Логотип Идель
Бу – тема!

МИФ VS ЧЫНБАРЛЫК: СМАРТФОННЫ КАЛДЫРЫРГАМЫ?

Укытучы апа, мин дәфтәрне оныттым.

Ә син башыңны онытмадыңмы? :)

Сезнең мәктәптә шундый «прикол» бармы? Аңа әллә ничә ел булса да, ул әле һаман да безнең телдә. Тик хәзер анда «баш» сүзе урынына «смартфон» сүзе күбрәк туры килә, сыман. Башка сыймаган әйбер бөтенесе дә шул гаджетларга кереп урнаша бит. Аларның зыяны турында күп сүзләр йөри. Тик бу, чыннан да, шулаймы соң? Без бүген бу сорауга нокта куярга булдык.

Балачакта кешенең баш мие һәм сөякләре тулысынча формалашып бетмәгән була. Шуңа күрә галимнәр 8 яшькә чаклы балаларга смартфоннарны кулланмаска куша. Тик безнең тормыш темпы тиз. Шуңа да смартфонсыз яшәп булмый диярлек. Уңга карасак та шул, сулга карасак та шул хәзер: СМАРТ-ФОН! Өй эшен шуннан гына карап беләбез, контроль эшләр вакытында шуннан күчерәбез, фото-видео төшерү дә ансыз булмый, элемтәдә тору да шул гаджетларга бәйле. Тик беркайчан да аерылмый торган әйбернең зыяны турында уйлаганың бармы соң?

Табиб сүзе

Гүзәл Яруллина, Балалар республика клиника хастаханәсенең «Сәламәтлек үзәге» җитәкчесе, яшүсмерләр һәм мәктәп медицинасы буенча баш белгеч:

– Телефонны куллану баш миенә тәэсир итә. Шул сәбәпле, смартфон белән чамадан тыш мавыгу үзәк нерв системасы эшчәнлеген дә боза. Хәтта шешләр дә барлыкка килә ала. Смартфонны кулланганда, яшүсмер һәрчак сәгатьләр буе бөкрәеп утыра. Бу, әлбәттә, умыртка баганасына да зыян сала. Хәтта операция кирәк булырга мөмкин. Экранга төбәлеп карагач, күзләр дә бик арый. Шуңа алар ерактан начар күрә башлый. Күзлек, линза да кияргә туры килә. Җитмәсә, смартфонның клавиатурасында язганда яки уйнаганда, баланың кече моторикасы да зәгыйфьләнә. Әлбәттә, пластилин әвәләп әйбер ясаганда, кече моторика ныгый. Ә смартфонда утырганда – бармак очларында урнашкан нерв җепселләре дә зыян күрә.

Кеше смартфон белән артык мавыкканда, вакытында ашарга оныта яки компьютер, телевизор, смартфон каршынада утырып, теләсә нәрсә ашый башлый. Бу тазаруга, аз хәрәкәтләнү, шикәр диабеты авыруына да китерергә мөмкин.

Балалар республика клиника хастаханәсенә дә балалары смартфонда еш утырган әти-әниләр мөрәҗәгать итә. Алар яшүсмерләрнең күзләре начар күрә башлавына, ашказаны авыртуына, умыртка баганасының кәкрәюенә зарлана. Шулай ук бездән смартфоннарның зыяны турында сөйләргә сорыйлар. Биредә психолог та, табиб та була белергә кирәк. Без, әлбәттә, яшүсмерләргә смартфонның йогынтысы турында аңлатабыз. Тик аннан соң яшьләр белән нәрсә булганын (азрак кулланамы ул аны, әллә юкмы) төгәл әйтә алмыйбыз. Кайвакыт әти-әниләрдән безнең аңлатмаларыбыз өчен рәхмәт сүзләре дә ишетәбез.

Смартфон нинди зыян сала?

– нерв системасы бозыла

– умыртка баганасы кәкрәя, сколиоз барлыкка килә

– күзләр начар күрә

– моторика начарлана

– тазару

– ашказаны авырту

 Гаджетларның зыянын киметү өчен нишләргә кирәк? 

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга смартфоннарны 15-20 минут кына кулланырга

2. Өлкән сыйныф укучыларына 1 сәгать 30 минуттан да күбрәк утырмаска

3. Шалтыратканда, гудок бара башлаганчы, телефонны колакка якын китермә

4. Йоклаганда, смартфонны баш янына, мендәр астына берничек тә куярга ярамый. Ераккарак куй

5. Әгәр смартфонда уйнасаң, «режим полета»га куйсаң, яхшырак. Бу вакытта электр-магнит нурланышын алу кими

6. Хәтта сүндерелгән вакытта да нурланыш бар, ди табиблар. Тик ул телефон кабынган яки «режим полета» булган вакыттан азрак, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев