Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖИҢҮ ВОЛОНТЕРЛАРЫ – 75НЧЕ АДЫМ»

Татарстанда «Җиңү волонтерлары – 75нче адым» йомгаклау белем бирү форумы башланды. Әлеге сменага республика районнарыннан 16-30 яшьлек 130 кеше килгән.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова әйтүенчә, форумда еллык эшчәнлеккә йомгак ясалачак, 2020нче – юбилей елына планнар төзеләчәк. «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте бөтен Россияне яулап алды, Татарстан да, төбәк бүлеге буларак, үзенең акция, чаралар, ирекле булышчыларның ярдәме буенча беренче ел гына иң яхшысы булып саналмый, – ди министр урынбасары.

Форум дәвамында 18 октябрьгә кадәр яшь татарстанлыларны белем бирү мастер-класслары, спорт чаралары, сугыш ветераннары, ветеран һәм патриотик оешмалары әгъзалары белән очрашулар да көтә.

«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов әйтүенчә, форумда бер ел дәвамында башкарган эшләргә йомгак ясаячаклар, уңышлы чараларны искә алачаклар. Шуларның берсе – быел Казанда 8 майда 1100 кешене җәлеп иткән флешмоб. Моннан тыш, хәрәкәтнең яңа җитәкчесен сайлаячаклар, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, 2020 елга, чаралар планын да булдырачаклар.

Хәзерге вакытта «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте Татарстанның барлык 45 муниципаль районында эшли, аларга 20 мең битараф булмаган граждан кушылган. Һәрбер районның үз координаторы бар.

«Җиңү волонтерлары – 75нче адым» форумы балалар һәм яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү, ватанпәрвәрлек рухындагы чараларны уздырганда технологияләргә өйрәтү, тарихи мирасны саклап калу һәм популярлаштыру эшенә җәлеп итү, район бүлекләренә координатор һәм активистлар әзерләү, үсеп килүче буынга тәҗрибә тапшыру максатыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев