Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: ГРАН-ПРИ КАЯ КИТТЕ?

Көллият, техникум, училищеда укучы иң яхшы студентлар нинди була? Актив, максатчан, җиңүгә ирешә торган! Нәкъ шундыйлар шушы көннәрдә Казанга җыелды да инде. 25 ноябрь кичендә бу уку йортларында укучы иң-иңнәрнең исемнәрен яңгыраттылар. Араларында Татарстанныкылар да бар! Монысы – аерым бер горурлык!

22-26 ноябрьдә Казанда “Ел студенты-2019” Россия милли премиясе узды. Аның финалында шәхси һәм коллектив номинацияләрдә урта һөнәри белем бирү йортларында укучы 400 кеше катнашты. Алар Россиянең 48 төбәген тәкъдим итте. Ә, гомумән алганда, конкурсның беренче этабында 6000 гариза кабул ителгән була. Алар 63 төбәк этабында үзләрен сыный.

Шуны да әйтергә кирәк: “Ел студенты” Россия милли премиясе Татарстан инициативасына нигезләнеп уздырыла башлады. Гомумән алганда, Татарстанның үзенең “Ел студенты” республика 2005 елда премиясе барлыкка килгән иде.

Финалдагы биремнәргә мәртәбәле жюри әгъзалары да бәя бирде. Алар арасында фән һәм мәдәният, җәмәгать эшлекләре, спортчылар бар иде. «Молодежка» сериалындагы (http://yalkyn.ru/news/achysh/molodezhka-kazanda ) Кисляк – Влад Канопка, «Интонация» музыкаль төркеме катнашучысы Денис Гладкийны да күреп булды.

Татарстанныкылар ничек катнашкан?

Яшел Үзән механика көллияте студенты Дарья Одинокова 2018 ел нәтиҗәләре буенча “Ел казанышы” республика премиясендә, “Ел старостасы” номинациясендә катнашып, җиңү яулаган була. Аның фикеренчә, ел старостасы – үзе артыннан бөтен төркемне ияртүче, аралашучан кеше, аның фикеренә колак салалар. Аның төркеменңдә спортчылар, иҗади шәхесләр күп. Җитмәсә, күптән түгел, ил буенча цифрлы телевидениегә күчкәндә, олы яшьтәгеләргә студентлар волонтер буларак булышкан.

– Төркемдә сине хөрмәт итсеннәр өчен, авторитетка да ия булырга кирәк. Аллага Шөкер, минем төркемдәге егет-кызлар адекват, мине аңлыйлар. Мин староста булгач, минем белән мөнәсәбәтләрне бозмаска кирәклеген дә беләләр. Чөнки башкача булса, мин аларга ярдәм итә алмаячакмын, дәресләрне калдырсалар, аларга “дәрестә булды”, дип куя алмаячакмын. Хәер, уку белән старосталыкны бергә алып бару авыр түгел. Иң мөһиме – старостат (старосталар җыелышы) йөрергә, ай саен калдырылган дәресләрне санап чыгарга кирәк, – ди ул.

Казан педагогика көллиятендә укучы Юлиан Әшрәпов “Ел спортчысы” номинациясендә тикмәгә генә катнашмый. Аның бу юнәлештә казанышлары җитәрлек: ел саен уздырыла торган студент хоккей лигасының финал ярышларында беренче урынга ия була, рус классикасы юнәлешендәге хоккейда да беренчелекне бирми ул. “Ел студенты” конкурсында аңа үзен спорт юнәлешендә генә түгел, интеллектуаль яктан да сынарга кирәк булган: Бөек Ватан сугышы тарихын да искә төшергәннәр, “Тоталь диктант” та язганнар, ачык күнекмәләр дә узган, ГТО нормаларын да тапшырганнар.

– Шуның кадәр кеше арасында катнашу җиңел түгел, көндәшләр дә җитәрлек. Әмма сынатмадык, барысын да ерып чыктык. Спорт белән укуны бергә алып бару авыр түгел, без бит көллият данын яклыйбыз. Шушы бәйге нәтиҗәсендә алга таба да яңа үрләр яуларга кирәклеген аңладым, – ди Юлиан.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– Бу көннәрдә Казан бөтен илнең яшьләр сәясәте башкаласына әверелде, дисәм арттыру булмас. Эре федераль чараларның шушы көннәрдә Казанда узуы – зур горурлык. Бүгенге чара безнең өчен бик якын. Без биш ел элек аны беренче тапкыр Татарстанда уздырдык, һәм ул безгә яңа форматта әйләнеп кайтты. Бу символик мәгънәгә ия: безнең республика яңа трендлар урнаштыра. Татарстан яшьләренең үзләренең министрлыгы бар. Башка төбәкләргә дә шуны телим. Үзегезгә ышаныгыз һәм барысы да булып чыгачак. “Кайда тудың – шунда кирәк булдың” дигән әйтем бар. Ә Татарстанда, без аны үзгәртеп, “Кайда тууың мөһим түгел, Татарстанга кирәк булдың”, дибез. Әгәр сезгә Татарстан ошаса, Казанны яратсагыз, welcomе, дип көтеп калабыз, үз максатларыгызны биредә тормышка ашыра алачаксыз.

Җиңүчеләр кем?

Премияне тапшыру тантанасы, гадәттәгечә конвертлар ачып, җиңүчеләрне игълан итү булыр, дип көтелсә дә, башкача булып чыкты. Тантананы оештыручылар тагын да алгарак китәргә һәм замана технологияләрен кулланырга булган. Мисал өчен, “Ел профессионалы” номинациясендә җиңүче исемен экрандагы QR-коды ярдәмендә белсәләр, “Ел старостасы” номинациясендә сәхнәгә конвертны чын эт алып чыкты. Кайвакыт җиңүче исеме язылган хәбәр залдагы утыргычтан да табылды, кайвакыт – социаль челтәрләрдәге табышмакка яшерелгән булыпчыкты. Гомумән, әлеге тантанада табышмаклар күп булды. Аларны, чикләвек ваткандай, вата белергә генә кирәк иде.

Шәхси номинацияләрдәге җиңүчеләр:

«Елның студентлар лидеры» – Софья Лазерсон (Санкт-Петербург);

«Елның студентлар советы рәисе » – Евдокия Аверина (Мәскәү);

«Ел профессионалы» – Олеся Прялухина (Архангельск өлкәсе);

«Ел старостасы» – Екатерина Вахмянина (Ханты-Манси автономия округы – Югра);

«Елның иҗади шәхесе» – Ольга Денисюк (Ростов өлкәсе);

«Ел спортчысы» – Анна Черемискина (Волгоград өлкәсе);

«Ел җәмәгать эшлеклесе » - Самат Фәсхетдинов (Татарстан республикасы)

Коллектив номинацияләре җиңүчеләре:

«Елның ирекле булышчылар берләшмәсе» – «Милосердие» ирекле булышчылар берләшмәсе (Тула өлкәсе);

«Елның студент клубы» – Томск индустриаль техникумы студентлар клубы.

Төп бүләк кая очты?

– Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нәкъ менә биш ел элек, ул шушы бәйгегә этәргеч бирде. Инде алтынчы ел дәвамында без аны илебезнең төрле почмакларында уздырабыз. Ул елдан-ел кызыклырак була. Былтыр ул вуз һәм көллият, техникум студентлары арасында уздырылган торган ике бәйгегә аерылды. Чөнки бер “Ел студенты” инде икесен дә колачларга әзер түгел. Алга таба нәрсә булачагын күз алдына китерү дә кыен, – ди “Россия яшьләр берләшмәсе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының рәисе Павел Красноруцкий.

Гран-При иясенең исемен дә Павел Красноруцкий игълан итте. Бу исем җитәкченең смартфонына SMS белән килгән булган. Шулай итеп, Россия урта уку йортлары студентлары арасында Гран-При иясенә Ростов өлкәсеннән Ольга Денисюк лаек булды. Ул конкурста “Елның иҗади шәхесе” номинациясендә җиңү яулаган иде. “Иҗади кеше башкаларның нәрсә эшләгәнен карамаячак, ул бары тик үзенекен булдырачак. Һәрчак бары тик үз акылыгыз белән эш йөртегез. Рәхмәт бик зур!” – диде Ольга.

Фотолар Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев