Логотип Идель
Бу – тема!

РЕСПУБЛИКА ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ НӘРСӘ БЕЛӘН ШАККАТТЫРАЧАК?

Яңа ел алдыннан бихисап бәйрәм чаралары уздырыла. Тик укучылар өчен иң дәрәҗәлесе – республикакүләм Президент чыршысы. Анда барырга иң-иңнәр генә лаек була. Шуңа да бирегә һәркемнең барасы килеп тора.

Быел Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрь көнне «Татнефть-Арена»да узачак. Аны 6-14 яшьлек 8000 мең бала тамаша кылачак. Алар – төрле фән олимпиадалары, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре, шулай ук авыр тормыш ситуацияләрендә калган балалар.

Быел Республика Яңа ел чыршысы өчен боз өстендә гадәти булмаган әкият-мюзикл әзерлиләр. “Серле шәһәрне эзләгәндә” дип аталган тамаша өчен махсус сюжет һәм музыка язылган. Сәхнәдә татар мәдәниятенең әкият һәм легенда персонажлары гына түгел, шулай ук бер дә көтелмәгән геройлар пәйда булачак. Ә вакыйгалар уза торган җир – Казан урамнары. Әлеге шоу “Татнефть-Арена”ның боз мәйданчыгында үтәчәк. Ул әкият сюжетын проекцияләү өчен зур экранга әвереләчәк.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Республика чыршысы – Татарстан балалары өчен иң истәлекле һәм мөһим тамаша. Шуңа, һичшиксез, без, тамашачыларны шаккатырып, аларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәргә телибез. Әзерли торган әкият татар һәм рус телләрендә барачак. Ә аның темалары иң мөһим кыйммәтләр – игелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу һәм мәхәббәт – турында уйландырачак.

2019 елда әлеге бәйрәмгә барачак укучылар өчен яңалык та бар. Ул да булса – Республика Яңа ел чыршысына барачак тамашачыларны теркәүне онлайн-платформа проектында сынап карау. Шоуга билет алыр өчен, республика районнары балалары үзләрендә сайланып алына, аннары сайтта махсус анкета тутыра, шуңа төрле өлкәләрдәге казанышларын дәлилләгән грамоталарын, уңышларын беркетә.

Шулай ук, Республика Яңа ел чыршысы бәйрәме катнашучыларына «Ялкын» журналының махсус әзерләнгән Яңа ел саны да таратылачак.

Республиканың бөтен балаларын бер җиргә туплап, бәйрәм уздыру традициясе 2000 елда ук башланып китә. Әлбәттә, быел да әлеге бәйрәм Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан башка узмаячак. Бәйрәм ахырында һәр катнашучы рсепублика символы – тәм-томнар тутырылган карлы барс уенчыгын алачак.

фото Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев