Логотип Идель
Бу – тема!

БОЗ ӨСТЕНДӘ ЙӨРҮ – УТ БЕЛӘН УЙНАУ

Сулыкларның өсте елык-елык килә торган көзгегә әверелде дә куйды! Кемдер моны уен итеп кабул итеп, анда тимераякта да шуа башлады. Әнә, “Казан” Гаилә үзәге янында казанлылар боз өстен шугалакка әйләндергән. Тик бер рәхәтнең бер михнәте булган кебек, моның кеше гомеренә куркыныч янаганын белеп тору комачауламас.

Бүген Идел һәм Кама елгасында бозның калынаюына баржалар, коры йөк ташый торган баржа һәм башка суднодар йөрү комачаулый икән.

Юрий Венедиктов, Аз сыешлы суднолар буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы:

– Торгын сулы сулыкларда боз калынлыгы – 4 сантиметр, бу кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Беренчедән, аның калынлыгы нормативлардан күпкә кимрәк, мондый бозга чыгарга ярамый. Шуңа да боз калынайганны көтәргә кирәк. Аеруча әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итеп әйтәсе килә: балаларга боз өстендә генә түгел, яр буенда да уйнарга ярамый. Кеше, әле юка булган бозны ватып аска төшеп китеп, 10-15 минут эчендә туңып, катып үләргә мөмкин.

20 ноябрьдән республика сулыкларында тәүлек буе эшли торган вакытлыча коткару постлары эшли башлады. Алар кешеләрне коткара, боз калынлыгын тикшерә. Бүген Татарстанда 8 мобиль коткару посты эшли, аның хезмәткәрләре Югары Ослан, Яшел Үзән районнары, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш, Чистайга чыгып, ял көннәрендә кыш һәм яз көне боз киткәнче кизү торачак.

Куркынычсызлык кагыйдәләре:

– Калынлыгы 7 сантиметрдан түбән булган бозга чыгарга ярамый. (Бу закон белән беркетелгән. Әгәр кеше бу кагыйдәне бозса, аңа 1500 сум күләмендә административ штраф салына).

– Бозның халәтенә игътибар ит. Кара, үтә күренмәле боз – иң ышанычлысы. Әгәр ул ак төстә булса, ул – карлы боз, аңа ышанып булмый.

– Боз өстенә чыгарга туры килсә, җылы киенергә кирәк. Су үткәрми торган костюм кию мөһим.

– Әгәр боз өстендә озак торырга туры киләчәк икән, үзең белән термоста кайнар чәй ал.

– Хәтта ачы салкын кышларда да боз өстендә йөрү куркыныч, анда чатнаган урыннар, ерганаклар барлыкка килә. Өсте кар белән каплангач, аны күреп булмый, диярлек. Шуңа да үзең белән кул өчен шиплар булу яхшы. Алар бозга ябышып, судан чыгарга булышачак. Боз тишкеч булса тагын да әйбәтрәк. Әгәр боз тишкеч астында калган боз аска китә икән, аннан барырга һич ярамый.

– Иң мөһиме – шушы көннәрдә боз өстенә чыкмау. Әмма шулай да, бу кагыйдәне үтәмичә, боз астына төшеп китсәң, паникага бирлемә. Чөнки бу энергияңне генә бетерәчәк. Көч туплап, өскә калкырга тырыш.

фото Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев