Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖАНЛЫ КОНЦЕРТ»: ДЕСЕРТКА КАЛГАН АЛИНӘ ДАУТОВА, МИНИ-ЮБКАЛЫ ХӘМДҮНӘ ТИМЕРГАЛИЕВА ҺӘМ А КАПЕЛЛАЛЫ УРАЗОВА

Быелгы “Җанлы концерт” үзенең форматы белән аерылып торды. Гадәттә, мондый чаралар классик форматта узса, 27 октябрь кичендә “Пирамида” концерт залы радиога әйләнде дә куйды. “Татар радиосы” хитларыннан торган концертны да, радионың туры эфиры итеп, сәхнәгә күчереп карарга булганнар. Алып баручылар Айваз Садыров, Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев, Айсылу Лерон туры эфирны сәхнәдә җанландырды, параллель рәвештә тапшырулар белән дә таныштырып барды. Боларның барысы да популяр җырчыларның композицияләре белән үрелде.

Сәхнәдә ди-джей пультлары үк булмаса да, чын радио туры эфирындагы сыман, алып баручылар да кәнәфигә утырып алып барды, яннарына ди-джей колакчыннары да куелган иде. Мондый формат тамашачыларга якынаю өчен дә эшләнелә икән. Моңа өстәп, оештыручылар радионың “сәхнә арты”н күрсәтергә дә тели. Әлеге концертка әзерлек җәйдән бирле барган.

Радио сәхнәгә күчкән!

– Җанлы концерт форматы безнең өчен яңалык түгел. Әлеге концертны оештыра башлар алдыннан, эстрадагы чараларны тикшердек. Безнең премия, “солянка”, “театраль солянка” форматындагы чаралар бар. Ләкин соңгы вакытта халык сораганы, аның ихтыяҗында булганы – “Җанлы концерт”. Берара еллар дәвамында аранжировкаларга гына өйрәнеп беткән идек. Бүген тере уен коралларына кушылып башкаруга, сыйфатка әйләнеп кайту тенденциясе бара. Мондый концертны тәкъдим итүебез белән без үзебезне дөрес юлда, дип саныйбыз, – ди “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров.

Җырчылар – радиога, радио җырчыларга кирәк булганлыктан, «Җанлы концерт»та чыгыш ясарга теләгән артистлар арасында баш тартучы булмаган. Әлеге чарага “Татар радиосы”нда яңгырап, тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар сайлап алынган.

Мондый җанлы концертлар көн саен да булып торыр иде, әгәр дә барысы да, әлеге дә баягы финансларга, оештыруга килеп төртелмәсә. Ул репетицияләр, зур команда, тавыш операторы эшенә бәйле икән.

– Хәзерге вакытта җанлы концертлар бик сирәк куела. Уен коралларына кушылып җырлый ала торган артистларны да бармак белән санарлык. Былтыр әлеге концертта “Татар радиосы”нда кастингны җиңеп чыккан Миндияр Шәймәрданов катнашты. Хәзер аның җырларын яраталар, аны кеше белә. Шулай итеп, елдан-ел биредә яңа исемнәр дә пәйда була, – ди “ТатМузТВ” телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов.

Кемдер әлеге концертны “Татар җыры”, “TMTV премиясе” белән бутарга мөмкин. Алмаз исә безгә ачыклык кертте: “Җанлы концерт”та, аңлашылганча, тере уен коралларына кушылып җырлыйлар, ә “TMTV” премиясе – 6 сәгатькә сузылган тамаша, “Татар җыры” – “Барс Медиа” ширкәтенең иң беренче проектларның берсе.

Әйтеп узганыбызча, концерт радио эфиры сыман оештырылган иде. Радиода иң популяр рубрикалар нинди? Әлбәттә, һава торышы. “Җанлы концерт” та искәрмә булмады. Тик биредә ул – “йолдыз”лы һава торышы иде. Мисал өчен, алып баручылар татар эстрадасында җил көньяктан көнбатышка исүен искәртте, ягъни Башкортостаннан – Татарстанга (моның белән алар чыгышы белән күрше республикадан булган башкаручыларның Татарстанда популяр булуын аңлатты). Моннан тыш, эстрадада яңы җырлар циклоны түгел, ә элеккегеләрне үзгәртеп җырлау антициклоны хөкем сөрә икән. “Сак булыгыз: сәхнәдә фонограмма күзәтелергә мөмкин”, дип искәртте алып баручылар. Аннан соң шунда ук: “Җанлы концерт”та ул юк!”, – дип ассызыклады.

“Тагын, тагын җырлар идем”

Алинә Даутова “Җанлы концерт”та оркестрга кушылып, быел популяр булган “Дәшми уздың” дигән җырын башкарды. Сәхнәгә чыгар вакыты җитсә дә, ниндидер сәбәпләр аркасында җырчы тоткарланды. Алып баручылар да: “Алинәне десертка калдырып торабыз”, – диде.

– Бу җырны концертка мин сайлап алмадым, безгә кадәр сайлап алынган иде. Җанлы уен коралларына кушылып җырлау миңа бер дә авыр түгел, киресенчә, рәхәт кенә. Әле мин тагын, тагын җырлар идем. Беренче тапкыр репетициягә килгәч үк, музыканы тыңлап, шушы атмосферага чумып, аңа бирелеп җырладым. Аранжировка белән оркестрга җырлау – икесе ике төрле әйбер. Оркестрга кушылып җырлау өчен, җырны ноталар белән бергә өйрәнергә дә кирәк. Концертка ике атна әзерләндек”, – ди җырчы.

“Радио эфиры”ндагы “Киңәшләр” рубрикасында алып баручылар җырчыларга яхшы итеп кенә төрттереп тә алды. Мисал өчен, әгәр җырлаганда, өченче куплетыңны онытасың икән, беренчесен кабатла; чәчәк бирмәсәләр, тамашачы залына төшеп мен, бер чәчкә булса да эләгер; кул чапмасалар, “алкышлар”, дип кычкырырга; әгәр сәхнәдә үзеңне ничек тотарга белмәсәң, баянчы янына килеп сөйләшеп торырга кирәк. Бу киңәшләрне тотсаң, һичшиксез, популяр җырчы буласың да куясың икән!

“Мондый бәхет безгә дә тисен!”

Рамил Айметдинов исә тамашачыларга «Җан гөлем» бүләк итте. Мондый концертта чыгыш ясау аның өчен ят түгел. Җырчының алдагы планнары – зурдан. Тиздән яңа клип әзерли. Үзе аны “бомбовый булырга тиеш”, дип саный.

– «Җанлы концерт» – минем өчен бәйрәм, зур оркестр яки ансамбль белән эшләү артистлар өчен рәхәт. Миңа мондый ансамбль белән эшләү күпкә җиңелрәк, чөнки җырлаганда да, музыкантлар белән аралашып эшләдек. Мондый җанлы концертлар гадәттәгеләреннән күпкә кызыклырак, шуңа да аларны ешрак оештырырга кирәк Әзерләнер өчен вакыт аз булды, бер-ике тапкыр репетиция узды, – ди Рамил.

Без татар эстрадасындагы җырларның 95 проценты мәхәббәт турында, дип уйлап ялгышабыз икән бит ләбаса. Булат Нигъмәтуллинның “Кирәкми синең сүзләр” җыры, баксаң, депутатның чираттагы срокка сайлануы; Фирдүс Тямаевның “Бөгелә талым” җырыннан булган “Өзелә үзәк” сүзләре ипотека түләве турында икән. Моның турында алып баручылар үзләре шаяртты.

Җырчылар арасында төрлесе бар, “Җанлы концерт»та тамашачы залын кыздырганнар да шактый иде. Мисал өчен, Филүс Каһиров җырлаганда, бөтен залны үзенә каратты. Хәмдүнә Тимергалиева. Эльмира Кәлимуллина, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Элвин Грейны тамашачы яратып кабул итте. Әле берничә көн элек кенә үзенең 70 яшьлеген уздырган Хәмдүнә Тимергалиева да, үзе әйтүенчә, сәхнәгә беренче тапкыр мини-юбка киеп чыккан икән. Ул чыгышында гомер буе тамашачыларга рәхмәтле булуын әйтте. Ходай тамашачыларыннан аермасын, дигән теләктә калды ул.

Концертның ахыргы өлешендә Гүзәл Уразова чыгыш ясады. Үзенә чәчәк җәйләме бүләк иткәч, ул, хисләргә бирелеп китеп, хатирәләренә чумды. Бер концертта үзе белән бер яшьлек ир-ат Гүзәл Уразовага: “Мин сезне балачагымнан бирле тыңлыйм”, дигәч, җырчы: “Үзем дә мамонтка әйләнәм, бугай!” – дип шаяртты. Ә кулында тоткан бәйләме белән озак кына хушлашырга теләмичә, “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?” дигән җырын акапеллага башкарды.  Ул да Хәмдүнә Тимергалиева сүзләрен хуплап, “Мондый бәхет безгә дә тисен!” дип тәмамлады.

Марат Хафизов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев