Логотип Идель
Бу – тема!

ИНЕССА КЛЮКИНА – РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ИГЕЛЕКЛЕ БУЛЫШЧЫСЫ

Казан кызы Инесса Клюкина Россия Президентыннан “Россиянең иң яхшы игелекле булышчысы” конурсы Гран-Присын алды.

Сочида “Россиянең иң яхшы игелекле булышчысы” (бу турыда язма) бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге тантана Игелекле булышчыларның халыкара форумы дәвамында үтте. Аның катнашучылары – ярдәмгә атлыгып торучы, эчкерсез, риясыз кешеләр. Татарстанның данын әлеге форумда 22 кеше яклады: аларның 9ы конкурсның финалына узды.

Илебезнең иң яхшы волонтеры исеменә үзебезнең Татарстан кызы Инесса Клюкина (бу турыда язма) лаек буды. Шулай ук ул “Мөмкинлекләр тигезлеге” номинациясендә беренче урын дә алды. Әлеге бәйгенең төп бүләген аңа Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Инесса – Казанда “Э-моция” (бу турыда язма) инклюзив студиясен ачкан кыз. Дәрәҗәле бүләк тә аңа шушы эшчәнлеге өчен тапшырылды.

Әлеге студия үз эшчәнлеген 2016 елның сентябрендә башлап җибәрә. Анда 18 яшьтән өлкән, мөмкинлекләре чикле һәм чикле булмаган кешеләр катнаша. Студиянең төп миссиясе дә изге – театраль иҗат аша мөмкинлеге чикле кешенең уңай образн тудыру, шулай ук инклюзив берләшмәне киңәйтү. Проект дәвамында Россиянең 10 шәһәрендә барлыгы 35 постановка күрсәтелгән. Аларны 6000 кеше тамаша кылган.

Инессадан кала, бәхет тагын 4 татарстанлыга елмайды: Илья Попов “Игелекле булышчылар хәрәкәтен оештыру” номинациясендә 2нче урын алды, “Минем әйләнәмдә” номинацияcендә 1нче урынга Максим Антонов лаек булды. “Киләчәккә ышанганнар” номинацияcендә – Ольга Дютина, “Йөрәк белән саклап” номинациясендә Руслан Шәкүров лауреат исемнәрен алды.

Быел Татарстан республикасы форум дәвамында “Игелекле эшләре төбәге” дигән исемне дә алды. Шул сәбәпле, безнең төбәккә 8 миллион 283 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ул игелекле булышчылар хәрәкәте юнәлешендә тотылырга тиеш.

“Россиянең иң яхшы игелекле булышчысы” бәйгесе 12 номинациядә, 3 яшь категориясендә уза. Грант фонды акчалары җиңүчеләргә тапышырылачак, алар аны үз проектларын үстерүгә тотарга тиеш. Моннан тыш, акселерация – булышлык күрсәтү, экспертлар тарафыннан ярдәм итү һәм башка төбәкләрдә бу тәҗрибәне тарату – өчен проектлар сайлап алынган.

Конкурска барлыгы 28 144 гариза килгән: бу 2018 белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк килгән. Финалга 190 кеше узган.

“Россиянең иң яхшы игелекле булышчысы” бәйгесе “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасына керә, бөтен ил буенча волонтер проектларын һәм инициативаларын берләштерә. 2018 елда әлеге конкурста медицина, экология, “көмеш”, медиа, гадәттән тыш хәлләр юнәлешләрендә волонтер булып эшләгән кешеләр җиңеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев