Логотип Идель
Бу – тема!

“ТРУД-КРУТ”, ЯКИ ИҢ ЯХШЫ СТУДЕНТЛАР ОТРЯДЫ КАЙСЫ?

Җәй җимертеп эшләсәң, көзен татлы җимешен татыйсың. Студентларның хезмәт отрядларына җәйге, кызу сезонда гына түгел, ел әйләнәсе, тиен кебек, тәгәрмәчтә әйләнергә кирәк. Чөнки үзеңнең тонуста булуыңны башкалар алдында әллә ничә тапкыр дәлиллисе бар.

24 октябрьдә Казанның «Эрмитаж» концерт-холлында «Труд-крут» профессиональ осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өч көн дәвамында Россиянең 46 төбәгеннән килгән командалар иң яхшы студент отряды исемен алу өчен көрәште. Алар – төзелеш, педагогика, медицина, сервис һәм проводниклар студент отряды вәкилләре.

– Сез – безнең илнең яңа тарихы. Мин сезнең һәрчак алга баруыгызны, оптимизмны, үз-үзегезгә ышанычны саклап калуыгызны телим, – ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та студентларны Бөтенроссия конкурсында катнашулары белән котлады.

– Безнең министрлык студентларның хезмәт отрядларына һәрчак ярдәм кулы сузды. Алга таба да бу эш бары тик ныгыячак кына. Чөнки шушы студотрядлардагы егет-кызлар көче белән илебездә масштаблы проектлар тормышка ашырыла. Әгәр күпләрнең тарихта эз калдыру хыялында гына булса, сез моны инде эшләдегез һәм үзегез белән горурлана аласыз. Нинди генә очрак булмасын, иң мөһиме – дуслар һәм фикердәшләрнең ярдәмен тою һәм аңа таяна алу. Һәрвакыт яңа эшне булдырып карарга омтылыгыз, чөнки ул – сезнең потенциалыгызны куллану өчен менә дигән мәйданчык, – диде министр.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча, төзелеш юнәлешендә 1 урынны – Үзәк, 2 урынны – Себер, 3 урынны Урал федераль округлары алды. Медицина юнәлешендә Татарстан бүлеге өченче урынга лаек булды. Педагогик юнәлештә Мордовия бүлегенә тиңнәр булмады. Сервис отрядлары арасында «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен” номинацияләрендә ярыштылар, ә “Пешерүче”, “Хезмәтче” номинацияләре буенча сынаулар әле беренче тапкыр узды. “Пешерүче” номинациясендә икенче урынны – Татарстаннан Владислав Трудов, “Хезмәтче” номинациясендә икенче урынны Анастасия Духтанова алды. Команда исәбендә беренче урынны Идел буе, икенче урынны – Урал, өченче урынны Себер федераль округлары яулады.


Фотолар Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев