Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ЯХШЫ ВОЛОНТЕРЛАР КЕМНӘР?

Алар, кырык эшен кырык якка ташлап, ярдәмгә килергә әзер. Башкаларга ярдәм итәргә дигәндә, утка-суга керергә дә мөмкиннәр. Кемнәр соң алар? Бу – ирекле булышчылар, ягъни волонтерлар!

Татарстанда ирекле булышчыларның «Игелекле Татарстан» дип аталган форум тәмамланды. Анда 12 яшьтән алып, волонтер хәрәкәте, берләшмәләре, оешмаларының активистлары, җитәкчеләре, мәктәп һәм студент ирекле булышчы отрядларыннан 200 кеше катнашты. Әлеге форумда волонтерларның беръеллык эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Форум дәвамында ирекле булышчылар Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән стратегик сессия дә уздырды.

– Соңгы ярты елда Татарстан республикасы, ирекле булышчылар хәрәкәтен яңа баскычка күтәрә торган итеп, күп кенә процессларны җайлый алды. Моңа өстәп, без федераль конкурста җиңеп, игелекле гамәлләр төбәге дигән исем алдык. Шул сәбәпле, Татарстан ирекле булышчылар хәрәкәтен үстеүгә бюджеттан 8 миллион сумга күбрәк акча алачак, – ди министр.

2018 ел – Россиядә Волонтер яки ирекле булышчылар елы буларак узды. Россия Президенты тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең кайбер өлеше Татарстанда тормышка ашырыла башлады да инде.

Мисал өчен, быелның җәендә Татарстан ирекле булышчыларының мәгълүмати-ресурс үзәге ачылды. Бу адым ирекле булышчы оешмаларның бер-берсе белән хезмәттәшлек итү системасын булдырырга, активистларның  мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә хакимият вәкилләре белән аралашуына да күпер булып торачак. Шулай ук Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә ирекле булышчылыкны үстерү буенча Ведомствоара советы да оештырылган. Шулай ук Татарстанда 2020-2022 елларга ирекле булышчылыкны үстерүнең программасы булдырылган.

– Киләсе елда бу юнәлештә муниципаль районнар белән эшләүгә басым ясаячакбыз. Безгә урыннарда волонтерлык идеяләрен алга сөрә торган командалар булуы, системалы проектлар тормышка ашырылуы мөһим, – ди министр.

Форум нәтиҗәсендә “Татарстанның игелекле булышчысы-2019” республика конкурсына да йомгак ясадылар. Әлеге бәйге 2010 елдан бирле уздырыла. 2016 елга кадәр ул “Елның ирекле булышчысы”, дип атала иде.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:

1. “Балалар волонтеры” – «Сәламәтлеккә якты юл» (Бөгелмә районы)

2. “Мәдәният юнәлешендәге волонтер” – “Укучыларның социаль-мәдәни эшчәнлегенең бер формасы буларак мәктәп театры” (Балтач районы)

3. “Җиңү волонтеры” – “Без булмасак, кем” (Балтач районы)

4. “Гадәттән тыш хәл волонтеры” – “Без – һәр йорттагы иминлек өчен” (Тәтеш районы)

5. “Волонтер-эколог” – “Чүпне аерым җыеп, балаларга булышыйк” (Менделеевск районы)

6. “Волонтерлыкны оештыручы” – «Basford» волонтерлык штабы (Түбән Кама)

7. “Көмеш волонтер” – Живопись счастливого возраста «ЛедиАрт» (Казан)

8. “Социаль волонтер” – «Мөмкинлеге чикле булган кешеләр өчен бәхет канатлары” (Казан)

9. “Яшь волонтер” – “Инклюзив театраль постановка” (Түбән Кама районы)

Махсус приз: “Кошкин дом” (Түбән Кама районы)

Җиңүче – «Шахматы на ощупь» (Казан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев