Логотип Идель
Бу – тема!

2040 ЕЛДА КАЗАНДА БЕЛЕМ БИРҮ СИСТЕМАСЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

“Иртәгәге өчен ишәк кайгырган”, дисәләр дә, әлеге әйтем белем бирү системасына туры килми. Чөнки булачак укучылар өчен балалар бакчалары, мәктәпләрне төзүнең алдан хәстәрен күрергә кирәк. 2040 елда Казанның балалар бакчаларында – 128 мең, мәктәпләрдә – 274 мең, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 меңнән күбрәк яңа урын барлыкка килергә мөмкин.

Якын киләчәктә Казан комплекслы рәвештә үсәчәк. Заманча тормышның барлык аспектлары үсә торган территорияләрдә булырга тиеш. Укыту-белем бирү юнәлешендәге объектлар челтәре 2025 елга 5 миллион 972,8 мең квадрат метрга җитәчәк, ә 2040 елга – 11 миллион 37,4 квадрат метрга. 2040 елга кадәр Казанда халык саны 1 миллион 521 мең кешегә җитәргә мөмкин, дип фаразлана.

Балалар бакчалары

Балалар бакчаларында 128 меңнән артык яңа урын барлыкка килергә мөмкин. 2018 ел башына әлеге учреждениеләрдә 55 173 урын булса, 2040 елга бу сан 183 584кә җитәргә мөмкин. Совет районының “Үзәк”, “Азино 1”, “Азино 2” микрорайоннарда балалар бакчаларына аеруча “сусаган”. Казанның башка районнарында бер яки ике мең яңа урынга ихтыяҗ бар. Шул уңайдан, 2020-2021 елларда 4500 яңа урынга исәпләнгән 20 балалар бакчаларын төзү планлаштырыла.

Мәктәпләр

Казан мәктәпләрендә 274 мең яңа урын барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта 64 мәктәптә ике сменада укыйлар. Киләсе елларда мәктәпләр ихтыяҗ аеруча зур булган урыннарда төзеләчәк, аерым алганда, Бондаренко, Җиһанов урамнарында, “Салават күпере” торак комплексында.

Мәктәпләрдәге урыннар янкормалар төзелү ярдәмендә дә артачак. Шулай итеп, 93нче гимназиядә, “СОлНЦе” мәктәбендә янкормалар төзелгән, 165нче мәктәпкә өстәмә корпус төзелә башлаган. 26нчы лицейда хәлләр бөтенләй мөшкел: биредә ни спорт, ни актлар залы юк. Ә 18нче гимназия элеккеге балалар бакчасында урнашкан. Якын киләчәктә хәзерге вакытта эшчәнлеген алып бара торган мәктәпләргә 40 өстәмә корпус төзеләчәк.

Өстәмә белем бирү юнәлешендә дә биналар җитми. Яңа мәктәпләр төзелгәндә, болар алдан ук исәпкә алыначак. Мәктәп эчендә урнашкан түгәрәкләр укучыларга үз кызыксынуларын табарга, дәресләрдән соң шәһәрнең башка почмагына бармыйча, үз мәктәбеңдә генә шөгыльләнү мөмкинлеген бирәчәк. Шулай итеп, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 мең яңа урын булачак. Аерым алганда, 34 өстәмә белем бирү учреждениесе, 35 яшүсмер клубы, 7 спорт объекты һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк.

Шулай ук Казанда хореография училищесы өчен – интернат, радиомеханика техникумына тулай торак төзү күздә тотыла. Социаль тәэмин ителеш өлкәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль тернәкләндерелү үзәге, мәдәни сферада – “Танкодром”да кино йорты, күпзаллы музыка-концерт комплексы, музыка-драма театры, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле өчен яңа биналар, “Салават” яшьләр үзәген төзү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев