Логотип Идель
Бу – тема!

РУС ТЮЗЫНДА ЯҢА СЕЗОН: ЯШЬЛӘРГӘ ГЛАМУР КИРӘКМИ!

Иртәгә, 4 октябрьдә, Казан яшь тамашачылар театры (рус ТЮЗы) үзенең 87нче сезонын ачып җибәрә. “Капитанская дочка” спектакле тәкъдим ителәчәк сезон ачылышында тамашачыны шакккаттырачак әйберләр күп булачак.

Яңа премьералар

Театрның 87нче сезоны премьераларга бай булачак. Алар:

– 4 октябрьдә – А.С. Пушкин повесте буенча “Капитанская дочка” спектакле (режиссеры – Илгиз Зәйниев). Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен тәкъдим ителә. Аны сәхнәләштерү өчен Мәскәү рәссамы Надежда Скоморохова һәм Рязань дәүләт өлкә драма театры ут куючы рәссамы Андрей Козлов чакырылган. Премьерада өч буын артист катнаша. Спектакль “Театрлар – балаларга” федераль партия проекты дәвамында куела.

– “Зимняя сказка” (В.Губарев картиналары буенча, Татарстанның халык артисты Михаил Меркушин инсценировкасында), режиссеры – Туфан Имаметдинов

–“Иваново детство” (Владимир Богомоловның “Иван” хикәясе буенча), режиссеры – А. Федоров (Мәскәү)

– бэби-спектакль , режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова

– “Бывшие люди” (М.Горький хикәяләре буенча), режиссеры – ТЮЗ артисты Илнур Гарифуллин (спектакль яз-җәй айларында ачык һавада булачак)

– “Владимир Маяковский”, (авторы – Владимир Маяковский), режиссеры – Туфан Имаметдинов

– Балалар өчен яңа ел тамашасы, режиссеры – А. Ловянникова (Мәскәү)

Гастрольләр турында

Яңа сезон башланырга өлгермәде, ә ТЮЗлылар инде ике гастрольдә булып кайткан. Берсе – Мичуринск, икенчесе – Тамбов шәһәрләрендә. Сезон дәвамында да башка шәһәрләргә бару көтелә. Мисал өчен, Волгоград, Рязань шәһәрләренә. Казан ТЮЗы, 2020 елда Волгоградка баргач, телекүпер дә оештырырга да җыена. Театр труппасын күп кенә фестивальләрдә катнашу да көтә.

Быел нәрсәгә игътибар биреләчәк?

Узган ел ТЮЗның 86нчы сезоны “Безнең өчен иң мөһиме – безнең тамашачыбыз” шигаре белән уздырылган иде. Быел да әлеге мәсьәләгә игътибарны тагын да арттырачаклар. Былтыр “Вузларны – ТЮЗга” проекты дәвамында Казан югары уку йортлары студентлары театрга чакырылган, спектакльдән соң фикерләшүдә дә катнашкан. Студентлар “Бал. Бесы” спектаклен ничек сәхнәгә куярга рөхсәт итүләре белән дә кызыксынган.

Айгөл Горнышева, театр директоры:

Яшүсмерләргә гламур кирәкми, аларга тормыштагы хакыйкать ничек бар, шулай кирәк. Киресенчә булганда, без аларның ышанычын югалтачакбыз. Без җәнҗалга китерә торган постановкалар сәхнәләштерү максатын куймыйбыз, безгә гадел эшләү мөһим.

Быел да шундый фикерләшүләр көтелә. Мисал өчен, 17 октябрьдә “Любовь людей” спектакленең авторы Дмитрий Богославский үзе килә. Тамашадан соң фикерләшү дә оештырылачак. Әлеге спектакль Россиянең 10 театрында бара икән. Казан ТЮЗыннан күрмәкче, дигәндәй, бу постановканы Грузия, Монголия, Румыния театрлары да үзләрендә куярга тели.

1 октябрьдә башланып киткән “Мәдәни марафон” да укучыларны театрларга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип саный Казан ТЮЗы вәкилләре.

ТЮЗ проектлары

1. Быел театрда кабаттан “Иң театраль сыйныф” проекты старт алган. Аның җиңүчеләре театрның үзидарә көнендә катнашачак. Ягъни җиңүче балалар театр директоры, режиссер һәм театрдагы башка белгечләр булып эшләячәк. Әлбәттә, боларга аларны өйрәтәчәкләр. Әлбәттә, мондый конкурста чын-чынлап театр белән җенләнгән, театрны яраткан балалар катнаша.

2. “Иң театраль гаилә” проекты. “Безнең театр белән кызыксынган, үз балаларын театрга җитәкләп алып килгән гаиләләр белән танышасы килә. Алар нинди театрга йөри, балаларын театрга ничек җәлеп итә – безне шушы сораулар борчый. Бәлки, бу әти-әниләр үзләре үк театрда танышкан яки театрда тәкъдим ясаганнардыр. Чөнки театрга баланы, театрга беренче булып, әти-әни һәм укытучылар алып килә”, – ди театр директоры Айгөл Горнышева.

3. “Театрны булдырып” инклюзив проекты. Әлеге социаль проектны театрда ДарьяХортина алып бара. Былтыр әлеге инклюзив студиягә йөрүче балалар “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” спектаклен куйган, быел исә “Синяя птица” спектаклен әзерлиләр. ТЮЗның бу тәҗрибәсен Армения да алырга тели икән.

4. Риск төркеменә кергән балаларны театрга җәлеп итү. Бу юнәлештә аларга психолог да ярдәм итәчәк.

5. “Поколение NEXT” фестивале. Биредә театраль студиягә йөрүче балалар үз постановкалар белән катнаша. Былтыргы сезонда биредә 26 спектакль тәкъдим ителгән, аларның өчесе җиңеп чыккан. “Еш кына театр белән кызыкнсынган балалар белән профессиональ белгечләр түгел, ә энтузиастлар эшли. Алар бу эшнең укучылар өчен арт-терапия икәнлеген аңлый, аларгы үз фикерен белдерергә мөмкинлек бирә. Шуңа да без балалар театр студияләре җитәкчеләре өчен белем бирү форумы уздырачакбыз”, – ди Айгөл Горнышева.

6. Быелгы сезонда режиссер лабораториясе да узачак

7. 2020 елда Казан ТЮЗы танылган шәхесләр белән бер сәхнәдә уйнаячак. Алар заманча драматургиягә кагылышлы әсәр куячак. Бу коллаборациянең кызыклы форматы булачак.

Исегезгә төшерәм, былтыр Казан ТЮЗына урамдагы сәүдәгәрләр складлары да тапшырылды. Хәзерге вакытта КДАТУ, архитекторлар белән берлектә эш бара икән. Спектакльләрне экранлаштыру буенча да эш алып барыла икән. Хәзерге вакытта ТЮЗ постановкаларын видеога яздырып, аларны телевидение аша күрсәтү турында “ТНВ-Планета” каналы белән сөйләшүләр бара икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев