Логотип Идель
Бу – тема!

27 ЯШҮСМЕР КЛУБЫ: УРЫН ЯҢАРТЫЛГАН – КИЛ ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНГӘН!

Татарстанда бер ел эчендә 100 миллион сумга 27 яшүсмер клубын төзекләндергәннәр. Республикада яшүсмер клубларының материаль базасын ныгыту һәм капиталь төзекләндерү программасының чираттагы этабы тәмамланды. Шулай итеп, 2015-2019 елларда 500 миллион сумга 140 клуб төзекләндерелгән.

Капиталь ремонт уздыру, материаль базаны ныгыту яшүсмер клубларын заманча техника, яңа җиһазлар һәм спорт җайланмалары белән баетырга ярдәм итә. Болар – яшүсмер клубларының тулы куәткә эшләве өчен иң кирәкле әйберләр. Шулай итеп, алар төрле юнәлештәге чараларны уздыру өчен заманча базалар булдыруны күз алдында тота. Шул рәвешле, бу республикадагы яшүсмер клубларының нәтиҗәлелелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

Ремонтттан соң күп кенә клубларның тышкы якларына үзгәреш кертелгән, түбәләре алмаштырылган, инженер челтәрләре яңартылган. Клублар балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен тагын да уңайлырак итеп ясалган.

Быел август һәм сентябрь айларында капиталь ремонттан соң Казанда 9 яшьләр-яшүсмер клублары ачылды. Алар, төзекләндерелеп кенә калмыйча, заманча җайланмалар белән җиһазландырылды. Шулай итеп, хәзер «Олимп», «Дружба», «Ника», «Радость», «Арлекино», «Долина», «Орион», «Казан», «Алиса» клублары яңа форматта эшли. Моннан тыш, 2019 елда Түбән Кама районында “Клевер”, “Азамат”, “Энергия”, “Ровесник” яшүсмер клублары да яңартылып, үз ишекләрен ачты. Әлмәт районында исә “Импульс”, “Аэронавт” яшүсмер клублары төзекләндерелде. Яр Чаллыдагы «Алый парус», «Титан», «Исток» яшүсмер клублары да яңартылды.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Без республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаны нәтиҗәле итеп кулланып, капиталь ремонтны оештыруга башкача якын килергә булдык. Әгәр элек яшьләр үзәге директоры инде төзекләндерелгән клубка гына килсә, хәзер төзүчеләргә техник бирем аның белән берлектә төзелә. Моның өчен без Яшьләр мохите объектларын реновацияләү институтын булдырдык. Шулай итеп, хәзер яшьләр таләпләрен, төгәл бер территориядәге безнең бурычларны анализлыйбыз. Аның буенча яшьләр үзәге яки яшүсмерләр үзәгенең эш концепциясен төзибез. Аннары шушы концепция белән архитекторлар эшли. Бу эш хакының үсешенә тәэсир итми диярлек. Ләкин шул ук вакытта мондый клублар яшь кешеләрне үзенә күбрәк җәлеп итә.

2020 елда тагын 17 клубны яңарту көтә. Республика территориясендә 28 муниципаль районда 223 яшүсмер клубы эшли. 2015 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика территориясендә яшүсмер клубларын капиталь төзекләндерү программасы эшләп килә.

фото Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев