Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА «ТАБА» КЫЗАЧАК!

Республикабызда “Таба” яшьләр яңа этно-проекты акселераторы ачылды. Аның төп идеясе –төрле халыкларның зур кыйммәткә ия мәдәниятенә яңа сулыш өрү, яңа форматларын эзләү, аларга булышлык күрсәтү, этно-сферада әһәмиятле стартапларны тарату өчен платформа булдыру.

Акселератор Татарстанның 14-30 яшьлекләренә юнәлтелгән. Анда чыгымнары 1 миллион сумга кадәр җиткән проектларны кабул итәләр. Ул кино, театр, музыка, ПРОбизнес, белем бирү һәм медиа юнәлешләрен үз эченә ала.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Үз эшебез дәвамында без “Миллине әһәмиятле итү” концепциясендәге проектлар нәкъ менә яшьләр аудиториясендә булдырылуын күрдек. Дизайнер киемнәре һәм сувенирлар ясый торган кечкенә брендлардан алып, “TatCultFest” һәм “Печән базары” яшьләр тарафыннан уйлап табылган. Бу юнәлештәге потенциал әле бик зур. Кечкенә авылларда күңелләрендә шәп идеяләр йөрткән яшьләр бар. “Таба” проекты – махсус шулар өчен. Без аны милли тематикалы яшьләр идеяләре өчен мәйданчык буларак башлап җибәрәбез. Иң яхшыларына грантлар тапшырачакбыз. Алар арасында милли мәдәни кодны заманча мохиткә, массалы мәдәнияткә, көнкүрешкә кертеп җибәрә алырлык идеяләр булыр, дип өметләнәм. Татарда “Тырышкан – табар” дигән әйтем бар, шуңа без дә мондый проектларны табуга ышанам.

3 ноябрьгә кадәр Татарстан районнарында грант алу өчен гаризаларны тутырырга өйрәтәчәкләр. Әлеге практикалар 5 ноябрьгә кадәр Спасс, Буа, Әлмәт, Чистай, Мамадыш районнарында узачак. Араларыннан иң яхшы 100 проект авторын 5-8 декабрь көннәрендә Казанга җыячаклар. Ә 8 декабрьдә проектларны “Мега” сәүдә үзәгендә йомгаклау питчингында тәкъдим итәчәкләр. “Таба” акселераторы 100 иң яхшы проект авторына үз идеяләрен ахырга кадәр эшләп бетерергә, аларга креатив фишкалар кертергә, иганәче, инвесторларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай итеп, иң яхшылары грант ярдәменә ия булачак. Акселератор спикерлары арасында хореограф, “Алтын битлек” премиясе иясе Нурбәк Батулла һәм режиссер, продюсер, сценарист Илшат Рәхимбай да бар. Әлеге проект турында күбрәк 15 ноябрьгә кадәр @taba.tatar аккаунтында күрергә мөмкин.

фото Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев