Логотип Идель
Бу – тема!

ТРАНСПОРТТА БУШЛАЙ ЙӨРИСЕҢ КИЛСӘ – ГРАНТ ӨЧЕН КӨРӘШ!

2019 елның февралендә, җәмәгать транспортында йөрү бәясе арткач, бу студентларның такыр кесәсенә тагын да ныграк сукты. Казанда билет бәясенең 25 сумнан 27гә күтәрелүе әллә нинди коточкыч яңалык тоелмаса да, тамчыдан күл җыелганын онытмаска кирәк. Җитмәсә, 50 тапкыр транспортта йөрүгә бәйле айлык проезднойлар да бетерелде. Бу проблема белән студентлар петицияләр дә язып карады. Тик, нәтиҗәсе булмады. Ниһаять, бу проблеманы хәл итү юнәлешендә боз кузгала башлады, бугай.

Хәзер Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы студентлар арасында транспорт грантын алуга конкурс игълан итә. Транспорт чыгымнарын каплау максатыннан бирелгән грантны көндезге бүлектә укучылар ала ала. Быел беренче тапкыр әлеге бәйгедә аз керемле гаиләләрдә үскән, ярдәмгә мохтаҗ студентлар категориясе дә катнаша ала. Моның өчен гаиләнең бер әгъзасының кереме 20 мең сумнан артмаска тиеш. Әлеге категориягә керүчеләр транспорт грантын иң беренчеләрдән булып алачак. Бу – аларга дәүләт тарафыннан бирелгән социаль ярдәм.

2019 елда транспорт грантын 5792 студент алачак. Мондый төр социаль ярдәмнең гомуми суммасы 60 миллион сум.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– Транспорт гранты студентлар мохитендә үзен яхшы итеп күрсәтергә өлгерде. Бу елдан башлап, без дифференциация кертергә булдык. Шуңа да әгәр кечкенә шәһәрләрдә, транспорт билеты бәясе арзанрак булганлыктан, студентларга айлык юл йөрү чыгымнарын каплау 800 сум булса, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә – 1000, Казанда 1100 сум. Бу актив студентларга мотивация генә түгел, ә реаль ярдәм дә әле. Чөнки һәр студент ай саен юл чыгымнарына төгәл сумма ала.

Ярдәмгә мохтаҗ студентлардан кала, транспорт грантына уку буенча бурычлары булмаган һәм фән, иҗтимагый, спорт һәм иҗади эшчәнлектә үзләрен актив күрсәткән чит ил студентлары да дәгъва кыла ала.

Транспорт грантын алыр өчен, студентларга гариза язарга, аңа документ һәм белешмәләрне беркетергә кирәк була. Алар Татарстанның вуз һәм ссузларында 6 декабрьгә кадәр кабул ителә. Шулай ук уку йортларында махсус эксперт комиссияләре формалашачак. Нәкъ менә алар җиңүчеләрне билгелиячәк. Экспертлар – уку йорты администрациясе һәм студентлар берләшмәсе вәкилләре.

Белешмә:

Транспорт субсидияләрен алуга конкурс елга ике тапкыр уздырыла. Сигез ел дәвамында, 2011-2018 елларда, анда 80 000 студент катнашкан. Аларның яртысыннан артыгы – 45 000 кеше мондый субсидияне алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев