Логотип Идель
Ачыш

«IВОЛГА»ДА 300 МЕҢ ОТКАН ИНЕССА КЛЮКИНА ПРОЕКТ ӨЧЕН ГЕРОЙЛАР ЭЗЛИ

Үзең яратып башкарган эшнең җимеше һәрчак татлы да, баллы да була. Казан кызы Инесса Клюкинаның бөтен җаны-тәне биреп эшләгән эше нәтиҗәсез калмый. Татарстан делегаты «iВолга 2018» Идел буе федераль округының яшьләр форумында җиңеп чыккан. Аның  «Человек с. Социаль проект» тапшырулар циклы беренче урынга лаек булган.

 

Инесса өчен бу – инде икенче «iВолга». Узган ел ул анда тәүге тапкыр катнаша. Нәкъ менә 2017 ел аны яшьләр форумнарына алып кереп китә дә инде. «iВолга»да икенче тапкыр гына катнашуына карамастан, җиңү хисен дә татыган ул быел. Аңлатып узыйм: Инесса Казанның «Яшьлек» мәдәният сарае каршында эшләп килгән «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе җитәкчесе. Студиянең төп максаты – мөмкинлеге чиксез һәм чикле булган кешеләр арасындагы киртәне юкка чыгару. Аларның репертуарында инде берничә спектакль бар: «Сердца города», «Страна сломанных игрушек», «Снег», «Алые паруса. Исповедь Ассоль» ("Ялкын" журналы әлеге студия турында 2017 елның декабрь санында язып чыккан иде. – Ред.).

«Э-моция»не оештыргач, Инесса шундый яшьләр форумнарының бик көчле энергия, белем һәм әллә никадәр элемтә булдырырыга мөмкинлек биргәнен аңлый. Аның фикеренчә, шушы чаралар ярдәмендә шәхси чикләрең киңәя, Россиядәге яшьләр бик сәләтле, күп кешеләр сөйләвенчә, барысы да бик начар булмавын, егет-кызларда шәп проектлар барлыгын аңлыйсың. Мондый чаралар 30 яшькә кадәрге яшьләрне кабул итә. Алга таба ул анда спикер буларак катнашырга тели. «iВолга»дан кала ул тагын «Территория смыслов»та катнашкан. Хәзерге вакытта Инесса инде «Таврида» дигән форумда.

«Бәяләп бетермиләр»


«iВолга»да җиңеп чыккан проектының чишмә башы быелның март аена барып тоташа. Инесса үзенең командасы белән «Росмолодежь»дан иҗади инициативалар грантын откан. Ул читтән торып уздырыла торган бәйге була. Грант акчаларына проектны июль аеннан тормышка ашыра башлыйлар.

– «Э-моция» белән инклюзив мохиттә эшләп, шудый вәзгыять белән очрашабыз:  җәмгыятебездә инвалидлыгы булган кешеләрне бәяләп бетермиләр. Андый кеше ниндидер эштә профессионал була алмый, дип саныйлар. Хәтта безнең коллектив турында сәхнәгә чыккач, ничек шәп, дип уйласалар да, спектаклебезне карарга килгәч, шок халәтендә калалар. Мондый очрак белән күзгә-күз очрашкач, бу фикерне үзгәртергә телибез. «Э-моция»нең төп максаты шунда: инвалидлыгы булган актив кешенең позитив образын булдыру. «Человек с. Социаль проект» тапшыруында да иҗат, спорт, хезмәт эшчәнлегендә чын-чынлап уңышка ирешкән кешеләрне күрсәтәбез. Бер сүз белән әйткәндә, көчле ихтыяры булып та уңышы булмаганнарны түгел, ә нәкъ менә ниндидер нәтиҗәсе булган кешеләр белән интервью төшерәбез. «Э-моция» белән эшләү безне нәкъ шуңа этәрде дә. Гомумән, шушы проект аша җәмгыятьнең инвалидлыгы булган кешеләргә карата фикере үзгәрүен телибез. Аерым алганда, аларга хезмәт базарында ихтыяҗ булуы, инвалидлыклары булган кешеләргә мөмкинлекләрен тормышка ашыруын яңадан карарга этәрергә, «үзенчәлекле бала» өчен тормыш актив, тулы куәтенә барырга мөмкин булуын күрсәтергә, уңышка ирешү өчен мөстәкыйль булырга, тырышырга, спорт, иҗат белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатырга телибез, – ди Инесса.


7 ай – 7 герой


Тапшыруның беренче чыгарылышы июль аенда чыккан, һәм ул 7 ай дәвамында барачак. Димәк, 7 геройның тормышын яктыртачаклар дигән сүз. Әлбәттә, казанлыларны гына түгел, татарстанлыларны да күз уңында тоталар. Башка шәһәрләрдәге яшәүчеләрне дә бик теләп төшерәчәкләр. Әмма моның өчен аларга Казанга килергә кирәк булачак. Ә «iВолга»да җиңеп чыккан проект – «Человек с. Социаль проект» циклының дәвамы. Анысын 2019 елның гыйнвар–март айларында, Россиянең 5 шәһәренә барып, тапшырулар төшерергә җыеналар. Ягъни җәй көне откан 300 мең сумлык грантны киләсе елны тормышка ашырачаклар.

– Безнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә пост бар. Анда тапшыру өчен геройлар эзләвебез, безнең белән хәбәрләшә алулары турында язылган. Үзебез шушы мохиттә булгач, мөмкинлеге чикле булып та, Казанда уңышка ирешкән кешеләрне күп беләбез. Хәтта без белмәгән кешеләр дә шушы пост аркылы безнең белән элемтәгә чыга, – дип сөйли Инесса.

Җиңел булмаган бу хезмәттә команданың ныклы булуы да бик кирәк. Ә «Человек с. Социаль проект» тапшыруларын әзерләүдә 4 кеше тырыша. Инесса Клюкина һәм Надежда Дунаева – алып баручылар һәм мөхәррирләр, Неля Суркина – тапшыруның идеясе авторы һәм Андрей Белов – монтажер, оператор, Youtube порталында канал белән эшләүче.

Һәр сорауга җавапны белү жюри күңелен яулата


– Мондый тапшыруларны булдыру бик мөһим, чөнки без аның аркылы инвалидлыгы булган кешеләрнең уңышлы булуын күрсәтергә телибез. Әгәр син начар йөрисең, күрәсең икән, бу уңышыңа, теләкләреңә, максатларыңны тормышка ашыруга комачаулый алмый. Әйе, әлбәттә, бу өстәмә авырлыклар тудыра. Ләкин күңелдәге ихтыяр көче, концентрация, теләк – әгәр болар бар икән, сиңа бернинди авырлык та киртә була алмый. Барысы да бездән, безнең нинди дә булса авырлыкка булган мөнәсәбәтебездән тора. Ул бит үзгәртеп булмаслык һава торышы шартлары түгел, – дип аңлата Инесса.



Аның фикеренчә, жюри әгъзалары каршында проектыңны яклаганда, аның турында бөтен нәрсәне белергә кирәк. Җитмәсә, аны тормышка ашырып караган да булырга тиешсең, чөнки шул очракта гына һәр сорауга җавабың булачак. Инесса үзе үк шушы өлкәдә бөтерелгәнгә, грант откач, аның акчалары тәмамлангач, нишләячәген дә белә. Һәм боларның барысы да зирәклек белән башкарылгач, проектының жюри күңеленә хуш килгәне аңлашыла. Кеше грант җиңмәсә дә, аңа үз проектын гранттан башка да тормышка ашыра башларга кирәк, дип саный Инесса. Ә аннары икенче шанс булганда, акча тапшырсалар, син аны дәвам итәсең. Темасының актуаль булуы, бөтен сорауларга да җавапны белү – Инесса жюри әгъзаларын шуның белән шаккаттырган.

Әлегә «Человек с. Социаль проект» тапшыруы кебек интервью форматында мөмкинлекләре чикле кешеләр турында сөйләүче программа юк. Тапшыруда кешеләрнең аларның шәхси уңышлары, фикерләре, сыйфатлары турында аралашалар. Проект интернетта булгач, аның масштаблары да киңәя. Аны хәтта Каазан проекты, дип түгел, ә бөтенроссия, дөньякүләм проект, дип атап була.

Алга таба тапшыруны ничек үстерәчәкләр соң? Әгәр кеше үзе турында «Человек с. Социаль проект» тапшыруын төшерүләрен теләсә, ул Казанга килә яки команданың юл чыгымнарын түләп, алар үзләре килә ала. Хәзерге вакытта төп бурыч – каналны үстерү. «Әгәр дә без шәп видеолар ясыйбыз, ләкин моның турында беркем дә белми икән, без нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз. Һәм инвалидлыгы булган шәп кешеләр турында беркем дә белмәячәк. Моны ничек эшлячәкләре турында әлегә төгәл белми. Шуңа күрә миңа бу табышмак булып тора. Тик алга барубызны дәвам итәчәкбез», – ди Инесса.

https://www.youtube.com/watch?v=zfMngYXEbTg

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар язма героеның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев