Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШКЫ МОДА ҖЫЛЫ БУЛАМЫ?

Бр-р-р-! Кыш килә! Җылырак киенергә кирәк. Мода таләпләренә туры китереп һәм шул ук вакытта җылы киенү янәшә була алмый дип уйласаң, ялгышасың. Чөнки быелгы кышта берьюлы модалы итеп тә, җылы итеп тә киенергә мөмкин! Җитмәсә, язгы-җәйге тенденцияләрнең кайберләре әле һаман да сакланып килә. Ә яңалары турында белергә теләсәң, әйдә, безнең белән!

Кышкы моданың барлык нечкәлекләре турында «Ялкын»га «Селебрити» матурлык студиясе җитәкчесе, визажист-стилист Ләйсән Закирова сөйләде.

КЫЗЛАРГА

Өс киеме:

Калынрак булган саен, яхшырак. Кием бушрак булсын, билгә сыланып тормасын.

– Кайры тун (дубленка);

– Пуховик (төрле төсләрдәге: кызыл яки көмешсу төстә) ;

– Тун булса – төсле, йон – кызыл, яшел, куе яшел, тимгел-тимгел төсләрдә, йон элементларда гына да булырга мөмкин;

– А-ля ирләр костюмы: туры пиджак, киң чалбар;

– Өс киеме өстеннән киң каеш тагыла. Хәзер аның очы салындырып тору модада.

Баш киеме: гади булмаган, төрле төсләрдә:

– түгәрәк түбәле каты эшләпә (котелок);

– берет (классик яки гадәти булмаган, логотиплы; аны теләсә нәрсә белән киеп була);

– бәйләнгән шапка.

Стилистик алым: аннан-моннан ясалган пучок, джинсы, уңайлы аяк киеме.

Кием материалы һәм башка үзенчәлекләр: вельвет, бәрхет, зур принтлар, винил юбка, ковбой стилендәге күн итек, леопард төсендәге кием (ләкин соңгысы белән бик сак кыланырга кирәк), күн чалбар, итәк-плиссе, макси-итәк. Спорт стиле дә актуаль кала. Ул – бөтен җирдә. Спорт һәм уңайлылык – кышкы сезонда монсыз булмый.

Аксессуарлар:

– эре алкалар

– шнурлау (күлмәкләрдә, блузка, пуховик);

– муенны каплап торган, зур йон свитер;

– билгә куела торган сумка (конверт формасы, зур сумкалар да әле һаман да модада);

– перчатки (классик вариант);

– шарфлар (снуд яки бәйләнгән озын шарф).

Макияж:

– якут төсендәге (рубин) иреннәр;

– а-ля твигги форматындагы керфекләр: өске һәм аскы керфекләргә дә күп итеп тушь сөртелә;

– сары-куе сары теньнәр (персик, индиго төсендәге, смоки-айз);

– хайлайтер (табигый төстәгеләр).

Макияжны без сәламәт, карап йөри торган тирене күрсәтер өчен генә ясыйбыз. Ул мөмкин кадәр табигый булырга тиеш.

 

Аяк киеме:

– ботфорты (төрле төстәге);

– күн итек;

– уңайлы үкчәдәге аяк киеме;

Аяк киеме сумка төсе белән тәңгәл килергә тиеш дигән тенденция юк. Имидждан бары тик сумка гына аерылып торырга мөмкин.

Ләйсән Закирова, визажист-стилист:

– Көзге-кышкы сезонда кызыл төс популяр. Мисал өчен, кызыл төстәге эшлекле костюм, кызыл пуховик, кызыл йон – безгә кабаттан бу төс әйләнеп кайтты. Валентина да кызыл төснең һәркемгә килешкәнлеген әйтә. Ләкин кызыл төснең төсмерләре 30дан артып китә! Кызыл төстәге киемнәрне баштан аяк киенсәң дә ярый. Әмма шуны истә тот: мондый кием кисәң, син үзеңнең купшы күренгәнлегеңне аңларга һәм башыңны горур тотып йөрергә тиешсең!

ЕГЕТЛӘРГӘ

Өс киеме: а-ля авиатор формасында.

– кайры тун (әгәр былтыр кайры туннар әле модага кереп кенә барса, хәзер алар аеруча популяр);

– пуховик.

Баш киеме:

– кепы;

– түгәрәк түбәле каты эшләпә;

– эре җептән бәйләнгән шапка;

Аяк киеме: кызлар белән чагыштырганда, егетләрдә бу юнәлештә мода акрынрак бара.

– кроссовка (йонлы, табаны зур булган);

– классик ботинкалар;

***

Шуны да истә тот: кышкы сезонда бәйләнгән, җылы әйберләрең гардеробта күбрәк булсын. Андый очракта кышын туңмассың! Ялан баш, ялан кул, юка киемнән йөрү трендта түгел. Модада – җылылык һәм уңайлылык. Тәнеңә дә, җаныңа да җылы булсын! Кышын үзеңне дә, башкаларны да туңдырма!:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев