Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
ДӨНЬЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ НИЛӘР АШЫЙЛАР?
Безгә гадәти булып тоелган ризык планетабызның икенче почмагында бөтенләй сәер булып күренергә мөмкин. Мәктәп ашханәләре белән дә шул ук хәл. Дөньяның төрле илендә мәктәпләрдә ничек ашаталар соң? -
ЕЛ АХЫРЫНА КАДӘР НИЛӘР ӨЙРӘНЕРГӘ?
Еш кына бөтен планнар һәм исемлекләр ел башында төзелә. Сәгать телләре 12не сукканда да, теләгән теләкләрең кабул булуын телиләр. Әгәр синең планнар исемлегендә нәрсәгә булса да өйрәнү теләгең бар икән, әле моны төзәтергә 1 атна вакытың бар. -
ТАТУЛАШУ ХЕЗМӘТЕ НИНДИ БУЛА?
“Мирись, мирись, мирись и больше не дерись!» – мондый санамышны һәркем хәтерлидер. Тик яшүсмерләр болай ансат кына татулаша алмаска мөмкин. Кайвакыт мондый бәхәс зурга да китә ала... -
ӨЧ АРШЫН ҖИР ҖИТӘМЕ?
Безнең барыбызга да, байлыкта яшисеңме син, әллә тормышта очын-очка ялгап гомер итәргә туры киләме, барыбер: гомерең белән хушлашкач, өч аршын җир җитә. Һәм бу җир куенының туган якта булуы аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы тормыш ситуациясе Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры спектаклендә ачык чагыла да инде. -
ИРАДА ӘЮПОВА: «ТАТАР ТЕАТРЫНА МӘХӘББӘТ ТЕЛНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ ЭТӘРДЕ»
Ел ахыры җитәме, чабышырга тотынабыз. Соңгы арада һәркемнең елга нәтиҗәләр ясавы модага әверелә бара, бугай. Хәер, Татарстан министрлыклары бу модага күптән ияргән инде. Һәр ел саен узган эшкә йомгак ясап, киләчәккә планнар коралар. 2019 ел да искәрмә түгел. 2020нче ел мәдәният өлкәсендә нинди яңалыклар алып килер? Бүген моның турында журналистларга Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова сөйләде. -
РЕСПУБЛИКА ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ НӘРСӘ БЕЛӘН ШАККАТТЫРАЧАК?
Яңа ел алдыннан бихисап бәйрәм чаралары уздырыла. Тик укучылар өчен иң дәрәҗәлесе – республикакүләм Президент чыршысы. Анда барырга иң-иңнәр генә лаек була. Шуңа да бирегә һәркемнең барасы килеп тора. -
ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫН НИ БОРЧЫЙ?
Быелның көзендә формалашкан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты тулы куәтенә эшли башлады. Аның икенче утырышында 2020 елга эш планы кабул ителде. -
ПЕТАРДАЛАР: САК БУЛ, ШАРТЛАМАСЫН!
«Петарда»! Бу сүзне ишетүгә үк, котым оча минем. Шуңа да, кыш җитү белән, урамда әлеге «шарт-шорт» белән уйнаучылар яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. Кинәт кенә булган каты тавыштан куркудан түгел ул, ә сәламәтлек өчен борчылудан да килә. «ШАРТ-ЛАТ-МА-ГЫ-Ы-Ы-ЫЗ!» – дип кычкыру теләге уяна. Тик кайсы гына малайның мондый «ләззәт»тән баш тартасы килсен ди?! -
САБА ЕГЕТЕ – «БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ»
“Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр”, диләр татар халкында. Күңеле, намусы кушкан мәрхәмәтле адымны кылуга батыр йөрәкле кешегә берни дә комачаулый алмый. Мондый кешеләрне безнең заманда шырпы яндырып эзләргә туры килсә дә, шунысы хак – алар бар! Һәм алар синең арада яши. -
300 МЕҢ СУМ АЛ: ФИЗИК ЗАТЛАР ӨЧЕН ГРАНТ БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ!
11 декабрьдән башлап, 11 гыйнварга кадәр яшьләргә грантлар буенча ярдәм күрсәтү бәйгесе уза. Моның өчен grantminmol-rt.ru сайтында теркәлергә кирәк. Республика күләмендә уздырыла торган башка бәйгеләрдән аермалы буларак, бу юлы грант алыр өчен, ниндидер иҗтимагый оешманы тәкъдим итәргә кирәкми. Ярдәмне 18-30 яшьлек физик затлар алырга мөмкин. Моның өчен республика бюджеты 7 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирәчәк. -
ИМӘНЛЕК УРМАНЫ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАК?
Ел саен Татарстанда парк-сквер яки берәр иҗтимагый киңлекнең яңартылуы 2015 елдан бирле яхшы традициягә әверелде. Нәкъ менә шул ел республикабызда Парк һәм скверлар елы, дип игълан ителгән иде. Быел Имәнлек урманының керү ягы да Парк һәм скверлар эшчәнлеге хезмәткәрләренең “кызган таба”сына эләкте. -
27 ЯШҮСМЕР КЛУБЫ: УРЫН ЯҢАРТЫЛГАН – КИЛ ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНГӘН!
Татарстанда бер ел эчендә 100 миллион сумга 27 яшүсмер клубын төзекләндергәннәр. Республикада яшүсмер клубларының материаль базасын ныгыту һәм капиталь төзекләндерү программасының чираттагы этабы тәмамланды. Шулай итеп, 2015-2019 елларда 500 миллион сумга 140 клуб төзекләндерелгән. -
ИНЕССА КЛЮКИНА: «ЧАКЫРГАННАРЫН КӨТЕП ЯТМЫЙЧА, МИНИСТРЛЫК-ВЕДОМСТВОЛАРНЫҢ ИШЕГЕН ҮЗЕҢӘ ШАКЫРГА КИРӘК»
Күңелдә йөрткән мәрхәмәтле идеяне чынга ашыру, бернинди танышларсыз министрлык ишекләрен шакып, уңай җавап алу... Моны бары тик үз максаты белән янып-көеп йөргәннәр генә эшли ала. Инесса Клюкина – “Э-моция” инклюзив студиясен булдырган кыз. “Ялкын” әлеге актив, тормыш авырлыкларына бирешмәгән кыз белән аралашу җаен тапты. -
«ТАБА» ПРОЕКТЫ: КЫЗДЫРДЫЛАР ДА, ГРАНТ ТА ОТТЫЛАР!
Бер ай дәвам дәвам иткән «ТАБА» яшьләр проектларының беренче акселераторы тәмамланды. Кичә, 8 декабрьдә, “МЕГА” сәүдә үзәгендә аның финалы узды. Биредә катнашучылар проектларын экспертларга тәкъдим итте. -
ЯШЬ ТАТАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ: ҖЫРЛАП-БИЕП КЕНӘ БУЛМЫЙ, ГРАНТЛАР ДА ОТАРГА КИРӘК!
Яшь татар лидеры нинди була? Ул үзе артыннан башкаларны ияртүче генә түгел, ә проектлар булдырып, грантлар отучы да әле. Сер түгел, татар чараларының күп өлеше җир-бию, милли кухняга кайтып кала. Тик хәзер яшь татар лидерларына яңа бурыч куелды – үз оешмалары чигеннән чыгып, Россия күләмендәге аренада үзләрен күрсәтергә, грантлар отарга.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?