Логотип Идель
Бу – тема!

ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ КҮЧҮ: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Киләсе дүшәмбедән, 14 октябрьдән, иртән торгач, телевизор күрсәтми башлаячак. Бу аналог эфир телевидениесен караучыларга кагыла. Моңа аптырарга кирәкми: ул бары тик бөтен Россия буенча цифрлы телевидениегә күчү дигәнне аңлата. Бу адым илдә телевидениенең дөрес контентын булдыру өчен эшләнелә.

Ләкин шулай да, барысын да соңгы моментка калдырмыйча, 14 октябрь җиткәнне көтмичә, алданрак хәстәрен күрү кирәк. Моның өчен махсус белгечләргә, волонтерларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар бушлай ярдәм күрсәтә. Әлеге мәсьәлә буенча сораулар туса, җайланманы көйләгәндә, проблемалар килеп чыкса, 8 800 222 87 16 кайнар линиясе телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Казанлылар өчен махсус номер – 063, түбән камалылар өчен – 072, әлмәтлеләргә – 000.

Хәзерге вакытта аналог телевидениесен караган кешеләрнең телевизорын кабызгач, канал логотибы янында “А” дигән хәреф тора. Нәкъ менә шушы символ гаиләнең аналог телевидениесен караганын аңлата. Шуңа да 14 октябрьдән соң телевизор карауны дәвам итәргә теләүчеләр өчен ике вариант бар:

– йә яңа телевизор алу;

– йә махсус телеприставка алу (бәясе 900-950 сум).

2013 елдан соң телевизор сатып алган кешеләргә каналларны башкача көйләргә генә кирәк булачак. Ә 2013 елга кадәр телевизор алучыларга цифрлы приставка алу таләп ителә дигән сүз. Әгәр канал логотибы янында “А” хәрефе юк икән, димәк, кеше йә спутник, йә кабельле телевидение куллана дигән сүз. Аналог телевидениене сүндерү аларга берничек тә кагылмаячак.

Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры:

Татарстанда гына да цифрлы телевидениегә күчү процессында хәзерге вакытка 12 мең телевизор, 46 мең приставка сатылган. Цифрлы телевидениегә күчү процессында халыкка 2286 волонтер ярдәм күрсәтә. Бүгенгә халык тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча 1747 мөрәҗәгать алынды, 813 кешегә ярдәм күрсәтелде.

Әлеге яңалыкны тормышка ашырганда, Татарстан Хөкүмәте республикалыларга субсидияләтә ярдәм күрсәтелә. Бу юнәлештә ике программа эшли.

Беренчесе – телевизорга махсус цифрлы приставка алу өчен субсидия бирү. Әлеге ярдәмгә күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр, яшьләре 70тән өлкән булган, берүзләре генә яшәгән, айлык кереме 20 меңнән артмаган пенсионерлар һәм мөмкинлекләре чикле пенсионерлар дәгъва кыла ала.

Икенче программа – антенна алу өчен субсидия бирелү (7300 сум күләмендә). Әлеге субсидиягә гаиләнең бер әгъзасының айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган кешеләр дәгъва кыла ала.

Шунысы да бар: Татарстанның 157 торак пунктында цирфлы телевидение күрсәтми икән. Бу 12 меңнән артык хуҗалык дигән сүз.  Моңа географик рельеф сәбәпче икән. Аларда яшәүчеләр телевидениене спутник антенна аша яки IP-TV карый алачак. Хәзергә аларда әле 157 хуҗалык аналог телевидениене карауны дәвам итә. Тик бу яңалыктан барысы да хәбәрдар.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: аналог телевидениесен сүндерү бары тик федераль телеканалларга гына кагылачак. Ә республика каналлары аналог режимда күрсәтүне дәвам итәчәк. Аларны һәм федераль каналларны карауны дәвам итәр өчен, бөтендулкыннарны тота торган антенна кирәк. Ә коллектив антенна урнаштырылган күп катлы йортларда яшәүчеләргә өстәмә антенна алу таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев