Логотип Идель
Бу – тема!

ЕГЕТЛӘРНЕ ЧЫН ИР-АТ ИТЕП НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ?

Бу сорау яшүсмерләрне тәрбияләүче әти-әниләрдә аеруча еш туа. Кызганыч, гаиләдә ир-ат тарафыннан тәрбия булмаса, белем бирү йортларына гына таянып булмый. Шуңа да, дәүләт тарафыннан оештырылган махсус программалар кирәклеге көн кебек ачык. Кызганыч, хәзерге вакытта бу юнәлештә дәүләт программасы юк, әмма активистлар йоклап ятмый – алар үзләре үк махсус проектлар уйлап таба. “Ир-ат булырга яратылган” («Рожденный быть мужчиной») программасы – шундыйлардан.

Проект 12-16 яшьлек малайларга багышланган. Гадәттә, әлеге дәресләргә балаларын берүзләре тәрбияләүче әниләр алып килә икән. Алар егетләрне чын ир-ат итеп тәрбияләү өчен максималь рәвештә уңайлы шартлар тудыру яклы. Программа 300 яшүсмерне колачларга өлгергән инде. Әмма программа чынлыкта әле башланып кына китә. Аның беренче этабы 8 айга сузылачак. Өч еллык укыту программа булдыру өчен махсус методика да төзелә. Шулай итеп, авторлар Татарстан Мәгариф министрлыгыннан моның өчен лицензия алырга телиләр.

30 сентябрьдә Үз-үзләрен асоциаль тотышлы яшүсмерләрнең үсешен коррекцияләү үзәге Иҗтимагый палатасында бу уңайдан түгәрәк өстәл узды. Әлеге программаны 22 сентябрьдә “Крылья Советов” паркында тәкъдим иткән булганнар.

Алмаз Төхвәтуллин, “Ир-ат булырга яратылган” программасының авторы:

– Безнең төп максатыбыз малайларны тәрбияләгәндә, комплекслы якын килү методын куллану. Көч ягыннан түгел, ә аларны кызыксындырып тәрбияләү. Мисал өчен, конструктор җыю, актерлык осталыгы, компьютер уеннары, шахмат, блогерлык ярдәмендә уенга җәлеп итеп, малайларны гомуми кешелек кыйммәтләренә тарту. Без гаилә кыйммәтләрен пропагандалыйбыз. Мисал өчен, һәр ай өчен аерымы бирем була. Егетләр, зур ир-атлар – безнең тренерлар – белән аралашып, үзен-үзе тәрбияли алачак.

Шушы программа ярдәмендә кешелек кыйммәтләрен дә пропагандаларга җыеналар. Көчсезләрне яклау, гүзәл затларга хөрмәт белән карау шушы программа ярдәмендә тренерлардан егетләргә күчәргә тиеш. Хәзерге вакытта әлеге программа буенча дәресләр “Арслан” көрәш клубында алып барыла.

Әлеге программада катнаша башлаган егетләрне башта сыйныйлар. Яшүсмерләрнең беренче нәтиҗәләрен 2-3 айлык укудан соң күреп булачак. Мисал өчен, шушы программа буенча махсус очколар алыр өчен, егетләр өйдә өй эшләрен башкара. Шулай итеп, малайны мәҗбүриләргә кирәкми, ул үзе белеп эшли башлый, дип саный программа авторы.

Әлбәттә, малай кешенең эчке тотрыклылыгы булмаса, баланың кыйммәтләре булмый, ул төре деструктив берләшмәләргә тиз җәлеп ителә. Аларга төгәл иерархия булган берләшмә кирәк. Шуңа күрә шушы программадагы олы ир-ат берләшмәләрендә киләчәк буын тәрбияләнергә тиеш, дип саныйлар.

Программаны берничә ысул ярдәмендә тормышка ашырырга җыеналар:

– балалар белән аларның телендә аралашу (аларның уеннарын уйнап, әкрен генә үз уеныңа җәлеп итү);

– яшүсмернең шәхси уңышларын, казанышларын тану;

– бала өчен кадерле булган кыйммәтләргә карата фикерен тыңлау.

Кызганыч, бүген гаиләләр таркалу тенденциясе шулкадәр зур ки: хәзерге вакытта Татарстанда һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә үсә. “Бала өчен әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтләр хәтта алар тарафыннан яшүсмергә ниндидер материаль әйбер алып бирүдән дә кадерлерәк”, – дип саный Алмаз Төхвәтуллин.

Гаилә психологы, ике бала әнисе Анна Мәгъсүмова фикеренчә, гаиләдә хатын-кыз ярата һәм хөрмәт итә торган кеше генә булып калмыйча, көчле дә булырга тиеш, дип уйлый.

Татарстанда Терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев исә башка төрле фикердә. “Бүгенге заманда ир-атлар әти функциясен һәрчак үтәми. Хәзерге вакытта балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе районнарда да эшләп килә. Бу юнәлештә җәмәгать тәрбиячеләрен әзерләү турында да канун кабул ителгән. Психолог сүзенә карата шуны әйтәсем килә: хатын-кызга – әни кешегә көчлелек сыйфатларыннан кала, мәрхәмәт, кешене ничек бар, шулай кабул итү сыйфатларына да ия булу кирәктер”, – ди ул.

Шунысы да бар: әлеге программа ярдәмгә мохтаҗ булган бөтен балаларга да булыша алмыйлар. Чөнки проектта бер баланы укытыр өчен, 4 баланың биредә тәрбияләнүе өчен акча түләнгән булуы тиеш.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәсендә әлеге программаны республикакүләм дәрәҗәгә чыгарырга, Татарстанның Яшьләр эшләре, Хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыклары, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән фикер алышырга, аларга тәкъдим итү турында фикергә килделәр.

Фотолар "РБМ" проектының вконтакте төркеменнән алынды

Тагын укырга: 

ЧЫН ИР-АТЛАРНЫ НИЧЕК ТӘРБИЯЛИЛӘР?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев