Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМГЕЛ-ТИМГЕЛ ТИМРӘҮ

Мәчеләр, этләр белән уйнарга яратасыңмы? «Әйе», – дип җавап бирәчәгеңдә шигем юк. Тик дүрт аяклы дуслар белән да саграк кыланырга кирәк икән бит. Ник? Кыркучы тимрәү (стригущий лишай)  йоктырмас өчен. Әйе, әйе, авыру эләктерүгә алар да сәбәпче була ала икән.

«Матурлык – сәламәтлек билгесе», – диләр. Син дә, мин дә тәнебезнең сәламәт булуын телибез. Тик еш кына тән авырулары, бездән сорап тормый гына, тормышыбызга килеп керә. Гадәттә, тәнгә кечкенә генә тимгел чыкса да борчыла башлыйбыз. Кыркучы тимрәү турында һәркем ишеткәне бардыр. Бу авыруны йоктырсаң, ничек дөрес һәм тиз итеп дәваланырга? Бүген «Ялкын» журналы бу сорауларга җавап эзләр.

Кыркучы тимрәү – ул йогышлы тире авыруы. Димәк, бер кешедән икенчесенә йога ала дигән сүз. Яшүсмерләр һәм яшьләр дә искәрмә түгел. Бу авыру, гадәттә, Мicrosporum гөмбәчеге аркасында барлыкка килә. Авыруның төп чыганагы – этләр һәм мәчеләр. Ләкин шул ук вакытта бу чирне тимрәү белән авырган кешенең гигиена әйберләрен, уенчыкларын кулланганда, хәтта комлыкта, туфракта уйнаганда да эләктерергә мөмкин икән.

Гүзәл Гакил кызы Вафина, табиб-дерматолог, Республика клиника тире-венерология диспансеры баш табибының сырхауханә эшләре буенча урынбасары:

Кыркучы тимрәү авыруының инкубация чоры 5-7 көн дәвам итә. Чир йокканнан соң, берничә көн үтүгә, тән тиресендә түгәрәк формадагы кызгылт таплар күренә башлый. Тора-бара алар зурая һәм купшаклана башлый. Гөмбәчекләр чәчне дә зарарлый. Башта кешенең чәче кыркылган төсле түгәрәк пеләшләр барлыкка килә. Шунлыктан да инде бу авыруны «кыркучы тимрәү» диләр.

Бу авырудан котылыйм дисәң, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә онытма! Чөнки бу – бик тиз йога торган чир. Табиб, тикшеренүләрдән сон, гөмбәчеккә каршы антибиотиклар билгели.

Гөлназ Азат кызы Фәтхетдинова, Республика клиника тире-венерология диспансеры табиб-дерматологы:

– Бу чирне йоктырган кешегә юынырга киңәш ителми. Чөнки тимрәү авыруы бу очракта азарга мөмкин. Гаилә әгъзалары да табибка күренергә тиеш. Тимрәү белән авырган кешегә балалар бакчасына, мәктәпкә hәм җәмәгать урыннарына йөрү тыела. Ул учрежденияләрдә карантин игълан ителә. Авырган вакытта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә: эчке киемнәрне hәм урын-җирне кайнатып юарга, өске киемнәрне үтүкләргә, уенчыкларны һәм гомуми файдалану урыннарын махсус дезинфекцияли торган препаратлар белән юарга.

Кыркучы тимрәү сиңа эләкмәсен дисәң, берничә гади генә кагыйдәне истә тот:

– үзеңне даими рәвештә карап йөрт;

– хуҗасыз хайваннар белән аралашма;

– әгәр дә хайваннарда тимрәү авыруы булса, аны ветеринарга алып барырга, урамга чыгарып җибәрмәскә кирәк;

– шәхси гигиена кагыйдәләрен истә тотарга: урамнан кергәннән соң һәм хайваннар белән уйнаган саен бит-кулларны сабынлап юарга.

Бу очракта кыркучы тимрәү синнән ераграк йөрер! Сәламәт бул!

P.S. Дустым, тагын нинди авырулар, алардан дәвалану ысулларын белергә телисең? Безгә хәбәр сал!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев