Логотип Идель
Белми калма

“КҮЗ ЯШЬЛӘРСЕЗ ТОРМЫШ” БАЛАЛАР РЕСПУБЛИКА ХАСТАХАНӘСЕНӘ ЯРДӘМ ИТӘ

10 октябрьдә Балалар республика клиник хастаханәсе яңа җайланма алу өчен сертификат алачак. Бу “Күз яшьләрсез тормыш” хәйрия программасы дәвамында узачак. Аның ярдәмендә илебезнең эре банкы Россиядәге балалар медицина учреждениеләренә ярдәм итә. Әлеге акция ярдәмендә төбәкләрдәге хастаханәләргә 3 миллион сумга кадәр акча күчереләчәк.

Шушы чара дәвамында хастаханәгә акчалата сертификат тапшырылачак. Аңа учреждение югары технологияле җиһаз ала алачак. Бәйрәмдә балалар өчен “Маша и Медведь” мультфильмының персонажлары да катнашачак. Кечкенә пациентлар өчен карандаш һәм буялар салынган серле сандык тапшырачаклар.

“Күз яшьләрсез тормыш” – ел саен уздырыла торган хәйрия программасы. Быел анда Мәскәүдәге – 4, төбәкләрдәге 21 хастаханә катнаша. Аларга барлыгы 75 миллион сум күләмендәге хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.

Татарстанның Балалар республика хастаханәсе әлеге программада дүртенче тапкыр катнаша. Моңа кадәр булган акцияләр дәвамында хастаханәнең травмотология-ортопедия бүлеге җиһазландырылган, наркоз астында операция уздыру өчен ЛОР-җиһаз, шулай ук яңа туган сабыйларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен җиһазлар алынган.

Белешмә:

“Күз яшьләрсез тормыш” – Россиядәге эре банкының корпоратив хәйрия программасы. Аның максаты – балалар учреждениеләренә булышу, балаларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын арттыру. 2003 елдан бирле эшләп килә торган программа 2007нче елда федераль дәрәҗәгә күтәрелгән. Акциядә катнашу өчен теләсә кайсы дәүләт балалар хастаханәсе гариза тапшыра ала. 2018 елда “Күз яшьләрсез тормыш” программасы 15 яшьлеген билгеләп узган. Шушы вакыт дәвамында Россиянең 53 төбәгендәге йөзләгән хастаханәгә ярдәм күрсәткән. Акчалата сертификатны медицина җиһазлары, дарулар яки чыгым материалларын алу өчен тотарга мөмкин.

фото Руслан Шиһабетдиновның PR-агентлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев