Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ЕГЕТЕ ГИННЕС РЕКОРДЫ КУЙГАН, ЯКИ ЙӨЗТҮБӘН ТОРЫП 55 ОТЖИМАНИЕ ЯСАР ӨЧЕН, НИШЛӘРГӘ КИРӘК?

1 минут эчендә йөзтүбән рәвештә кулда басып торып, максималь күп отжимание ясап, дөнья рекордын кую – чынга ашмаслык хыял дисеңме?! 25 яшьлек татар егете Гаяз Искәндәров бу максатка 1,5 ел килә. Сына-сыгыла торганнардан түгел ул, типсә, тимер өзәрдәй, ташка кадак кагардай егет ул Гаяз!

Тумышы белән Сарман районыннан булган егет дөнья дәрәҗәсендә Гиннес рекордын куйган. Йөзтүбән торып, 55 тапкыр (!) отжимание ясаган ул. Моңа кадәр бу юнәлештә 2017 елда – Армениядән, 2018 елда Беларустьтан ир-атлар үз көчләрен күрсәткән булган. Хәзер Гаяз Гиннес рекордлар китабы оештыручыларының рәсми хәбәрен көтә.

– Гаяз, былтыр Россиянең Гиннес рекордына керүдә икенче урын алу (бу хакта язма) сезне туктатмаган. Кабаттан “көрәш”кә чыгып, дөнья рекордын куюга ирешкәнсез.

– Кар Бабай ясау буенча мин Россиянең Гиннес рекордлар китабына кердем, чөнки бөтен кагыйдәләрне үтәп, берүзем 10 метрлы Кар Бабай ясадым. Параллель рәвештә дөнья рекордын куярга да әзерләндем. 1,5 ел элек бу рекорд турында беренче тапкыр белеп, үземә мотивация алдым. Уфа атлеты Руслан Ягуарның кулда басып торып, ничек отжимание ясаганын күрдем дә, кызыгып, бу эшкә керештем. Гиннес рекордына керү теләге дә шул вакытта туды. Бер программада Беларусь атлеты башын йөзтүбән иеп, кулында басып 41 тапкыр отжимание ясаган иде. Минем, аның күрсәткечен узып, теләгемне тормышка ашырасым килде.

– Моның өчен максатның, чыннан да, ныклы булуы кирәк бит!

– Мин тормышта максатлар белән яшим. Үзалдыма максат куям да, аңа таба барам. 1,5 ел элек 2019 ел ахырына кадәр дөньяның Гиннес рекорды китабына керү максатын куйдым. Әгәр бу рекордны үти алмасам, Instagramда язылучыларым арасында 100 мең сум акча уйнатырга туры килер иде. Шундый вәгъдә биргән идем. 100 мең сум белән кемнең саубуллашасы килер икән? (елмая). Шуңа да бу үземә өстәмә мотивация булып торды.

– Сез Гиннес рекордын кую белән күптәннән кызыксынасыз. Бу сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Безнең Искәндәровлар нәселендә моңа кадәр рекордлар ясаучы булмаган. Мин бу юнәлештә нәселебездә беренче булырга теләдем. Үз гомеремдә бер тапкыр да тәмәке тартып, эчеп караганым булмады. Мин бу “ләззәт”ләрне спорт казанышлары белән алмаштырам, алар – минем өчен хобби.

– Әлеге рекордны кую өчен җиң сызганып һәм озак эшләргә туры килгәндер?

– Чыннан да, бик күп авырлыклар аша узарга туры килде. Авыртулар да күп булды, кайвакыт үземне күз яшьләренә кадәр җиткерә идем. Чөнки болай гына 1,5 ел дәвамында мондый нәтиҗәгә ирешеп булмый. Вакытыңны корбан итәргә туры килә. Дөрес туклану, баллы ризыкларны киметү, дөрес күнекмәләр ясау ярдәмендә мондый нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Иң беренче тапкыр мин, йөзтүбән басып торып, 3 отжимание ясый ала идем. Хәзер мин 1 минут 6 секунд эчендә 59 тапкыр эшли алам.

– Рекорд куюга әзерләнгәндә, туклану рационын ничек төзедегез?

– Баллы әйберләрне бик нык киметергә кирәк булды. Иртә белән зарядка ясау мәҗбүри. Аннан соң су эчеп, иртәнге ашка 5 йомырка ашый идем. Төшке ашка тавык, йә сыер ите булды. Кичке ашка, йокларга җиңелрәк булсын өчен, йә ботка, йә җиләк-җимеш белән тукландым. Көненә 6 тапкыр ашау бурычын куймадым мин. Чөнки беләм: азрак ашаган саен, энергияң дә күбрәк була. Уңышлы кешеләрнең төп законы – шушы.

– Күнегүләрне ничек эшли идегез?

– Организмың күнегүләрне ясаудан баш тартып, булдыра алмаган мизгелдә дә күнекмәләрне эшләүне дәвам итәргә кирәк. Шул ук вакытта организмга зыян килмәсен өчен, аны тоя белү дә мөһим. Тәннең булдыра алмау һәм критик ноктадан тайпылмыйча (буыннар бик нык сызлаган вакытта) күнегүләрне эшләү арасындагы бик нечкә чикне сизәргә кирәк. Кайвакыт күнегүләрдән 4-5 көн ял итәргә мөмкин. Әмма ял аннан да күбрәк булса, кире процесс башланачак.

– Ә Гиннес рекорды китабына керү өчен күпме вакыт дәвамында отжимание ясарга кирәк?

– Анда 1 минут бирелә. Бу – иң төп критерий. Иң беренче тапкыр мин 42 тапкыр отжимание ясау максатын куйдым, чөнки дөнья рекорды шундый, дип күрдем. Ә Гиннес рекордлар китабының рәсми сайтында 1 минут эчендә 51 тапкыр отжимание ясаганнарын аңладым. Шуннан соң 52 тапкыр отжимание ясау максатын куйдым, аңа ирештем. Әлеге видеоны Гиннес рекордлар китабы оештыручыларына җибәргәндә, украиналыларның 55 тапкыр ясаганын  белдем (ләкин моны дәлилли торган рәсми видео юк, Гиннес рекордлар китабында иң зур күрсәткеч булып, 51 отжимание тора). Соңыннан, мин 55не ясадым. Хәзерге вакытта мин оештыручылардан нәтиҗәләрне көтәм.

– Шушы юнәлештә дөнья рекордын кую өчен нәрсә эшләргә кирәк иде?

– Моның өчен иң башта Гиннес рекордлар китабының социаль аккаунтына кереп, шәхси битеңне булдырасың. Рекорд кую бүлегендә үзеңә кирәклесен сайлыйсың. Моның өчен 300 сум түләргә кирәк иде. Мин аларга видео җибәрдем. Аны 12 атна дәвамында караячаклар.

– Бу рекордны кую шәхсән сезнең үзегезгә нәрсә бирде?

– Статус. “Мин моны булдыра алам!” дигән фикер калдырды. Бу эш миңа энергия, сыйфатлы итеп яшәргә, сәяхәт итәргә этәргеч бирә.

Мондый рекордны куярга теләгән яшьләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

– Бу рекордны һәркем куя ала. Иң мөһиме – тормышта үзеңә максатлар куя белү һәм аларга таба бару. Нәкъ менә максатчан кеше үз-үзен таба ала, ул башкалардан күпкә бәхетлерәк була. Шуңа да максатлы итеп яшәү бик мөһим.

– Спорт белән кайчаннан шөгыльләнәсез? Аеруча кайсы төре кызыклы?

– 10-12 яшьтән бирле. Башта – дзюдо (1 ел), аннары чаңгы (5 ел) иде. Соңыннан, 2-3 ел дәвамында, армспорт белән шөгыльләнеп, 2011-2012 елларда өч тапкыр Татарстан чемпионы булуга ирештем, Идел буе федераль округы чемпионатында өченче урын алдым. Гиннес рекордын кую өчен болар да нигез булып торгандыр. Мин актив, авылда туып-үскән малай булгач, һәрчак печән эшкәртү, урнаштыру, утын яру кебек эшләр миңа яхшы таныш. Чыныгып үскәнмен.

– Спорт белән шөгыльләнергә теләгән, әмма үзен берничек тә мәҗбүр итә алмаган, бу эшне яратмаган кешеләргә нәрсә киңәш итә аласыз?

– Моның өчен минем Instagramга язылырга кирәк (елмая). Күп кенә кеше спорт белән шөгыльләнергә мотивация бирүем өчен миңа рәхмәт укый. Үзем махсус рәвештә спортзалларга  йөрмим. Яхшы формада булу өчен, миңа иртән иртүк 10-15 минут җиңел һәм шул ук вакытта сыйфатлы күнегүләр ярдәмендә зарядка ясау җитә.

– Сезнең яшь һәм энергияле бизнесмен икәнлегегезне дә беләбез. Хәзерге вакытта ни белән шөгыльләсез?

– Каһвәханә белән эш пешмәде, анда ярты миллионга якын акчамны югалттым. Шуңа да карамастан, эшмәкәрлекне тәшламадым. Дустым белән бизәкле (лепной) декор җитештерүне ачып җибәрдек. Без колонна, тәрәзә йөзлекләре ясыйбыз. Хәзер безнең Казанда үзебезнең җитештерү ноктасы бар. Бу ниша Татарстанда буш иде. Шуңа да эшебез нәтиҗәле килеп чыкты. Аеруча Алабуга, Казаннан заказлар бик күп иде. Без хәтта җитешә алмадык. Бер ай элек консалтинг компания ачтык. Андагы төп эшебез – Forexта сату-алу, кешене үз капиталын арттыруга өйрәтү.

– Каһвәханә ябылса да, кулларны селтәмичә, яңа эшләрне башлап җибәрергә кайдан шуның кадәр көч һәм энергия аласыз?

– Барысына да китаплар “гаепле”. Мин көн саен иртә белән зирәк фикерләр язылган китаплар укыйм. Гадәти әдәбиятне түгел, ә практик китапларны хуп күрәм. Йә практик психология, йә үз-үзеңне үстерү, йә зирәклек китапларын укыйм. Уңышлы кешеләр китапларын укыганда, үзеңне алар белән аралашкан кебек хис итәсең. Миңа китап уку кешеләр белән аралашуны алмаштыра.

–  Сезнең кебек уңышка ирешергә теләгәннәргә нинди китаплар укырга киңәш итәсез?

– Мине күбрәк финанс өлкәсе кызыксындыра. Шуңа да бу юнәлештә Роберт Кийосакиның “Богатый папа, бедный папа”, Джордж Самюэль Клейсонның “Самый богатый человек в Вавилоне”, Теодор Драйзерның “Финансист” китаплары төп нигез булып тора. Аларны укыганнан соң, башка китапларга тотынырга мөмкин.

–  Уңышка ирешү өчен нишләргә кирәк?

– Шәхес буларак үсәргә. Тормыш юлыңда остаз табарга кирәк. Ягъни син үсәргә теләгән юнәлештә уңышка ирешкән кешене табып, аның белән дуслашу, аннан киңәшләр алу мөһим. Нәкъ менә болар теләгән нәтиҗәгә ирешергә булышачак.

– Барысына да өлгерү өчен, нишләргә кирәк?

– Монда шуны төгәл аңлау мөһим: синең планнарыңны тормышка ашыруга нәрсә китерә? Һәр иртән яки кичен эшләгән эшең максатларыңны тормышка ашыруга китерәме, юкмы икәнлеген анализлау кирәк. Һәр иртә мин кичәге көнне анализлыйм. Шулай итеп, бөек һәм мөһим эшләр эшләргә мөмкин.

Фото һәм видеолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев