Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ФЕСТИВАЛЕ: 250 МЕҢ СУМ КЕМГӘ ТӘТЕР?

Балаларның “Созвездие-Йолдызлык” конкурсы булган кебек, Татарстандагы эшләүче яшьләрнең дә үз “Йолдызлыгы” бар. Эшләүче яшьләр арасында ел саен уздырыла торган “Безнең заман” ачык республика телевизион фестивале быел җиденче тапкыр уза. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы белән үткәрелә. Быел фестивальдә катнашырга республиканың 173 предприятие, оешма һәм учреждениеләре гариза тапшырган.

Аның Казан зона этабы “Ленин” мәдәният йортында 26-27 октябрьдә узачак. Татарстан башкаласында катнашучылар үз осталыкларын гына күрсәтеп калмый, ә түгәрәк өстәл һәм мастер-классларда да катнаша. Мисал өчен, номерны уйлаганда креативлык кертү серләренә “Сдвиг” Казан камера театры җитәкчесе Александр Фельдман өйрәтәчәк. Заманча хореография серләренә ГИТИС укытучысы Джон Шенгелия төшендерәчәк. “Ленин” мәдәният йортындагы гала-концертка керү бушлай.

Моңа кадәр фестивальнең сайлап алу этаплары Әлмәт, Зәй, Яр Чаллыда узды. Зона этапларын уңышлы узган конкурсантлар Казанда 13-14 ноябрьдә суперфиналда очрашачак.

Айдар Гайнетдинов, “Созвездие-Йолдызлык” Татарстанның Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының үсеш буенча директоры, проект җитәкчесе:

– Узачак мастер-класслардан соң катнашучыларның бөтен номерлар сыйфаты тагын да югарырак булачак. Без нәрсә күрәчәгебезгне күз алдына да китерә алмыйм. “Безнең заман” фестивале – ул олылар өчен “Йолдызлык”: сәләтлеләр үсә, эш таба, ләкин сәхнә белән хушлашмый. “Безнең заман” фестивале – республиканың эшләүче яшьләренең зур бер иҗади гаиләсе. Биредә булышлык, консультация, дустанә ярдәмне һәрвакыт табарга мөмкин.

Елдан-ел катнашучыларның саны арта, номерлар сыйфаты да яхшыра. Бу быелгы зона турларында дәлилләнгән: бары тик бик көчле командалар гына фестивальнең суперфиналында катнашу хокукына ия булган.

Иҗади ярышның җиңүчеләре диплом, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләргә лаек була. Ә Гран-При иясе күчмә кубок һәм 250 мең сумлык премия белән бүләкләнелә. Фестивальнең республика күләмендәге гала-концерты 16 ноябрьдә “Пирамида” концертлар залында узачак.

фото Мәдәният Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев