Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
ИНЕССА КЛЮКИНА – РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ИГЕЛЕКЛЕ БУЛЫШЧЫСЫ
Казан кызы Инесса Клюкина Россия Президентыннан “Россиянең иң яхшы игелекле булышчысы” конурсы Гран-Присын алды. -
ЯШЬ ИНСПЕКТОР-ЖУРНАЛИСТЛАРГА – БЕР ЯШЬ!
Моннан бер ел элек Татарстанда юл хәрәкәте яшь инспекторларының балалар матбугат үзәкләре ачылды. -
НАРКОТИКЛАРГА КАРШЫ КӨРӘШ: БЛОКИРОВКАЛАНГАН САЙТЛАР, СНЮСЛАР ҺӘМ ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕҢ УЯУЛЫГЫ
Баласының исән-имин, сау-сәламәт булуы, тормышның туры юлдан гына баруы – һәр әти-әнинең теләге. Тик, ни кызганыч, урамга чыгу белән генә түгел, интернет челтәренә тоташу белән дә афәтләр сагалап торырга мөмкин. Шуларның берсе – тыелган матдәләр – наркотиклар. -
ТАТАР ЕГЕТЕ ГИННЕС РЕКОРДЫ КУЙГАН, ЯКИ ЙӨЗТҮБӘН ТОРЫП 55 ОТЖИМАНИЕ ЯСАР ӨЧЕН, НИШЛӘРГӘ КИРӘК?
1 минут эчендә йөзтүбән рәвештә кулда басып торып, максималь күп отжимание ясап, дөнья рекордын кую – чынга ашмаслык хыял дисеңме?! 25 яшьлек татар егете Гаяз Искәндәров бу максатка 1,5 ел килә. Сына-сыгыла торганнардан түгел ул, типсә, тимер өзәрдәй, ташка кадак кагардай егет ул Гаяз! -
ИҢ ЯХШЫ ВОЛОНТЕРЛАР КЕМНӘР?
Алар, кырык эшен кырык якка ташлап, ярдәмгә килергә әзер. Башкаларга ярдәм итәргә дигәндә, утка-суга керергә дә мөмкиннәр. Кемнәр соң алар? Бу – ирекле булышчылар, ягъни волонтерлар! -
ГРИПП ҺӘМ КЫЗАМЫК: КУЫП ТОТА БАШЛАГАНЧЫ, «ВАКЦИНА» БЕЛӘН ТӨЗӘП АТ!
Урамда чын кыш җитү, бер яктан караганда, Яңа ел бәйрәмнәре турында искәртсә, икенче яктан грипп эпидемиясенең дә безнең якларга таба “юл тотуы” турында сөйли. Быел бу афәтне декабрьнең өченче декадасы – гыйнвар аенда көтәләр. Үзеңне максималь дәрәҗәдә саклар өчен, вакцина ясату комачау итми, ди белгечләр. -
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ»: ҖИҢҮЧЕЛӘР КЕМНӘР?
Россиядә Театр елы тәмамланырга да санаулы көннәр калды. Шуңа да карамастан әлеге сәнгатьне булдыручыларны яңадан-яңа проектлар белән сөендереп торалар. Мисал өчен, мәктәп укучылары һәм студент театрлары өчен булдырылган яңа проект – шундыйлардан. -
«ASYL»: «ТАТАР ДРАМАТУРГЛАРЫ ӘСӘРЛӘРЕН КУЙМАГАНГА ЗАРЛАНА, ҮЗЛӘРЕ КОНКУРСТА КАТНАШМЫЙ»
Дүрт ай дәвамында барган драматурглар конкурсына нәтиҗә ясалды. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Конкурска барлыгы 217 эш тәкъдим ителгән. Тик, ни кызганыч, шуларның 16сы гына татар телендә булган. -
ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ: 25 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЙ, НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте үзенең чирек гасырлык юбилеен бәйрәм итте. Әлеге тантанада меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында тармакның атказанган эшлеклеләре һәм ветераннары бар иде. Шулай ук “Илнең яшьләр командасы” Бөтенроссия форумына Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр, “Россия яшьләр берләшмәсе” оешмасы вәкилләре дә катнашты. -
«ШКОЛА 21»: БДИ ТАПШЫРА АЛМАУЧЫ СТУДЕНТЛАР, РАСПИСАНИЕСЫЗ УКУ ҺӘМ 24/7 ФОРМАТЫНДАГЫ МӘКТӘП
Татарстанда тиздән ачылачак “Школа 21” мәктәбе шуның кадәр күп үзенчәлеккә ия!. Аның барлык мөмкинлекләрен, серләрен санап бетерер өчен, кулдагы бармаклар да җитмәс кебек. “Гарри Поттер” әсәрендәге Хогвартс мәктәбе сыман үзенчәлекле ул! Тик биредә әфсен укулар (заклинание) түгел, ә мөстәкыйльлеккә басым ясыйлар. -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: ГРАН-ПРИ КАЯ КИТТЕ?
Көллият, техникум, училищеда укучы иң яхшы студентлар нинди була? Актив, максатчан, җиңүгә ирешә торган! Нәкъ шундыйлар шушы көннәрдә Казанга җыелды да инде. 25 ноябрь кичендә бу уку йортларында укучы иң-иңнәрнең исемнәрен яңгыраттылар. Араларында Татарстанныкылар да бар! Монысы – аерым бер горурлык! -
БОЗ ӨСТЕНДӘ ЙӨРҮ – УТ БЕЛӘН УЙНАУ
Сулыкларның өсте елык-елык килә торган көзгегә әверелде дә куйды! Кемдер моны уен итеп кабул итеп, анда тимераякта да шуа башлады. Әнә, “Казан” Гаилә үзәге янында казанлылар боз өстен шугалакка әйләндергән. Тик бер рәхәтнең бер михнәте булган кебек, моның кеше гомеренә куркыныч янаганын белеп тору комачауламас. -
КЫШКЫ МОДА ҖЫЛЫ БУЛАМЫ?
Бр-р-р-! Кыш килә! Җылырак киенергә кирәк. Мода таләпләренә туры китереп һәм шул ук вакытта җылы киенү янәшә була алмый дип уйласаң, ялгышасың. Чөнки быелгы кышта берьюлы модалы итеп тә, җылы итеп тә киенергә мөмкин! Җитмәсә, язгы-җәйге тенденцияләрнең кайберләре әле һаман да сакланып килә. Ә яңалары турында белергә теләсәң, әйдә, безнең белән! -
ТРАНСПОРТТА БУШЛАЙ ЙӨРИСЕҢ КИЛСӘ – ГРАНТ ӨЧЕН КӨРӘШ!
2019 елның февралендә, җәмәгать транспортында йөрү бәясе арткач, бу студентларның такыр кесәсенә тагын да ныграк сукты. Казанда билет бәясенең 25 сумнан 27гә күтәрелүе әллә нинди коточкыч яңалык тоелмаса да, тамчыдан күл җыелганын онытмаска кирәк. Җитмәсә, 50 тапкыр транспортта йөрүгә бәйле айлык проезднойлар да бетерелде. Бу проблема белән студентлар петицияләр дә язып карады. Ниһаять, бу проблеманы хәл итү юнәлешендә боз кузгала башлады, бугай. -
«КИДСПЕЙС»та – ВЕРТОЛЕТ ЗАВОДЫ!
Казанның вертолет заводы “Казан Арена” стадионында урнашкан “КидСпейс” балалар шәһәрчегенә барып керде. Тиздән биредә вертолет заводына багышланган мәйданчык пәйда булачак. Анда “Актай” тәҗрибәле вертолетының макеты урнаштырылган.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?