Логотип Идель
Иҗат

«МОЛОДЕЖКА» - КАЗАНДА!

Кичке сәгать 8. Өйгә чабып кайтасың! Һәм, әлбәттә, «СТС»ны кабызасың. Ә анда син яраткан «Молодежка» көтеп тора! Бу вакытта сиңа ашау да, хәтта смартфон да кирәк түгел. Бары тик телевизор гына күрсәтсен. Бөтен теләк шул! Андрей Кисляк белән Семен Бакин, cъемкалардан бераз аерылып торып, Казанга килде! Бүген «Ялкын» да синең яраткан сериалыңның кайбер геройлары белән сөйләшү бәхетенә иреште.

2013нче елдан бирле барган сериал әле һаман да үз популярлыгын югалтмый. Аны әтиләр дә, әниләр дә, кызлар-егетләр дә, олысы-кечесе - барысы да яратып карый. «Молодежка» күп кенә яшьләрне хоккейга тартып китергән сериал дию дә хак булыр!

Дөресен генә әйткәндә, «Молодежка» инде 2нче сезоннан соң ук тәмамланырга тиеш булган. 4нче сезоны тәмамлангач та, актерлар арасында 5нчесе булмый дигән хәбәр таралган. Әмма ул әле һаман да яши!

Кислякны уйнаган актер Влад Канопка да шаяртып болай ди:

– «Молодежканың 18нче сезонында без космоска очачакбыз. Галактикаара киңлектә яшәячәкбез.


Хоккей уйный беләләрме?


Телевизордан Кисляк, Костров, Пономарев, Бакин, Щукинның хоккей уйнаганын күреп, без бу спортта алардан да шәбрәк уенчылар юк, дип уйлыйбыз. Ә, бакса-а-а-аң, бу сериалда төшкәнчегә кадәр алар хоккей уйнау түгел, хәтта тимераякта басып тора да белмәгән икән!

1нче сезонда егетләр көн саен махсус базага килеп 2 сәгать хоккей белән шөгыльләнә торган була. Әкренләп съемкаларда тимераякта басып торырга өйрәнәләр. Хәзер егетләрнең 25 проценты тимераякта һәвәскәрләр кебек басып тора ала икән инде.

Әле бүген дә боз аренасындагы күп кенә трюкларны каскадерлар ясый икән. Тик 1нче сезон белән чагыштырганда, 5нче сезонга егетләр тәгаен «үсеп» җиткән. «Әгәр 1нче сезонда уенның, трюкларның бары тик 10 процентын гына уйнасак, хәзер исә 80 процент трюкларны үзебез башкарабыз, – ди Игорь Огурцов. Ә алай-болай 6нчы сезон була калса, егетләр трюкларны 110 процентка үзләре башкарырга әзер. Анда бернинди каскадердлар да кирәк булмаячак, дип шаярталар алар. :)


«Миңнехановның номерын бирегез!»


Әле күптән түгел Благовещенск шәһәрендә Влад Канопка хоккей бәйрәмендә катнашып кайткан. Анда ул Амур өлкәсе губернаторы белән бергә хоккей уйнаган. Влад Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә бик теләп хоккей уйнар иде икән ләбаса. «Аның телефоны сездә юкмы?» дип сорады ул. Бәлки, киләчәктә Президентыбызның «Молодежка» егетләре белән хоккей уйнаганын да күрергә насыйп булыр безгә?!

Бакин төш күрәме?


Сериалның үзенә кайтсак, анда Семен Бакинның еш кына төш күрүен хәтерлисезме? Йә ул төштә каядыр соңга кала, йә акылга сыймаслык ситуациягә эләгә.

– Гадәти тормышта миңа төшләр керми. Без ике ай дәвамында бер дә тукталмыйча сериал төшерәбез. 12 сәгать буе гел тимераякта без. Йоклаганда, кайвакыт сискәнеп уянырга да туры килә, – ди ул.


Актерлар геройларына нәрсә белән охшаган?


Сер түгел, «Молодежка» геройларының холыклары аларны уйнаган актерларның характерларына туры килмәскә дә мөмкин. «Ялкын» хәбәрчесе да моның турында кызыксынды:

– Егетләр, сез үзегезнең геройларыгызга нәрсә белән охшаган? Һәм гадәти тормышта сериалдагы кайсы актерлар белән дус?

Игорь Огурцов:

– Мин чын тормышта тулысынча Бакинга охшаган, дип әйтә алмыйм. Ләкин мин аның кебек, барысын да йөрәгемә якын алам. Һәм, сериалдагы кебек, әти сүзенә колак салам. Егетләрнең барысы белән дә аралашам. Әмма съемкалардан соң махсус сөйләшеп коллегаларым белән очрашканым юк. Чөнки мин – ялкау һәм минем хатыным бар.

Влад Канопка:

– Мин продюсерга бик рәхмәтлемен. Чөнки беренче сезонда мин пафослы, үзе турында бик яхшы фикердә булган, типтереп яши торган кешене уйнадым. Ә чын тормышта мин үзем беркайчан да андый булмадым. «Молодежка» сезоннары чыга барган саен мин уйнаган роль классик badboyдан яхшы геройга әверелә барды. Хәзер ул аз шаярта, барысына да мораль белән карый. Миңа моны уйнау кызык түгел. Әмма уйныйм. Актер өчен тискәре геройны уйнау күпкә кызыграк.


«Молодежка» актерларыннан кызык-мызык:

​ Влад Канопка съемкаларга берничек тә әзерләнми. 4нче курста институтта уйнаган белемнәрен куллана.

​ Сериалда безнең «Ак барс» хоккей командасы исеме еш яңгырый. Пономарев та уйнап ала әле анда. Бүген моның серен ачтылар: баксаң, сериалның сценарий язучылары «Ак барс»ка үлеп гашыйк икән!

​ «Молодежка»ның кайбер серияләрен Подольск шәһәрендә төшергәннәр. Анда балалар хоккей командасына башта 10 егет кенә йөрсә, актерлар клубларына кунакка килә башлагач, анда йөрүчеләр 30га җиткән.

​ Сериалның 1нче сериясен 11 көн төшергәннәр!

​ Сериалны 3 төрле камера төшерә. Берсе – өстән, икенчесе – трибуналардан, өченче камера белән оператор боз өстеннән үзе йөгереп йөри.

***

«СТС» каналында яңа сезонда «Молодежка»дан кала, күп кенә яңалыклар каралган. Каналның маркетинг буенча директоры Кира Ласкари сүзләренә караганда, каналда өр-яңа сериаллар, реалити-шоулар, вокал проекты, юмористик тапшырулар, трэвел-шоу, рейтинглы проектлар көтелә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев