Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПЛӘРДӘ ПИКНИКЛАР: ӘТИ-ӘНИЛӘР НИ УЙЛЫЙ?

Көз көне пикниклар сезоны ябылса да, мәктәпләрдә аларны башлап кына җибәрәләр. Тышта һава торышы нинди булуы да комачауламый. Чөнки мәктәп ашханәләрендәге пикникларга җил, яңгыр, буран да киртә була алмый. Сүзем гадәти пикниклар турында түгел, ә укучыларның ата-аналарының мәктәп ашханәләрендә тукланып, аларга бәя бирүләре, диетологлар белән аралашуы турында.

Әле күптән түгел генә ачылган Казанның 186нчы күп профильле лицеенда да мондый пикник узды. Ашханәдәге өстәлләр янында әниләр кайнаша, аларның күбесе мәктәптә соңгы тапкыр балачагында ашаган булган. Хәзер инде алар Совет заманындагы мәктәп ашханәсе белән 21нче гасырныкын чагыштыра.

Ассортимент шаккатырлык

“Мәктәп пикник”лары вакытында әти-әни сайлау алдында кала. Чөнки биредә ризыкларның саны уннан арта: тавык итеннән зразалар, “Мәктәп” кәтлитләре, татарча итеп әзерләнелгән ит, туралган бифштекс. Әлбәттә, бу ризыклар әти-әниләр килер алдыннан махсус әзерләнмәгән. Ә бары тик мәктәп ресторанының ассортименты шундый киң. Бер атна дәвамында ризыклар бер-берсен кабатларга тиеш түгел, һәр көн яңалары булу шарт. Шуңа да менюга ашлар, икенче ашларның 4-5 төре, 3-4 гарнир керә.

Алла Агапова Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры урынбасары:

Без менюны СанПиН таләпләреннән һәм рецептура җыентыгыныннан чыгып төзибез. Шулай ук без дегустацияләр, сораштырулар уздырабыз. Балаларның теләкләрен истә тотабыз. Ләкин аларга беренче урында кыздырылган тавык кирәк. Мөмкинлек булса, алар һәр көн макарон һәм сосиска ашар иде. Хәер, өйдә дә күпләр шулай әзерләгәнлеге сер түгел. Бүген бит бөтен кеше эш белән мәшгуль. Әмма алай ярамый, туклпануны төрлеләндерү зарур. Әгәр укучы мәктәптә дөрес тукланса, бу бик яхшы дигән сүз. Балаларның балык яратмавы да һәркемгә билгеле. Ә без аны сыр астында, филе яки кәтлит итеп тә тәкъдим итәбез.

Ризык кайнармы, суынганмы?

Әлбәттә, ризык файдалы гына түгел, кайнар да булырга тиеш. Яраткан макароннарын да бала салкын килеш ашамаячак. Шуңа да суынган төшке ашларны туклану департаменты мәктәп җитәкчелеге белән бергә хәл итә. Укучыларны дәрестән соң озак тоткарламаска, ашау графигын үзгәртергә тырышалар. Ләкин биредә иң идеаль вариант – укучыларның ризыкны ашханәдәге тарату линиясеннән үзләре алу.

186нчы лицеенда бу өлкәдә – тәртип. Мәктәпнең ашханәсе 400 урынга исәпләнгән. Өч этапта биредә 1200 укучы туклана. Биредә 1нче сыйныфларның саны гына да 11гә җитә. Шуңа туклану мәсьәләсен хәл итү өчен төптән алынганнар.

Әниләр ни, ди?

Ике баласы да беренче сыйныфка кергән Лилия Гыйльфанова лазанья ашый, бер үк вакытта анкета тутыра. Ризыкларны дүрт критерий буенча бәяләргә кирәк: тәм, исе, тышкы кыяфәте, консистенциясе. “Минем ике балам да мәктәптә ашаткан ризыклар турында төрле фикердә. Берсе тоз күбрәк салганнар, дисә, икенчесе канәгать була. Хәзерге туклануны безнең вакыттагы белән чагыштырып булмый, без үзебезнең заманда мәктәптә корырак һәм бер төрле ризык белән туклана идек”, – ди Лилия ханым.

4нче сыйныф укучысы Гөлнара Шмуровская мәктәп пикнигыннан канәгать калган. “Минем кызым, сөт ризыкларыннан кала, бар нәрсәне дә ашый. Әмма сөт ризыгын авызына кабып та карамый. Шуңа да хәзер мәктәптә сөтле ботка пешермәүләре мине шатландыра. Шуңа да бала ач йөрми”, – ди әни кеше.

Хәзерге вакытта Казанда 38 мәктәп рестораны эшли. Ләкин Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ресторан белән гадәти ашханәләр арасындагы чикне юкка чыгарырга тырыша. Бүгенгә 65 мәктәптә гадәти ашханә форматында ашаталар. Әмма Казан укучыларының рестораннардагы кебек ашауларын тәэмин итү – төп максатларның берсе.

фото Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы сайтыннан алынды

Тагын укырга: 

2040 ЕЛДА КАЗАНДА БЕЛЕМ БИРҮ СИСТЕМАСЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев