Логотип Идель
Бу – тема!

“КОМ МЮЗИКЛЫ”: ӘКИЯТ КОМЛЫ АНИМАЦИЯДӘН БАШЛАНА!

Сер түгел, балаларны сәнгать белән кызыксындырыр өчен, мавыктыргыч итеп җәлеп иткән ысуллар кирәк. Классик сәнгать, бер караганда, күңелсез кебек тоелса да, аны да сабыйларга менә дигән “кәнфит” итеп тәкъдим итеп була. Һәм бу инде “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” дигән мәкальгә туры килми. Чөнки югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең тышкы ягы да, эчке “күңеле” дә мәгънәле һәм гүзәл.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бу ялларда “Ком мюзиклы” концертьларының беренчесе узды. Комда рәсем ясау – балаларны да, әти-әниләрне дә шаккаттыра торган заманча сәнгатьнең яңа төре. 2019-2020 елгы концерт сезонында “комлы” абонементта сүз һәм музыка белән бергә үрелеп барган әдәби сюжетларны ишетеп булачак.

20 октябрьдә мондый төр концерт Александр Волковның «Волшебник изумрудного города» әкиятенә багышланды. Балалар язучысы Александр Волковның Тылсымлы ил, Зөбәрҗәт (Изумрудный) иле, Элли һәм аның дүрт аяклы дусты Тотошка турындагы бу әкиятен күпләр хәтерлидер. Яшь тамашачылар шушы концерт дәвамында таныш булмаган илләргә мавыктыргыч сәяхәт кылды, рәхимсез дәүләт башлыклары, мәрхәмәтле тылсымчылар, явыз сихерчеләрне күрде.

Әкият персонажлары барысы да тамашачылар күз алдында җанланды. Әкиятне актер Алексей Калиничев укыды, бу тылсымлы хикәя профессиональ музыкантлар уйнавындагы Европа һәм Россия композиторлары көйләре белән үрелеп барды. Ә иң серлесе экранда иде: комлы анимация мастеры Ләлә Явкина сәхнәдә музыка астында әкиятне төрле төстәге ком белән ясады. Шулай итеп, әкият персонажлары тамашачылар күзе алдында комнан “үрелеп” барды. Кыю кыз Элли Карачкы, Тимер Утын кисүче, Куркак Арыслан белән танышты, алар бергәләшеп, Зөбәрҗәт иленә атлады. Шуның кадәр гүзәллек һәм нечкәлек белән ясалган мондый картиналарны яшь тамашачылар аеруча ошатты.

Әлеге абонемент сезон буена дәвам итәчәк. 1 декабрьдә булачак концерт – «Алиса в стране чудес», 2020 елның 2 февралендә – “Маугли”, 29 мартта “Буратино маҗаралары” әкиятләренә багышланачак.

фото https://all.culture.ru/public/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев