект ярдәмендә мәдәниятнең, спорт кебек үк, тормыш нормасына әверелүен телибез. Аның безнең укучыларга ярдәме итәр, шәхеснең гармонияле үсешенә булышлык күрсәтер, дип уйлыйбыз.

Шушы проект ярдәмендә мәктәп укучыларның мәдәни көндәлеге бер ел алдан язылып куелачак. Аларны шәһәрдә узачак кызыклы чаралар белән тутырачаклар.

Фотолар Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды

 

Тагын укырга:

"МӘДӘНИ НОРМАТИВ"НЫ КАЙЧАН ТАПШЫРАСЫ?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев