«ДЕРЖАВИН УКУЛАРЫ»н ЮБИЛЕЙ ЕЛЫНДА НИ КӨТӘ?
17-19 октябрь аралыгында Казанда «Державин укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул быел ике юбилеен уздыра: әгәр конференция үзе 15нче тапкыр үткәрелсә, Казанда ул бишенче ел рәттән оештырыла.
Быелгы конференциядә 1000 студент катнашачак, 12 түгәрәк өстәл оештырылачак. Чараның быелгы темасы 21нче гасырдагы хокук һәм юридик белем бирүне үстерү нигезе буларак социомәдәният һәм әхлакый традицияләргә багышлана. “Безнең конференциянең Казанда төпләнеп калуы Татарстан Хөкүмәте, аерым алганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ярдәм итүе аркасында булды”, – ди аның оештыручылары.
Чараның төп максаты – Державин эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнү, хокук, юридик фәннең теоретик һәм практик проблемалары турында фикер алышу. Моннан тыш, чараның пленар утырышында Гавриил Державинның Франциядә яшәүче туган Надежда Михайловна Бестужева-Грегори да катнашачак.
– Конференция катнашучыларының географиясе киңәя. Быел чарага Германия, Франция, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан, Украина галимнәре киләчәк. Гомумән алганда, чит илдән чакырылган галимнәрнең саны 50гә җитә. Ә катнашучы студентлар өчен без аерым мәдәни программа да әзерләдек. Без Мәскәү студентларының Татарстанның мәдәнияте, белем бирү системасы белән танышуын телибез, – ди КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов.
Студентлар шушы конференциядә үз мөмкинлекләрен сыный ала. Мисал өчен, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетыннан (Мәскәү) гына да биредә 250гә якын студент катнашачак. Гомумән алганда, әлеге чара вуз укучылары өчен – фәнгә беренче адым. Кемдер аннары аспирантурага укырга кереп, фән юнәлешендә эшләргә кала.
Традиция буларак, конференциядә катнашучыларны ел саен Гавриил Державинның туган авылы Сокурыга алып баралар. Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов әйтүенчә, бу тәрбияви функциягә дә ия. Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме буенча конференциядә тагын ике өстәмә дискуссия мәйданчыклары да эшләячәк. Алар үзмәшгүльләр системасын үстерү һәм киләчәк һөнәрләренә багышланачак.
Шушы конференция дәвамында Гавриил Державинның барлык әсәрләре җыелмасын да эшләргә җыеналар. Аны киләсе ике елдан да соңга калмыйча бастырылачак. Шуны да әйтергә кирәк: мондый басманың 1890нчы елдан бирле нәшер ителгәнлеге юк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев