Логотип Идель
Бу – тема!

КАР БАБАЙ ЯСАУЧЫ БИЗНЕСМЕН

10 метрлы Кар бабай ясаучы Гаяз Искәндәров бу көннәрдә бөтен интернетны шаулатты. Уңган егет әллә нинди маҗаралар яратудан бигрәк, хәйран гына уңышка ирешеп өлгергән яшь эшмәкәр икән дә бит әле! Беренче бизнесын 19 яшендә башлаган Гаяз бик амбициоз планнар белән яши. Яшүсмерләргә – булачак эшкуарларга – киңәшләрен дә бирә. “Ялкын” мондый уңган татар малае белән танышмый кала алмады.


24 яшьлек Гаяз тумышы белән Сарман районы Кызыл Бакча авылыннан. Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алган, хәзер Казанда яши. Гәүдәсенең һәр күзәнәге белән бизнесмен булган егет барлык хыял-максатларына ирешә торганнардан. Шулай булмаса, ул 10 метрлык Кар бабай ясарга тотыныр идемени?!



– Гаяз, мондый зур Кар бабай сыны ясау идеясе кайчан туды?

– Youtube та бер каналда иң зур Кар бабай сынын ясаучыга 100 мең сум бирергә вәгъдә иткән хәбәр күрдем. Үземне сынап карарга булдым. Кар бабайны Сарман районы Кызыл Бакча авылында ясадым. Анда кар дөнья, көрәк, кирәкле җайланмалар да җитәрлек иде. Кар бабай ясар өчен 20 көн, 80 тонна һәм 150 кубометр кар кирәк булды. Беренче шарның диаметры – 6, икенче – 5, өченчесе 4 метр иде. Процессны видеога тиөшереп бардым. 80 процент эшне үзем генә башкардым. Минем 2019 елга максатларымның берсе – Гиннеслар рекорд китабына керү иде. Россия Гиннес китабына эләгү өчен гаризамны җибәрдем.

Кызганыч, көннәр җылытып җибәрү сәбәпле, бу зур Кар бабай ишелгән, Гаяз конкурста икенче урын алган.



– Ә бизнес белән кайчан кызыксынып киттегез?

– 19 яшьтә, икенче курста укыган вакытта, үзем теләгән әйберне ала алмадым. Үзем тотынып, акча эшләргә булдым. Ташландык бина алып, аны төзелеш материалларына сүтеп саттым, бер ай эчендә чит ил машинасын сатып алдым. 2014 елда Hyindai Accent минем өчен бик текә машина иде. Шәхси транспортың булу үзеңне башкача тоярга ярдәм итте. Шулчак Америкага бару теләге уянды. Барысы да шуннан башланды.

– АКШта акча эшләп булдымы соң?

– Америкага барып акча эшләү түгел, ә анда булу – тормышымның иң җылы мизгеле. Американың бөтен штатлары буенча сәяхәт иттем. Мине институттан анда җибәрергә теләмәделәр. Шуңа академик ял алырга туры килде. Америкада беренче атнаны мин су аттракционында коткаручы булып эшләдем. Анда бер урында озак басып торырга туры килә иде, минем моны җенем сөйми. Ачуым чыкты да беркемгә берни әйтмичә афроамериканлылар яши торган Балтимор шәһәренә киттем. Анда мин заказ буенча җиһазларны өйгә китерү белән шөгыльләндем. Чыгымнарым бары тик ашауга гына иде. Шулай итеп, 2 ай дәвамында 1 миллион сумга якын акча эшләдем. Авылдан чыккан кешегә бу күктән төшкән бәхет иде.

– Америкадан соң ничек булды?

– Аннан соң Җәлил бистәсендә, Әлмәт районында җирләр сатып алдым. Ул вакытта фонд базары турында ишеткәч, машинам, бөтен җирләремне, долларларымны сатып, бу акчаларны биржа фондына керттем һәм... оттырдым. Бер көн кайгырдым да икенче көнне, 500 мең сум әҗәткә алып, инвестор җәлеп итеп, батут, гироскутер прокаты ачтым. Тик ул да хутка китмәде. Теге 500 мең сумлык әҗәтемне кайтара алмадым. 2018 елда аны тулысынча капладым, күпмедер акча эшләдем. Башта Краснодарда яшәдем, ике ай элек Казанга кайттым һәм кофейня ачтым.

– Ә кофейня ачу турында кайчан уйлана башладың?

– Моннан 6 ел элек Әлмәттә укыганда, мин пекарняга еш йөри идем, аны ачу хыялы да бар иде. Ә кофейня күпмедер күләмдә пекарня концепциясен кабатлый. Тик аны ачкач, бу эш миңа ошамаганлыгын аңладым. Хәзер кофейняны башка кулларга бирергә телим.

– Гомумән, шундый “тиктормас” эшмәкәр булыр өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Хәрәкәт - ул тормыш икәнлеген һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әгәр синең нидер булып чыкмый икән, моны кабул итү, алга таба бару мөһим. “Нәрсәдер барып чыкмый, бу язмыш”, дип моңаеп утырсаң, дөньяда бөтен кеше шулай кул кушырып утырыр иде.

– Ә Россиядә ничә яшьтән эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп була?

– Теләсә ничә яшьтән. Хәтта 14 яшьлекләр дә ниндидер трендлы товар сатып, яхшы акча эшли. Мисал өчен, дустым, пилоткалар сатып, 1 миллион сум чиста табыш алды. Моны бит һәр укучы эшли ала.

– Яшь эшмәкәрләргә беренчел капиталны каян алырга соң?

– Мин дуслардан алып тордым. Әти-әниләрдән, танышлардан алып торып була.

– Ә товар һәм хезмәт күрсәтү базарында үз урыныңны ничек табарга?

– Моның өчен Google Adwords программасы ярдәмендә вәзгыятьне анализлап була. Кешеләрнең Яндекс яки Googleда нәрсә эзләгәннәрен ачыкларга кирәк. Башта ихтыяҗны белү зарур, аннары инде нишаны билгеләргә мөмкин.



– Эшмәкәрлек өлкәсендә шундый сүзләр йөри: анда бик күп документлар җыярга, шактый тикшерү органнары аша узарга кирәк икән...

– Әйе, монда бераз мәшәкатьләнеп алырга кирәк. Моның бернинди дә авырлыгы юк. Көн саен син берәр мәсьәләне хәл итсәң, шулай итеп әкренләп, эшләрең җиңеләя. Бу турыда бик күп китапларда да язылган. Минем үзем шәхси эшмәкәр (ИП) буларак теркәлдем. Бөтен салымнарны, иминиятләштерү кертемнәрен түләп бардым.

– Булачак эшмәкәрләргә нинди китаплар тәкъдим итәсез?

– Энтони Роббинсның «Безграничная власть» китабы теләсә ничә яшьлек кеше өчен бик файдалы. Робин Шарманың “Монах, который продал свой Феррари” китабы ярдәмендә эшне башлап җибәрергә кирәклеген аңлыйсың.

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Фонд биржасында сату күбрәк ошый. Хәзер кыйммәтле кәгазьләр һәм инвестицияләү өлкәсенә күчәргә телим. Бу өлкәдә бераз тәҗрибәм бар, бу минем шәп булып чыга, андагы төрле инструментларны беләм. Бу юнәлеш табыш буенча да бик керемле.

– Фонд базарында бер тапкыр "авыз пешерү" дә куркытмыймы?

– Акча оттыру ул бит әле бирешәм, дигән сүз түгел. Мин хәзер финансистлар турында икеләтә күбрәк укырга, видео карарга, анализларга тотындым. Инвестор буларак үземә махсус концепция булдырдым. Фонд базарындагы трейдерлар оттыра, инвесторлар озак вакытка планлаштыра һәм күбрәк акча эшли.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фото геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев