Логотип Идель
Бу – тема!

ТУЛАЙ ТОРАККА УРНАШТЫРМАУ, ВУЗДА РИШВӘТ ТАЛӘП ИТҮЛӘР: НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ?

Вузда укытучыларың ришвәт таләп итәме? Тулай торакка урнаштырырга ашыкмыйлармы? Бу сорауларны ничек хәл итәргә белмәүче яшьләр республикабызда шактый. Баксаң, хәзер боларның барысын да аноним рәвештә хәл итеп була икән. Моны “Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” республика яшьләр сменасы катнашучылары яхшы белә. Чөнки былтыргы сменадан соң да студентлар үз хокукларын яклауга ирешкән булган.

“Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” республика яшьләр сменасы – ел саен уздырыла торган чара. Быел ул 24-26 октябрьдә Казанда “Волга” яшьләр үзәгендә уза. Шушы сменада республиканың төрле районнарыннан килгән 80 яшь кеше яңа белем туплый, хокук грамотасына өйрәнә. Катнашучылар барысы да – ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча студентлар комиссиясе активистлары, җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының яшь ярдәмчеләре.

Бу сменаның төп максаты – «Не дать – Не взять!» республика яшьләр ришвәтчелеккә каршы программасы командасын формалаштыру, киләчәктә ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек алып баруда яңа күнекмәләр алу. Татарстанда әлеге программа республиканың Яшьләр министрлыгы, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәме белән 13 ел дәвамында тормышка ашырыла.

– Форум-сменаларга килгәч, шуны аңлыйсың: әйтерсең лә, ришвәтчелеккә каршы көрәш темасы беркемне дә кызыксындырмый, күпләр аннан курка. Гәрчә, моның белән шөгыльләнергә кирәк, дисәләр дә. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган чараларның нәтиҗәсен үлчәп булмый. Тик шулай да былтыргы форумнан соң Казанның өч вузы студентлары укытучыларның ришвәт таләп итүләре турында хәбәр итте. Быел сентябрьдә күп балалы гаиләдән булган студентларны тулай тораккка урнаштырмау турында да мөрәҗәгать иттеләр. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Аппаратына, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсенә дә хәбәр иттек. Студентларны икенче көнгә үк тулай торакка урнаштырдылар, вуз укытучыларын эштән алдылар. Шунысын да истә тотарга кирәк: биредә гаризалар аноним рәвештә кабул ителә. Мөрәҗәгать кемнеке икәнен дәүләт хакимияте органнары белми, – ди «Не дать – Не взять!» республика яшьләр ришвәтчелеккә каршы программасы җитәкчесе Алена Лапенкова.

Бүген смена катнашучылары белән очрашуга Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре килде.

– Чынлыкта, куркырга кирәкми. Бездә аноним мөрәҗәгатьләр дә карала. Мисал өчен, әле күптән түгел бер район мәктәбе вәкиле ришвәтчелек факты турында хәбәр итте. Без әлеге мәсьәләне тикшердек. Күрсәтелгән мисаллар, чыннан да, дөреслеккә туры килде: мәктәпнең ремонтына тотылырга тиешле акчаларны урлау факты теркәлгән. Шулай итеп, аноним мөрәҗәгать ситуациягә тәэсир итте. Гаепле кешеләр – тикшерү астында. Сез үзегез дә бернидән дә курыкмыйча, аноним хат язып, безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Без сезгә максималь рәвештә конфиденциальность вәгъдә итәбез. Башкаларга да моның турында сөйләвегезне, аң-белем таратуыгызны телибез. Куркырга кирәкми. Ришвәтечелектән котылу сезнең актив позициягезгә бәйле, – диде Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең Баш киңәшчесе Александр Лохотской.

ТИСБИ идарә университетының 2 курс студенты Николай Фомичев “Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” республика яшьләр сменасында әле беренче тапкыр катнаша. Бу юнәлештә беренче курска килгәннән бирле икән ул. Нәтиҗәдә, вуздагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең активисты, хәзер җитәкчесе булган. Бирегә яңа белем тупларга, тәҗрибәсе белән бүлешергә килгән.

– Безнең вузның репутациясе яхшы: ришвәт таләп итү очраклары юк, диярлек. Шуңа да студентлар белән эшләү җиңел. Чыннан да, яшьләр арасында “Минем акчам күп, укып тормыйм, имтиханнарны сатып алам”,  дип уйлаучылар бар. Аларга моның начар юл икәнлеген аңлату мөһим. Безнең төп нәтиҗәбез шул: вузда бу юнәлеш барлыгы турында беләләр, кызыксыналар. Быел 7 беренче курс укучысын вуздагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе составына сайлап алдым. Әлбәттә, бу эшкә тотынганда, мин тикшерүче буларак “уйнармын”, кемнең ничек ришвәт алганлыгын тикшереп йөрермен, дип уйлаган идем. Әмма башкачарак  булып чыкты. Ләкин мин моңа бер дә үкенмим: без биредә кешеләр белән аралашып, аларга белем таратабыз, – ди Николай.

Әле күптән түгел үз вузларында “Белем – көч” дигән чара уздырып, студентларга ришвәтчелекнең нәрсә икәнлеген аңлатып, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә аңлатканнар, махсус кейслар чишүне оештырганнар.

26 октябрь, “Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” сменасының соңгы көнендә, егет-кызларны чараларны планлаштырырга, координацияләргә, хәтта сценарийларын төзергә өйрәтәчәкләр. Шулай итеп, алар экспертлар алдында үз проектларын яклаячак.

фотолар “Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” республика яшьләр сменасы оештыручылары архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев