Логотип Идель
Бу – тема!

«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ»: ҖИҢҮЧЕЛӘР КЕМНӘР?

Россиядә Театр елы тәмамланырга да санаулы көннәр калды. Шуңа да карамастан әлеге сәнгатьне булдыручыларны яңадан-яңа проектлар белән сөендереп торалар. Мисал өчен, мәктәп укучылары һәм студент театрлары өчен булдырылган яңа проект – шундыйлардан.

Шушы көннәрдә «Театраль Идел буе» Идел буе федераль округының иң массалы яшьләр фестивале тәмамланды. “Мәктәп укучылары һәм студентларның иң яхшы театры” исемен алу өчен округның 14 төбәгеннән 28 коллектив көрәште. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме белән булдырылган проектта 7000 яшь актер катнашкан. Аларның спектакльләрен 100 мең кеше карап өлгергән.

Фестиваль Россиядә Театр елы уңаеннан иң шәп яшьләр проектына әверелгән. Җиңүчеләрне, халык тарафыннан тавыш бирү һәм профессиональ жюри бәяләвеннән чыгып, билгеләгәннәр. Шулай итеп, аларның тавышы 50гә 50 нисбәте белән булдырылган. Яраткан артистлары өчен барлыгы 30 меңгә якын кеше тавыш биргән.

Нәтиҗәдә, “Иң яхшы мәктәп театры” исеменә Башкортостан еспубликасының “Пауза” театраль студиясе лаек булган. Аларның «Сказка о Емеле-Лодыре» әкияте тамашачыларга актерларның гаҗәеп уены һәм эчкерсез эмоцияләре белән истә калган.

Иң яхшы студентлар театры, дип, тамашачылар һәм жюри вәкилләре Чуашия республикасының “Абрикос бакчасы” вузара студентлар театрын билгеләде. Яшьләр «Мой дедушка был вишней» спектакле аша әтиләр һәм балалар проблемасы, ничә яшьтә булуга карамастан, дөньяга һәм кешеләргә ачык булырга кирәклеге турында сөйли.

“Студентлар театрлары арасында иң яхшы режиссер” исеменә Чуашия республикасыннан  «Мой дедушка был вишней» спектаклен (Анджела Нетти) куйган Дмитрий Миронов билгеләнде.

Мәктәп театрлары арасында иң яхшы режиссер итеп, Пенза өлкәсеннән Наталья Кучишкина билгеләнде. Джеймс Крюс әсәре буенча куелган «Тим Талер, или Проданный смех» постановкасы аңа җиңү алып килде.

“Студент театрлары арасында иң яхшы актер” исемен Чуашия республикасыннан Вячеслав Краснов йөртәчәк. Ул «Мой дедушка был вишней» спектаклендә Тонино ролен башкарды. Мәктәп укучылары арасында иң яхшы актер исеменә Саратов өлкәсеннән Иван Шашлов лаек булды. Ул Г.Х. Андерсенның «Гадкий утенок» әкияте буенча куелган пластик юнәлештәге драмада Үрдәк ролен башкарды.

“Студент театрлары арасында иң яхшы актриса” номинациясендә лидерлар арасына Татарстаннан Ләйсән Гатауллина чыкты. Сөмбел Гаффарова әсәре буенча куелган “Парковка” спектаклендәге Фатыйма роле аңа казаныш алып килде. Мәктәп театрлары арасында шушындый ук номинациядә Чуашия республикасыннан Роза Коробова лаек булды. Ул «Наброски судьбы» спектаклендә Яна ролен уйнады.

“Мәктәп һәм студентлар театр коллективлары” номинациясендә җиңүчеләр истәлек билгеләре, яңа спектакль кую өчен 100-200 мең сум күләмендә грантлар алачак. Иң яхшы режиссер һәм актерлар өчен аерым бүләк тә бар. Ул да булса – Россиянең әйдәп бара тоган театрлары спектакльләрен тамаша кылу. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә 16 декабрь көнне бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев