Логотип Идель
Белми калма

300 МЕҢ СУМ АЛ: ФИЗИК ЗАТЛАР ӨЧЕН ГРАНТ БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ!

11 декабрьдән башлап, 11 гыйнварга кадәр яшьләргә грантлар буенча ярдәм күрсәтү бәйгесе уза. Моның өчен grantminmol-rt.ru сайтында теркәлергә кирәк. Республика күләмендә уздырыла торган башка бәйгеләрдән аермалы буларак, бу юлы грант алыр өчен, ниндидер иҗтимагый оешманы тәкъдим итәргә кирәкми. Ярдәмне 18-30 яшьлек физик затлар алырга мөмкин. Моның өчен республика бюджеты 7 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирәчәк.

Конкурста катнашыр өчен

– grantminmol-rt.ru сайтында онлайн-анкетаны тутыр;

– анда проектыңның максаты һәм бурычларын күрсәт;

– тормышка ашыру планын яз;

– проектны бюджетын да күрсәт.

Шуннан соң гаризаны экспертлар тикшерә. Иң яхшы проектларның катнашучылары экспертлар алдында чыгыш ясый алачак.

Физик затларга юнәлтелгән бәйге 9 юнәлеш буенча тормышка ашырыла. Алар арасында үзмәшгүльләр өчен булган аерым номинация дә бар. Җиңүче алачак грантның күләме төрле булырга мөмкин. Әмма бер кеше иң күбе 300 мең сум күләмендә ярдәм ала алачак. Әлеге финанс ярдәмен җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен тотарга, аннары проектның тормышка ашырылуы турында хисап тапшырырга тиеш. Шул исәптән, проектның сыйфат һәм сан ягыннан булган нәтиҗәләрен дә күрсәтү кирәк булачак.

Мондый конкурсны уздыру инициативасын Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тәкъдим итте. Яшь кешенең иҗтимагый оешмага беркетелүе мөһим түгел, дип саный ул. Чөнки үз идеясен теләгән һәркем тормышка ашыра алырга тиеш. Аның фикеренчә, грантлар, аеруча яшьләр мохитендә, – гражданнар инициативасына ярдәм күрсәтү өчен мөһим инструмент.

Грантлар тапшырып, без яшьләргә “кармак” бирәбез, шулай итеп, алар, конкурста катнашып, проект уйлап табып, команда җыя, аны үз артыннан ияртә ала, тәҗрибә һәм күнекмәләр ала, ә иң мөһиме – үзенең креатив потенциалын тормышка ашыра. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: безнең яшьләр дәүләттән әзер мөмкинлекләрне кулланырга тели, – ди министр.

Бәйгегә гаризалар бер ай дәвамында – 11нче гыйнварга кадәр кабул ителә. Аның җиңүчеләре үз проектларын 2020 елда тормышка ашырырга һәм шул ук елны хисап тотарга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев