Логотип Идель
Иҗат

ИГЕЛЕК КЫЛУЧЫ ГӨЛФИЯ

Гөлфия Мотыйгуллинаны яшьләр, студентлар арасында белмәгән кеше сирәктер ул. Музыкаль көллияттә укытучы, «Иҗади яшьләр академиясе» активисты, «Univer TV» каналы алып баручысы, театр студиясендә вокал укытучысы, Казан инновация университетында (ИЭУП) вокал буенча педагог...

Йөзендә һәрвакыт елмаю булыр аның, позитивлылык күңеленнән китмәс. Бу тырыш һәм энерджайзер кыз Россиядә мәдәният өлкәсендә ирекле булышучылар проектының иң яхшы авторы да әле. 4 декабрь көнне Гөлфия Мәскәүдә «Доброволец России» Бөтенроссия конкурсының бүләкләү тантанасында катнашып, бүләк алып кайтты.

Ирекле булышучылар (доброволец) эшчәнлеге белән 13 яшеннән бирле кызыксына башлый ул. Шул вакытта кешеләргә ярдәм итү теләге уяна анда. Казан музыка көллиятенә укырга кергәч (ул вакытта Гөлфиягә 15 яшь була), башы-аягы белән иҗтимагый волонтерлык эшенә чума. Кировта яшәгәндә, Киров студентлар советы рәисе урынбасары була, Казанга күченгәч, «Студентлар лигасы»нда катнаша. Хәзер «Иҗади яшьләр академиясе»ндә тора. Әлеге оешма үткәргән бөтен чараларда диярлек катнаша ул. Гөлфия йә алып бара, йә оештыра, йә тренер буларак сыный үзен. «Кадрлар резервы», экстремизмга, ришвәтчелеккә каршы чаралар, ирекле булышучылар темасы – барысы да Гөлфиянеке.

Ул әле музыкант та, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Казан музыкаль көллиятендә укыта, профессиональ рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Шуның өстенә, Гөлфия Татарстандагы «Я – Добротворец» проектының авторы да, оештыручысы да әле. Аның «Я – Добротворец», дип аталуы да юкка түгел, чөнки Гөлфия үзе дә кешеләргә игелеклелек кылырга ярата.

Бәхет өләшәләр


– Проектыбызга сентябрьдә 2 ел тулды. Инде күптәннән үземнең шәхси проектымны башлыйсы килгән иде. Аның идеясе 2015 елда “iVolga” форумында барлыкка килде. Минем үземнең белгән әйберләрем белән кешеләргә булышасым килде. Мин иҗат итәм, нәрсәдер булдырам, шуңа проектның исеме дә «Я – Добротворец» дип аталды. Аның төп максаты – иҗади яшьләрне бергә туплап, иҗат аша кешеләргә шатлык, бәхет өләшү. Без балалар йортларына, балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә, тернәкләндерү үзәкләренә, картлар йортларына булышабыз. Йә мастер-класслар, йә концертлар, йә тематик очрашулар уздырабыз, – дип сөйләде «Ялкын» журналына Гөлфия.

Мисал өчен, 9 декабрьдә алар Әлки районындагы психоневрологик интернатка барачаклар. 10 декабрьдә 16-17 яшьлек авыр хәлдә калган кызларга ярдәм итү проекты ачалар. «Я – Добротворец» командасының төп составы 5 кешедән генә торса да, булышырга әзер булган яшьләр саны 160ка җитә. Алар үзләренең сайтлары, социаль челтәрләр аша эшләп, чараларны оештырырга кешеләр таба.

Гөлфиянең социаль челтәрдәге битеннән, аның Татарстанның төрле шәһәрләрендә чаралар уздырганын беләм. Боларның барысы да Гөлфиянең җилкәсенә ятамы, әллә транспорт яки финанслар белән ярдәм итүче бармы дип сорыйм.

– Әйе, минем җилкәгә ята, тик минемчә, әгәр кешеләргә булыша алам икән, димәк, мин булышырга тиеш. Әле бүген дә иртәгә буласы чара өчен машина эзлим. Таба гына алмыйм әлегә. Ә финансларга килгәндә, бу өлкәдә махсус грантлар бар, эшлим дисәң, аларны да җиңеп була һәм, әлбәттә, безгә игелекле кешеләр дә ярдәм итә. Транспорт мәсьәләсе белән бераз авыррак. Шулай ук фото-видео белән дә проблемалар була, чөнки һәрбер чара турында без сыйфатлы фото һәм видео ясыйбыз. Әмма яхшы кешеләр безгә бик булыша, – ди ул.

Гөлфиянең хезмәтен күреп, «Ничек җитешә икән ул?» дигән сорау тумый калмый. «Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваның шундый сүзләре бар: «Уңышка ирешә торган кеше – ул һәр нәрсәгә өлгерә торган кеше. Шушы фикергә таянырга тырышам. Уңыш бит ул синең үз-үзеңә нәрсәнедер булдыра алуны дәлилләү, уңыш ул сине хөрмәтләүләре, синең фикереңне санга сугалары», – ди Гөлфия.

Инде былтыр ук Гөлфия «Доброволец России» конкурсында катнаша, тик икенче этапка уздырмыйлар. Ә быел ул – җиңүче! «Россиядә мәдәният өлкәсендә ирекле булышучылар проектының иң яхшы авторы» номинациясендә тиңнәр булмый аңа. Аның фикеренчә, мәдәният өлкәсендә волонтерлык тиздән Татарстанда һәм Россиядә тренд булачак. Тырыш кызга бу җиңү көтелгән булмаса да, ышанычы сүрелми торган.

– Әлбәттә, бу чарада Россия Президенты белән очрашу күңелдә җылы хисләр калдырды. Аның белән бер сәхнәдә басып тору шатлыклы һәм дулкынландыргыч мизгел иде. Аның белән сөйләшеп булмады. Ләкин ул миһербанлы кеше, аннан җылылык бөркелә, – ди Гөлфия.



Статуэтка, диплом, чәчәкләр белән бергә 100 мең сумлык премиягә сертификат та тапшырыла аңа. Аны ул бары тик проектка гына багышларга җыена. Бу конкурста җиңү Гөлфиягә генә түгел, аның командасына да танылу алып килә. «Шундый зур команда башкарган хезмәтнең игътибарсыз калмавы – үзе үк зур мәртәбә», ди ул.

Татарстанда ирекле булышчылар хәрәкәтенең югары дәрәҗәдә эшләп килүен дә билгели ул. "Күптән түгел генә Уфада булдым, анда алар ирекле булышчылар өчен беренче төбәк сменасы уздырдылар. Бездә, Татарстанда игелекле, кунакчыл, булышырга әзер торган кешеләр яши. Һәм бу бик шәп. Шуңа да киләчәктә иҗат кешеләре һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер булыр, алар балалар яки картлар янына килеп, аларның күңелләрен күреп, эмоциональ яктан файда алыр", дип ышана Гөлфия.

2018 елга «Я – Добротворец»ның планнары – зурдан. Аны Россия төбәкләрендә дә тормышка ашырырга җыеналар. Чөнки мондый проектны тормышка ашырырга әзер булган төбәкләр саны шактый икән. Ә Гөлфиянең мондый геройларга ярдәм итәсе генә килә.



Игеклекле эшләреңдә уңышлар, юлларыңда һәрвакыт шундый ачык йөзле, ачык күңелле, ярдәмгә әзер торган изге кешеләр генә очрасын сиңа, Гөлфия! Һәм синең кебек кешеләрнең саны тагын да артсын иде!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев