Логотип Идель
Бу – тема!

«КИДСПЕЙС»та – ВЕРТОЛЕТ ЗАВОДЫ!

Казанның вертолет заводы “Казан Арена” стадионында урнашкан “КидСпейс” балалар шәһәрчегенә барып керде. Тиздән биредә вертолет заводына багышланган мәйданчык пәйда булачак. Анда “Актай” тәҗрибәле вертолетының макеты урнаштырылган.

Әлеге предприятие өчен бу – балаларны иртә яшьтән авиация белән таныштыру мөмкинлеге. Балалар һәм аларның әти-әниләре Россия һәм Татарстанның машина төзелеш тармагының әйдәп барган предприятиесе белән танышачак. Үсеп килүче буынга вертолет төзелеше тарихы, аның киләчәге, завод традицияләре турында сөйләячәкләр. Укучылар биредә үзләрен инженер, борт технигы, авиация техникасын җыючы ролендә сынап карый алачак.

Юрий Пустовгаров, Казан вертолет заводының идарә директоры:

Казан вертолет заводы Казан һәм республиканың башка шәһәрләре мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә. Укучылар сәнәгать тармагына экскусияләргә чакырыла. Казанның ике мәктәбендә махсус “вертолет сыйныфлары” ачылды. Аларда физика һәм математика тирәнтен өйрәтелә. Ләкин балаларны авиациягә күпкә иртәрәк өйрәтү кирәк. Әлеге балалар шәһәрчегенә кунакка килүчеләрнең кайберсе өчен бу вертолетларны үз күзең белән күрү, авиатор һәм вертолет төзүче итеп тою мөмкинлеген бирәчәк, бәлки, кайберләренә бу профессиягә беренче адым да булачак.

Казан вертолет заводы белән “КидСпейс” әлеге мәйданчыкта уртак чаралар уздырачак, алар профориентациягә багышлана. Шулай ук заводта эшләүчеләрнең балаларына бирегә килү өчен бушлай билетлар таратылачак. Моннан тыш, “КидСпейс”ка Казан вертолет заводы шефлыгында булган Идел буе балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә йөриячәк.

Әлеге проект мәктәп-вуз-предприятие арасында үзара хезмәттәшлек итү программасын киңәйтәчәк. Чөнки шушы чаралар ярдәмендә эшче һәм инженер профессияләрне тагын да популярлаштырырга җыеналар. Бирегә кече яшьтәге укчыларны да җәлеп итәчәкләр.

Казан вертолет заводы авиатөзелеш тармагында яңа буын белгечләрен әзерли. Бүген предприятие Казан уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте белән завод арасында студентларның сәнәгать практикасы һәм эшчеләрнең дуаль әзерлеге (заводта эшләү һәм профильле юнәлештә уку) турында килешү төзелгән. Студентлар белән эш 2-3 курстан башлана. Шулай ук 2015 елдан КИТТУ-КАИда “Вертолет төзелеше” кафедрасы булдырылган. Биредә бакалавриатны тәмамлаган иң яхшы укучылар магистратурага укырга керә һәм шунда ук Казан вертолет заводына эшкә урнаша. Аларга остаз – фәнни-тикшеренү эше җитәкчесе – беркетелә, ул ике ел дәвамында яшь белгечне озатып бара, ул уку ягын да контрольдә тота.

Белешмә:

“КидСпейс” – 30 уен станциясен (хастаханә, банк, коткару хезмәте, ферма, автосервис, супермаркет, кондитер эшләнмәләрен пешерә торган оешма, төзелеш һәм башкалар) үз эченә алган балалар шәһәрчеге. Бу шәһәрчектә яшәүчеләргә – 4-14 яшь. Уен форматы ярдәмендә малайлар-кызлар яңа тәҗрибә, күнекмәләр туплый, төрле профессияләргә төшенә, soft skills күнекмәләрен үстерә.

фото «КидСпейс»ның вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев