Логотип Идель
Бу – тема!

"ЙОМРЫБАШ": САБЫЙ ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ!

Күңелне нечкәрткән, йөрәкне тетрәндергән спектакль булды бу. Әйе-әйе, сүзем Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрындагы “Йомрыбаш” спектакле премьерасы турында. Мәрхәмәтлелек, дуслык, мәхәббәт, туганлык җепләре турында бәян иткән тамашаның театр өчен яңа режиссер тарафыннан куелуы да сизелеп тора. Ул яңача, башка дәрәҗәдә.

Спектакль вакыйгалары дүрт студент – Корантен (Булат Гатауллин), Энцо (Эльдар Гатауллин), Арья (Алсинә Закирова), Эммануэль (Илназ Хәбибуллин) яшәгән фатирда бара. Лицейда укучы 17 яшьлек Клебер (Динар Низамиев) һәм аның акылга зәгыйфь абыйсы Барнабе (Дилүс Хәкимҗанов) шушы фатирга урнаша. Гадәти булмаган яшь егет белән яшәү биредәге һәркемгә яңа тормыш ача. Әлеге постановка үзенчәлеккә ия булган балалар белән аралашу проблемасына багышланган. Аны караганда, әйләнә-тирәңдә башка төрле кешеләр дә бар икәнен аңлыйсың. Күңелне тетрәндерә торган урыннары күп булса да, юмор белән бергә үрелеп баргач, спектакльне күзәтү дә мавыктыргыч.

“Аннан да акыллырак кеше күргәнем юк!”

Йомрыбаш (чын исеме – Барнабе) – сабый күңелле 22 яшьлек бала. Ул самими, эчкерсез. Аның эчендәгесе – тышында, чөнки ул эмоцияләрен яшерә белми, маска кими. Әнә, ошамагач, ашап караган пиццаны авызыннан кире чыгара. Һәрчак дөреслекне, гаделлекне ярып сала ул. Руслар әйтмешли, “Устами глазами глаголит истина”. Бу әйтем, чыннан да, Йомрыбашның күңеленә туры килеп тора. Башка иптәшләре дә Йомрыбаш белән бергә яшәргә өйрәнә. Гомумән алганда, Йомрыбаш үзенең барлыгы белән дөньяда үзенчәлекле кешеләр яшәвен онытмаска, аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Тамашачы күңеленә дә шуны илтеп сала.

Аралашу вакытында әйтеп куйган гыйбарәләре дә аның авызыннан афоризмнар кебек яңгырый. Ягъни, ул цитаталар белән сөйләшә сыман. “Ничек баш әйләнсен, ул бит бөтерчек түгел”, “Талашу – начар”, “Ә син кайчан үләсең?” кебек үтКен гыйбарәләрне, риторик сорауларны без Йомрыбаштан ишетәбез. Сабый күңелле булган баланың зирәк сүзләренә бергә яшәгән дуслары да шакката. Әнә, Энцо да бит: «Аннан да акыллырак кеше күргәнем юк», дип белдерә. “Мин барысын да җиңәм”, дип, чыннан да, Йомрыбаш үзенең саф күңеле белән барлык киртәләрне җиңеп чыга, әйләнә-тирәдәгеләренең тормышын тагын да мәгънәлерәк итә.

Йомрыбаш берзаман, фатирга кунаклар килгәндә, бака маскасы кия. Минемчә, аны киюгә дә автор тирән мәгънә сала. Кайбер кешеләр тыштан ялтырый, эчтән калтырый, яки киресенчә дә була ала. Моны тамашачы Йомрыбаш мисалында ачыктан-ачык күрә. Үзенчәлекле бала булса да, күңеленең эчкерсезлеге белән ул тыштан ялтыраган кешеләрне “бәреп сала”.

Төп геройны уйнаган Дилүс Хәкимҗанов үз роленә шулкадәр уңышлы кереп киткән! Шуңа да биредә герой белән актер арасындагы чикләрне билгеләве кыен. Әлбәттә, бу рольгә алынганчы, аңа күп укырга, шактый материал белән танышырга туры килә. Бу – Дилүс өчен шундый беренче зур роль, һәм ул аны, һичшиксез, “5”легә башкарып чыкты, дип әйтеп була.

Месье Крокроль (Илнур Низамиев) – Йомрыбашның яраткан уенчыгы. Аның белән уйнаганда, Йомрыбаш башка, параллель, дөньяда яши сыман. Гадәттә, төнлә Месье Крокроль чын куянга әверелә, суыткычтан да, юрган астыннан да килеп чыга. Шушы параллель тормыш Йомрыбашны һәрчак озатып бара. Крокроль да зирәк киңәшләргә өйрәтеп калдыра аңа: “Үзең булып кал! Кешеләргә исең китмәсен!”, ди ул. Олыгаю – күңелсез, кешенең кайчан үләсе мөһим түгеллеген дә искәртә. Шушы сүзләргә нинди тирән мәгънә салынган.

Студентлар бергә яшәсә дә, сүзгә килеп алулары – гадәти хәл. Әнә, күршеләре кергәч тә, үзләренең дус икәнлеген күрсәтә егетләр. Гомумән, режиссер биредә дуслык, мәхәббәткә, туганлык җепләрен ныгытуга дә аерым урын бирә. Энцо белән Арьяның мәхәббәтен дә, дүрт егетнең шулай дус булып яшәвен дә күрәбез. Энцо белән Арья кушылуында Йомрыбаш та бераз үз өлешен кертә. “Аны үп, ул синең кадерлең”, ди ул Арьяга. Ә Клебер Бернабе өчен чын туган булып кала, аңа һәрчак ярдәм итә, үзенең мәрхәмәтлелеге аңа меңе белән кайта: ул чын дуслар таба, мәхәббәтен очрата.

Күпфункцияле декорацияләр

Студентларның фатирында бар нәрсә дә студентларга хас булганча: ашый торган өстәл урынына теннис өстәлен кулланалар, суыткыч тышына граффити ясалган, өстәлдә газлы сулар, печенье, студентлар өчен иң үтемле ризык – әзер пицца. Яшьләр спорт белән дә дус: бүлмәдә үк – баскетбол кәрҗине, ике велосипед, скейтбордларны да күрәбез әле.

Тәрәзә-ишек булып хезмәт иткән, төрле төсләрдәге пыяла шакмаклы дивар үзенә әллә ничә төрле функцияне ала. Ул ванна ишеге дә була (аның аркылы Йомрыбаш Арьяның юынганын күреп ала). Моннан тыш, әлеге зур платформа Энцо белән Арьяның смс языша торган смартфон экранына әйләнә. Җитмәсә, бу дивар глазок функциясен дә башкара. Нәкъ менә аннан социаль яклау хезмәткәре Барду ханымның (Халидә Сөнгатуллина) ишек шакыганы күренә.

Режиссер спектакль барышында кызыклы алымнар да куллана. Мисал өчен, Йомрыбаш уенчык пистолеттан аткан вакытта, Энцо да үз уйларына бирелеп ала: имеш, аларга кунакка яңа кызлар килә, ул үзе дә Арья белән бии (болар барысы да сәхнәдә бара). Барысы да хыялдагыча инде менә. Тик режиссер әлеге “пластинка”ны артка әйләндерә, һәм барысы да үз урынына әйләнеп кайта. Энцо да хыялларына бирелеп алганлыгын аңлый. Бу – тамашачыны җәлеп итә торган ысул.

Спектакльнең музыкаль фонына аерым тукталырга кирәк. Ник дигәндә, тамаша студент егетләрнең рэп укуыннан башланып китә. Тарихның башын сөйләп башланган рэп әледән-әле спектакль дәвамында еш ишетелә. Бу музыкаль композиция – яшьләрчә. Һәрбер актер өчен аерым урнаштырылган микрофонның булуы аерым мактауга лаек.

Хореографиягә килгәндә, постановка өчен биюләрне Алмаз Низамов сәхнәләштергән. Алар да үзләренең җиңел, заманчалыгы белән аерылып тора. Дискотека, светомузыка, битбокс – студентлар булгач, барысы да яшьләрчә биредә. Хәер, тамаша геройларының киемнәренә дә тел-теш тидерерлек түгел. Егетләр дә, кызлар да – стильле киемнәрдән. Бер сүз белән әйткәндә, заманча – хипстер стилендә. Тик минут саен яшьләрнең үбешүе татар сәхнәсенә ят сыман тоела. Тик, бәлки, татар сәхнәсендә, ниһаять, мондый әйберләргә дә ирек бирергә кирәктер?!

Кем куйган?

Әлеге спектакль I «TAMGA» режиссерлар лабораториясе дәвамында сайланып алынган, француз язучысы Мари-Од-Мюрайның “Умник” повесте буенча сәхнәләштерелгән. Аны Мәскәү режиссеры Екатерина Корабельник куйган, инсценировкасын да ул булдырган. Екатерина Корабельник – актер һәм режиссер, аның “Суббота каждый день» спектакле «Арлекин 2013» милли премия лауреаты. Ул театр һәм кино проектларыннан тыш төрле шоуларны да куя. Пьесаны татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә иткән, рәссамы – Геннадий Скоморохов.

Екатерина Корабельник, спектакль режиссеры:

– Мин  – катгый формадагы режиссер, бу спектакль катлаулы һәм минем холыкка туры килми торган. Аутист малай турындагы тарих беркадәр «Человек дождя» фильмы тематикасына охшаш. Әмма экран тасмасыннан аермалы буларак, «Йомрыбаш» — ихлас телдә сөйләнгән яшьләр хипстер тарихы.

Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе, ГИТИСның чит ил театр тарихы кафедрасы укытучысы:

– Без инвалид балалар турында дәшмәскә тырышабыз, без аларны фатирларда яшерәбез, әлеге мөнәсәбәтне хуплыйбыз. Ләкин аның турында сөйләргә кирәк.

Спектакльнең премьерасы көнендә театр фойесында үзенчәлекле балаларның рәсемнәре һәм кул эшләре куелган хәйрия күргәзмәсе оештырылды. Сатудан кергән акча "Просто другие" җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы фондына күчереләчәк. Оешма аутизм диагнозлы балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Йөз еллар дәвамында барган проблемаларны, уйлануларны менә шулай, чикләвек төше итеп ваткандай, ватып, аңлатып биргән Кариев театры труппасына рәхмәт. Мондый нурлы, самими постановканың театр репертуарына менүе шатлыклы, аның Кариев театрының must-have спектакленә әйләнәчәгендә шигем юк. Ул үзенең яңа, заманча сулышлы спектакль икәнлеген тагын бер кат дәлилли.

фотолар Г.Кариев театрының матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев