Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛ АХЫРЫНА КАДӘР НИЛӘР ӨЙРӘНЕРГӘ?

Еш кына бөтен планнар һәм исемлекләр ел башында төзелә. Сәгать телләре 12не сукканда да, теләгән теләкләрең кабул булуын телиләр. Әгәр синең планнар исемлегендә нәрсәгә булса да өйрәнү теләгең бар икән, әле моны төзәтергә 1 атна вакытың бар. Бу вакыт бик аз булып тоелса да, чынлыкта, “Тырышкан – табар, ташка кадак кагар” мәкалендәгечә, теләгән кеше барысына да өлгерә ала.

Онлайн-курс

Әгәр син үз инстаграмыңның матур фотоальбом гына түгел, ә керем алу чарасы булуын теләсәң, онлайн-курс уз һәм эшеңне башлап җибәр! Мисал өчен, син кул эшләнмәләрен ясарга (тегү, чигү, бәйләү) өйрәнергә теләсәң, моңа да вакыт табып була. Иң мөһиме – беренче адым ясау. Яхшы башлангыч киләсе елда да уңышка алып килер.

Дистанцион уку

Күптәннән өстәмә белем алу турында хыялланасыңмы? Монда дистанцион уку ярдәмгә киләчәк. Сиңа кирәкле курсны сайлап аласың, акчасын түлисең һәм материалларны карыйсың, өйрәнәсең, имтиханнар тапшырып, дәүләт дипломын аласың. Ә боларның барысын да, параларга чабып түгел, ә компьютер, интернет аша да эшлисең. Кыска вакыт эчендә. Уңайлы. Нәкъ синең өчен!

Үз хыялыңа тугры кал

Ләкин иң мөһиме – синең үсү, алга бару теләгең. Әгәр син үзеңнең нәрсәгә өйрәнергә теләгәнеңне белсәң, сиңа кирәкле курсларны күзәтеп кенә барырга кирәк. Иң мөһиме – бу адымнарны бүгеннән үк ясый башлау. 2019 елда башлап булган эшне 2020 елга калдырма. Калган эшкә кар ява икәнен дә онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев