Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
ТИМГЕЛ-ТИМГЕЛ ТИМРӘҮ
Мәчеләр, этләр белән уйнарга яратасыңмы? «Әйе», – дип җавап бирәчәгеңдә шигем юк. Тик дүрт аяклы дуслар белән да саграк кыланырга кирәк икән бит. Ник? Кыркучы тимрәү (стригущий лишай) йоктырмас өчен. Әйе, әйе, авыру эләктерүгә алар да сәбәпче була ала икән. -
ТАТАРСТАНДА «ТАБА» КЫЗАЧАК!
Республикабызда “Таба” яшьләр яңа этно-проекты акселераторы ачылды. Аның төп идеясе –төрле халыкларның зур кыйммәткә ия мәдәниятенә яңа сулыш өрү, яңа форматларын эзләү, аларга булышлык күрсәтү, этно-сферада әһәмиятле стартапларны тарату өчен платформа булдыру. -
ТИНЧУРИН СӘХНӘСЕНДӘ – «ХЫЯЛЫЙ»
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәләт драма һәм комедия театрында 23-24 октябрь көннәрендә сезонның беренче премьерасы узды. “Хыялый” лирик комедиясен (драматург – Салават Әбүзәров) режиссер Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән. -
«ҖАНЛЫ КОНЦЕРТ»: ДЕСЕРТКА КАЛГАН АЛИНӘ ДАУТОВА, МИНИ-ЮБКАЛЫ ХӘМДҮНӘ ТИМЕРГАЛИЕВА ҺӘМ А КАПЕЛЛАЛЫ УРАЗОВА
Быелгы “Җанлы концерт” үзенең форматы белән аерылып торды. Гадәттә, мондый чаралар классик форматта узса, 27 октябрь кичендә “Пирамида” концерт залы радиога әйләнде дә куйды. “Татар радиосы” хитларыннан торган концертны да, радионың туры эфиры итеп, сәхнәгә күчереп карарга булганнар. -
КОШ ТЕЛЕ «ПТИЧИЙ ЯЗЫК» БУЛАМЫ, ЯКИ «TATSOFT» ЯҢА ТАТАРЧА ТӘРҖЕМӘЧЕСЕ НИНДИ УЛ?
Рус-инглиз, инглиз-рус теленнән сүз, җөмләне тәрҗемә итү өчен бер проблема юк. Интернет челтәрендә йөзләгән тәрҗемәче бар. Тик моңа кадәр русча-татарча, татарча-русча тәрҗемә программалары белән әллә ни мактанып булмый иде. Тик хәзер бу юнәлештә боз кузгала башлады сыман: “Яндекс” машина тәрҗемәчесенә хәзер “TatSoft” рус-татар-рус машина тәрҗемәсе дә кушылды. -
“ТРУД-КРУТ”, ЯКИ ИҢ ЯХШЫ СТУДЕНТЛАР ОТРЯДЫ КАЙСЫ?
Җәй җимертеп эшләсәң, көзен татлы җимешен татыйсың. Студентларның хезмәт отрядларына җәйге, кызу сезонда гына түгел, ел әйләнәсе, тиен кебек, тәгәрмәчтә әйләнергә кирәк. Чөнки үзеңнең тонуста булуыңны башкалар алдында әллә ничә тапкыр дәлиллисе бар. -
«БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ФЕСТИВАЛЕ: 250 МЕҢ СУМ КЕМГӘ ТӘТЕР?
Балаларның “Созвездие-Йолдызлык” конкурсы булган кебек, Татарстандагы эшләүче яшьләрнең дә үз “Йолдызлыгы” бар. Эшләүче яшьләр арасында ел саен уздырыла торган “Безнең заман” ачык республика телевизион фестивале быел җиденче тапкыр уза. -
ТУЛАЙ ТОРАККА УРНАШТЫРМАУ, ВУЗДА РИШВӘТ ТАЛӘП ИТҮЛӘР: НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ?
Вузда укытучыларың ришвәт таләп итәме? Тулай торакка урнаштырырга ашыкмыйлармы? Бу сорауларны ничек хәл итәргә белмәүче яшьләр республикабызда шактый. Баксаң, хәзер боларның барысын да аноним рәвештә хәл итеп була икән. Моны “Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” республика яшьләр сменасы катнашучылары яхшы белә. Чөнки былтыргы сменадан соң да студентлар үз хокукларын яклауга ирешкән булган. -
“КОМ МЮЗИКЛЫ”: ӘКИЯТ КОМЛЫ АНИМАЦИЯДӘН БАШЛАНА!
Сер түгел, балаларны сәнгать белән кызыксындырыр өчен, мавыктыргыч итеп җәлеп иткән ысуллар кирәк. Классик сәнгать, бер караганда, күңелсез кебек тоелса да, аны да сабыйларга менә дигән “кәнфит” итеп тәкъдим итеп була. Һәм бу инде “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” дигән мәкальгә туры килми. Чөнки югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең тышкы ягы да, эчке “күңеле” дә мәгънәле һәм гүзәл. -
МИФ VS ЧЫНБАРЛЫК: СМАРТФОННЫ КАЛДЫРЫРГАМЫ?
Башка сыймаган әйбер бөтенесе дә шул гаджетларга кереп урнаша. Аларның зыяны турында күп сүзләр йөри. Тик бу, чыннан да, шулаймы соң? Без бүген бу сорауга нокта куярга булдык. -
КӨНЕМ БЕЛӘН ТӨНЕМ БУТАЛДЫ ЯКИ ЙОКЫ – УЛ ҮЗЕ СӘНГАТЬ!
Йокы режимы бозылса, өн белән төш бутала да бутала инде. Аеруча җәй көне. Каникуллар, төнгә кадәр урамда йөрү, таң беленгәндә генә урын-җиргә кайтып яту, төшкә чаклы йоклап, йокы чүлмәгенә әверелү – болар сиңа да, безгә дә бик яхшы таныш. Бүген рубрикабызда шул турыда сөйләшәбез. -
«ДЕРЖАВИН УКУЛАРЫ»н ЮБИЛЕЙ ЕЛЫНДА НИ КӨТӘ?
17-19 октябрь аралыгында Казанда «Державин укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул быел ике юбилеен уздыра: әгәр конференция үзе 15нче тапкыр үткәрелсә, Казанда ул бишенче ел рәттән оештырыла. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕНӘ – 8 МИЛЛИОН СУМ!
Акчаны көрәп кенә кенә алып булса, ничек шәп булыр иде бит, әйеме? Тик түшәмгә төкереп кенә ятып булмый, үз көчеңне, тырышлыгыңны эшкә җигәргә кирәк. Әнә, республикабызның актив яшьләре кебек. Алар Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) бөтенроссия конкурсында 8 миллион сум отуга ирешкән. -
«ҖИҢҮ ВОЛОНТЕРЛАРЫ – 75НЧЕ АДЫМ»
Татарстанда «Җиңү волонтерлары – 75нче адым» йомгаклау белем бирү форумы башланды. Әлеге сменага республика районнарыннан 16-30 яшьлек 130 кеше килгән. -
«ШОМБАЙ-FEST – 2019» КИЛӘ ҺӘМ СИНЕ КӨТӘ!
23-28 октябрь аралыгында Казанда «Шомбай-fest – 2019» III Халыкара курчак театрлары фестивале уза. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Россия генә түгел, Франция, Италия, Беларусь коллективлары да чыгыш ясаячак. Белгәнебезчә, «Шомбай-fest» өч елга бер тапкыр уздырыла.