Логотип Идель
Бу – тема!

«ШОМБАЙ-FEST – 2019» КИЛӘ ҺӘМ СИНЕ КӨТӘ!

23-28 октябрь аралыгында Казанда «Шомбай-fest – 2019» III Халыкара курчак театрлары фестивале уза. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Россия генә түгел, Франция, Италия, Беларусь коллективлары да чыгыш ясаячак. Белгәнебезчә, «Шомбай-fest» өч елга бер тапкыр уздырыла.

«Шомбай-fest – 2019» фестивале урам йөреше белән башланып китәчәк. Биредә курчак театрлары “Әкият” курчак театры бинасыннан Петербург урамына кадәр барачак. Соңыннан театр сәхнәсендә Чуашия дәүләт әкият курчак театрының “Балыкчы һәм балык турында әкият”е күрсәтеләчәк.

Фестивальдә барлыгы 17 коллектив катнашып, жюри әгъзаларына 18 спектакль тәкъдим итәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел фестиваль репертуарына балалар өчен дә, олылар өчен булган спектакльләр кергән. Яшь тамашачылар өчен бары тик 4 спектакль генә күрсәтеләчәк, алар арасында «Спокойной ночи, мышка» (Франция), «Танец на ниточках» (Италия) бар.

Дамир Натфуллин, Татарстан Мәдәният министры урынбасары:

– Спектакльләргә жюри әгъзалары бәя бирәчәк. Фестиваль дәвамында балалардан торган жюри да эшләячәк. Алар – Казанның төрле белем бирү учреждениеләреннән. Балалардан торган жюри «Тамашачылар мәхәббәте” номинациясендә җиңүчене ачыклаячак.

“Әкият” курчак театры директоры, «Шомбай-fest – 2019» фестивале директоры Роза Җаббарова әйтүенчә, быелгы фестивальгә Россиянең иң көчле коллективлары гына чакырулы. Аларның барысына да театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Глазунова (Мәскәү) җитәкчелегендәге профессиональ жюри бәя бирәчәк.

Фестиваль дәвамында дүрт тапкыр “Алтын битлек” премиясе лауреаты булган, Красноярск курчак театры баш режиссеры Евгений Ибраһимов һәм театр тәнкыйтьчесе, курчак театрларының Бөтенроссия режиссерлар лабораториясе җитәкчесе Виктор Шрайман актерлык осталыгы буенча мастер-класслар да узачак.

«Шомбай-fest – 2019» катнашучыларын «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер эше», “Иң яхшы икенче пландагы актер эше”, “Иң яхшы рәссам эше”, “Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше”, “Фестиваль ачышы” номинацияләре буенча бәя бирәчәкләр. Театр белгечләре әйтүенчә, иң яхшы спектакльләрне билгеләү катлаулы булачак, чөнки коллективлар, чыннан да, көчле.

«Шомбай-fest – 2019» зур бәйрәм белән тәмамланачак. Ул “Әкият” курчак театрының юбилее белән дә бәйле булачак: быел ул 85 еллыгын бәйрәм итә.

фотолар Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев