Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ: 25 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЙ, НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ БУРЫЧЛАР

Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте үзенең чирек гасырлык юбилеен бәйрәм итте. Әлеге тантанада меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында тармакның атказанган эшлеклеләре һәм ветераннары бар иде. Шулай ук “Илнең яшьләр командасы” Бөтенроссия форумына Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр, “Россия яшьләр берләшмәсе” оешмасы вәкилләре дә катнашты.

Республиканың дәүләт яшьләр сәясәте органнарының төрле буыннары алдында бурычлар төрле булган.

Хатирәләрне барлау

Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, яшьләр сәясәте – ул, беренче чиратта, битараф булмаган, гадел, эчкерсез, күтәренкү күңелле кешеләр.

– 1994нче елның җәендә миңа 14 яшь иде. Мин Казанның Мәскәү районында, ул вакытта бик үк имин булмаган районда яшәдем. Ул вакыттагы район малайлары арасындагы бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар гел булып тора иде. Безнең урамда уздырган вакытыбыз гел шуңа бәйле иде. Шул вакытта ишегалдындагы футбол матчы вакытында мине яшүсмерләр клубы тренеры күреп алды. Аннары мине футбол секциясенә алып китте. Анда мин даими рәвештә шөгыльләнә башладым.

Нәкъ шул вакытта Дамир Фәттахов үзе дә ул вакытта Балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты командасының системалы карарларын үзендә тойган.

– Аннары соңрак минем тормышымда студентлар үзидарәсе, КВН, беренче сайлау кампаниясе, Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты пәйда булды. Шушы еллар дәвамында мин Татарстанның яшьләр сәясәте продукты идем. Бүген залда утыручы һәркем, дөньяның төрле почмакларына сибелгән меңләгән кеше 25 ел элек барлыкка килгән дәүләт яшьләр сәясәте тармагы ярдәме белән үсеп җиткән һәм безнең республика өчен тырышып хезмәт куя, – ди министр.

Бүгенге яшьләр нинди?

Хәзерге вакытта Татарстан яшьләре, активистлар, яшь лидерлар Татарстан территориясендә уздырылган зур халыкара проектларын тормышка ашырырга булыша. Мисал өчен, «Кадрлар резервы», «Политзавод», «Вверх» бәйгеләре, «Безнең Татарстан» форумы, «Алтын каләм – Золотое перо» фестивале, студент хезмәт отрядлары, яшь галимнәр, волонтерлар, эшләүче яшьләр, «Яшь Гвардия», «Иҗади яшьләр академиясе», «Яшьләр дипломатиясе академиясе», «Балалар оешмалары советы» кебек төрле оешмалар ярдәме белән нәтиҗәле белгечләр, менеджерлар, яшь сәясәтчеләр һәм галимнәр, креатив оештыручылар һәм эшмәкәрләр үсеп чыккан. Мисал өчен, «Безнең Татарстан» форумына 9 ел эчендә 8143 проект тәкъдим ителгән, аларның 134е уңышлы тормышка ашырылган. 64 проект федераль грант конкурсларында җиңеп чыккан.

«Вверх» кадрлар конкурсы аша 12500 кеше узган, 2 финалист Татарстан районнарындагы яшьләр эшләре һәм спорт комитетын җитәкли башлаган, 2000 кеше дәүләт хакимияте органнарына эшкә урнашкан, 260 кеше предприятиеләргә эшкә кергән, 2320 социаль акция уздырылган, 240 интерактив-белем бирү чарасы уздырылган.

Бүген Татарстан республикасы биредә яшәргә һәм төрле өлкәләрдә үзен сынарга теләгән яшьләр өчен шәхси һәм профессиональ яктан үсеш өчен мәйданчык булып тора. Әлеге проектларда катнашканнарның күбесе яңа министрлык составына кергән, төрле оешмаларны җитәкли.

Яңа бурычлар нинди?

Бүген Татарстанның Яшьләр эшләре министрылыгының төп бурычы – яшьләр мәнфәгатьләренә җавап бирү. Бүген министрлыкта эшләүчеләргә трендлар белән янәшә барырга гына түгел, ә аларны формалаштырырга да кирәк. Хәзер яшьләр өчен яңа сыйфатлы мохит – иҗади, профессиональ һәм социаль яктан ихтыяҗларга җавап бирергә тиеш. Шуңа да министрлыктан да яшьләр белән бер дулкында булырга, аңа яңа заманча актуаль форматлар тәкъдим итәргә кирәк. Бүген Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән яшьләр сәясәте мәсьәләсе өстенлекле мәсьәлә булып кала.

Татарстанның иң яшь министрлыгын Росмолодежь оешмасы вәкилләре 100 күрсәткеч буенча бәяли: яшьләр өчен уздырылган чаралар, муниципалитетлар белән эшләү сыйфаты, яшьләр инициативаларына булышлык күрсәтү, федераль проектларда катнашуның нәтиҗәлелеге. Шушы таләпләр буенча республика районнарында яшьләр эшләре комитетлары да бәяләнә. Инде берничә ел дәвамында  Татарстан – Россия төбәкләре арасында лидерлар арасында.

Фотолар Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев