Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН-ЮЛЛАМА, КАПИТАЛЬ РЕМОНТ ҺӘМ МИЛЛИАРДЛАР: ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАРНЫ НИ КӨТӘ?

Чебешләрне көз көне санаган кебек, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә да көзен нәтиҗә ясыйлар. Җәйге каникуллар дәвамында Татарстанның 179 026 баласы өчен ял оештырылган. Бүген республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы да бу юнәлештә башкарган эшенә йомгак ясады.

Кайларда ял иткәннәр?

Республика балалары стационар лагерьлар (87 232), шифаханә учреждениеләре (5 290), Кара диңгез яры буе (5 250), чатырлы (12 179), көндез ял итә торган (57 075 кеше) һәм хезмәт һәм ял лагерьларында (12 000 кеше) ял иткән.

Хәзер безнең республика балалары “Артек” Халыкара балалар үзәгендә дә ял итә ала. Анда Татарстанның 24 районыннан 357 бала ял иткән. Гомумән алганда, быел анда барлыгы 465 бала сәламәтлеген ныгыта алачак. Ә “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгенә 135 Татарстан баласы юнәлтелгән.

Җәйге вакыт дәвамында лагерьларда 130 профильле смена узган, аларда 69 800 яшь кеше катнашкан. Безнең республикада гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, интеллектуаль, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-педагогика, интеллектуаль, тел, иҗади, IT-сменалар эшли. Лагерьларның юнәлешләргә бүленүе балаларга үз кызыксынулары буенча шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, профирентация мәсьәләсен хәл итә.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, җәйге лагерьларда ял итү өчен Татарстан бюджетыннан 1 536,9 миллион сум акча бүленгән. Бу, былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, 78,1 миллион сумга күбрәк.

Лагерьларны ремонтлау

Татарстан Президенты тарафыннан 2019-2021 елларга исәпләнгән “Җәй – балаларга” лагерьларны капиталь ремонт, төзекләндерү һәм төзелеш республика комплекс программасы кабул ителде. Киләсе өч елда республикада 94 балалар лагере төзекләндереләчәк.

Алар барысы да замана таләпләренә җавап бирәчәк. Чөнки бу объектларны проектлаштыру этабында да башкача якын килү алымы кулланыла: территориягә тикшеренү уздыралар, яшьләрнең таләпләренә җавап бирәләр, халык фикерен тыңлыйлар, лагерьга киләчәк концепциясен кертергә тырышалар.

Программа дәвамында быел 21 лагерьга 1 459,440 миллион сум акча бүленгән. 21 лагерьның 12сендә аерым объектлар төзекләндереләчәк, 9 лагерьда капиталь ремонт уздырыла. Хәзерге вакытта “Липки” (Лаеш муниципаль районы), “Олимпиец” (Минзәлә муниципаль районы), “Балкыш” (Тукай муниципаль районы), “Приазовец” ( «Черноморец» республика үзәге) лагерьларында ремонт тәмамланган. Моннан тыш, Кама Тамагы районында – 100, Казанда 200 урынга исәпләнгән “Восток” лагере төзеләчәк.

Лагерьга юлламаны – онлайн

Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте акрынлап цифрлы форматка күчәчәк. Министрлык тарафыннан республика лагерьларына юлламалар сату буенча онлайн-хезмәт эшли башлаган иде. Хәзергә бу система пилот режимында 4 лагерь (“Пионер”, “Мечта”, “Пламя”, “Чайка”) өчен хезмәт итә.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– 2020 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә финанс һәм оештыру ресурслары булган очракта әлеге проектка республикадагы балалар ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренең барысы да кушылачак. Әлеге программа лагерьлар турында мәгълүмат алырга, аларның рейтингын  белергә яки бәя бирергә, лагерьга юллама сайларга, аны онлайн режимда түләргә, гаризага баланың портфолиосын беркетү мөмкинлеген бирә. Бу процесста әти-әниләрнең шәхсән катнашуы бары тик килешү төзегәндә һәм документларның төп нөсхәсен алып килгән вакытта гына кирәк булачак. Бу гариза кабул ителгәннән соң гына башкарыла.

Операторларга тырышырга туры киләчәк

Дәүләт тарафыннан финансланган профильле сменаларны сайлап алу өчен, ачык конкурс уздырыла. Анда һәр оператор үз программасының презентациясен тәкъдим итәргә һәм ни өчен нәкъ менә аның профильле сменасы программага кертелергә тиешлеген расларга тиеш. Министрлык өчен мондый профильле сменаларның программага туры килү-килмәвен белү кирәк. Чөнки бу сорау балаларны да, әти-әниләрне дә, министрлыкны да борчый.

фото Татарстан Республикасы яшьләр Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев