Логотип Идель
Бу – тема!

ГРИПП ҺӘМ КЫЗАМЫК: КУЫП ТОТА БАШЛАГАНЧЫ, «ВАКЦИНА» БЕЛӘН ТӨЗӘП АТ!

Урамда чын кыш җитү, бер яктан караганда, Яңа ел бәйрәмнәре турында искәртсә, икенче яктан грипп эпидемиясенең дә безнең якларга таба “юл тотуы” турында сөйли. Быел бу афәтне декабрьнең өченче декадасы – гыйнвар аенда көтәләр. Үзеңне максималь дәрәҗәдә саклар өчен, вакцина ясату комачау итми, ди белгечләр.

Хәзерге вакытта Татарстанда эпидемия күзәтелми. Быел республика халкының 54 процентын вакцина белән тәэмин итү бурычы куелган. Бүген гриппка каршы прививка ясатучыларның саны 48 процентка җиткән. Бу – узган елгы күрсәткеч.

Любовь Авдонина, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары:

Вакцина – грипптан саклану өчен иң отышлы чара. Аның ярдәмендә грипп белән авыру очракларын биш тапкырга киметә алдык. Республикага төрле вакциналар кайта, алар барысы да Россиядә җитештерелгән. Алар бушлай ясатыла. Быел “ультрикс квадри”, дип аталган вакцина да кайтты. Монысы – түләүле прививка, аны һәр сырхауханәдә алдан язылмыйча ясатып була.

Шунысы да бар: быел Мәскәүгә, Россия Президенты чыршы бәйрәменә, баручы балалар һәм яшүсмерләргә аерым таләпләр булачак икән. Аларның барысына да гриппка каршы прививка ясатылган булырга тиеш. Әлегә соң түгеллеген искәртеп, һәр теләгән кешегә вакцина ясатырга тәкъдим итәләр.

Грипптан кала, республикалыларны кызамык авыруы да сагалап тора. Әти-әниләрнең шушы прививкадан баш тартуы аркасында авыру очраклары да арткан. Башка илләрдән алып керүчеләр дә шактый.

Бүген кызамык иң куркыныч авырулардан санала. Ул бик тиз һәм кискен тарала. Грипптан аермалы буларак, ул сезонлы авыру түгел, ә ел дәвамында ачыкланырга мөмкин. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Европадагы 53 илнең 47сендә кызамык авыруы очраклары ачыкланган. Аларның 72се үлем белән тәмамланган. Аеруча Украина, Черногория, Албания, Сербиядә бу авырулар еш ачыклана, – ди Любовь Авдонина.

Хәер, бу илләр белән эш тәмамланмый. Татарстанлылар бик яратып бара торган Төркия, Таиландтан да республикага кызамык ияреп кайта. Әле күптән түгел бу авыру бер әни кеше белән баласына ияргән, алар Таиландта ял иткән булган. Россиядә бу авыру белән интегүчеләрнең 60 проценты Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Дагыстан республикаларына туры килә икән.

Кызганыч, халык күп йөри торган урыннарда – аеруча зур сәүдә үзәкләре, кинотеатр, эре кибетләрдә, Яңа ел чаралары вакытында кызамык йоктыру куркынычы зур. Бу авыруның чыганагы бер генә – ул кешедән-кешегә тарала. Тәнгә тимгелләр чыкмаса, кеше эшнең нидә икәнлеген аңламаска мөмкин. Бу вакытта температура күтәрелә, конъюнктивит күзәтелергә мөмкин. Шушы вакытта инфекция таралу куркынычы бик зур.

2018 елда Казанда һәм Яр Чаллыда кызамыкның ике учагы теркәлгән. Алар Азия һәм Чиләбе өлкәсеннән кергән булган. 2019 елда 7 очрак теркәлгән: 1се – Яр Чаллыда, 6сы – Казанда. Алар Украина, Мәскәү, Таиландтан кергән.

Дмитрий Лопушов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече:

– Әгәр үзегездә кызамыкка каршы вакцина ясатылу-ясатылмавын белмисез икән, моның өчен махсус анализ тапшырырга кирәк. Ул – түләүле. Бу авыруга каршы иммунитет булу ачыкланмаса, димәк, кызамыкка каршы вакцина кирәк дигән сүз. Анысы бушлай ясала. Гомумән алганда, кызамык – 12 куркыныч авыру исемлегенә керә. Аңа каршы прививыканы балага 1 һәм 6 яшьтә ясаталар. Кызганыч, мондый вакцина ясалганмы, юкмы турында халык кайгыртмый. Прививкалар турындагы сертификат паспорт янында сакланылырга тиеш.

Әгәр кызамыкка каршы вакцина ясатылганны белмичә, аны кабаттан ясатсаң, бу бернинди дә өзлегүләргә китерми икән. Кызамыкка каршы вакцинаны хроник авырулар көчәйгәндә, грипп, ОРВИ һәм аллергияләр (тавык ите аксымына һәм башка матдәләргә) булганда ясатырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев