Логотип Идель
Бу – тема!

"МӘДӘНИ НОРМАТИВ"НЫ КАЙЧАН ТАПШЫРАСЫ?

Укучылар өчен эшләнелгән “Мәдәни норматив” проектын Россиянең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары тәгаенләгән. Әлеге проект мәктәп укучыларын спектакль, концерт, күргәзмә, киносеансларга алып баруны оештыруны үз эченә ала. Мондый культпоходлар ай саен узачак. Шул ук вакытта бу бушлай һәм ирекле рәвештә булырга тиеш.

“Мәдәни норматив” программасы Россиянең 8 төбәгендә пилот рәвешендә 1 октябрьдән старт ала. Алар арасында Татарстан, Коми республикалары, Ставрополь крае, Ярославль, Пенза, Саратов һәм Новосибирск өлкәләре бар. Проект сынлы сәнгать, музыка, әдәбият, архитектура, кинматограф һәм театр юнәлешләрен үз эченә ала. Бу блокларны өйрәнгән балалар үз кичерешләрен махсус көндәлеккә язып барырга тиеш була. Белгечләр һәр яшь категориясе өчен укучыларның рухи, эстетик һәм сәнгати үсешен арттыруга юнәлтелгән әсәрләр исемлеген билгеләгән.

Кече сыйныф укучылары Михаил Глинканың "Руслан и Людмила" операсы, Петр Чайковскийның "Щелкунчик" һәм "Лебединое озеро" балеты, Моцартның "Волшебная флейта" операсы белән танышачак. Федор Хитрук, Константин Бронзит, Александр Татарский мультфильмнарын, "Баллада о солдате" (Григорий Чухрай), "Гардемарины, вперед!" (Светлана Дружинина), "Иваново детство" (Андрей Тарковский), "Общество мертвых поэтов" (Питер Уир), "Унесенные призраками" (Хаяо Миядзяки), "Список Шиндлера" (Стивен Спилберг) фильмнарын караячак.

5-8 сыйныф укучыларын «Боже, царя храни» дигән Россия империясе гимны, Бетховенның “Ода к Радости” әсәрләре белән таныштырырга кушалар. Ә 9-11 сыйныф укучылары өчен төзелгән исемлеккә Nirvanaның “Smells like teen spirit”, Виктор Цойның «Перемен», «Наутилус Помпилиус»ның «Скованные одной цепью» җырлары, Кшиштоф Пендерецкийның «Плач по жертвам Хиросимы» әсәре кертелгән. Шулай ук укучыларга “The Beatles” төркеменең "All you need is love", “Queen” төркеменең "Bohemian rhapsody" композицияләре, Владимир Высоцкий, Андрей Макаревич җырларын тыңларга тәкъдим итәләр.

“Мәдәни норматив”ны тапшырачак укучылар Виктор Васнецов, Михаил Врубель, Николай Рерих картиналары, Андрей Рублев иконалары, Леонардо да Винчи, Сандро Боттичелли картиналары, Этьен Морис Фальконеның "Медный всадник", Михаил Козловскийның “Самсон” скульптураларын өйрәнергә тиеш була.

Ел ахырында мәдәни нормативны уен форматында тапшырачаклар. Мондый “имтихан”ның төгәл нинди формада узачагын төбәкләр үзләре хәл итәчәк.  Әлеге сынаудагы биремнәр арасында төрлеләре бар. Мисал өчен, музыкаль әсәрне тыңлап, аның исемен һәм авторын билгеләргә, фильм жанрын, картинаның кайсы гасырда язылганын әйтергә. Нормативны уңышлы тапшыручылар проектның бронза, көмеш яки алтын билгесен алачак. Программаны төзүче белгечләр әйтүенчә, мәдәни норматив – дөньяга альтернатив караш булдыру мөмкинлеген тудыру.

Укучылар сәнгать әсәрләре белән ничек таныша алачак?

1. Сыйныф белән мәдәни учреждениеләргә барулар.

2. Мәдәни клублар форматы. Мисал өчен, биредә укытучы фильмны балаларга күрсәтеп кенә калмый, бергәләшеп анализлый.

3. Әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә өйрәнү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев